Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшәп калырга ашыкты»: фаҗигале һәлак табиб Зотов һәм разведчик Дунаев турында истәлекләр

Воронеж өлкәсендәге коточкыч авариядә мобилизациягә эләккән Чаллы педиатры Николай Зотов һәм разведчик Тимур Дунаев һәлак булды. Алар солдатларга Чаллыдан җибәрелгән өч «УАЗ» машинасы һәм гуманитар йөк алу өчен кайткан булган. «Интертат» алар турында истәлекләр туплады.

news_top_970_100
«Яшәп калырга ашыкты»: фаҗигале һәлак табиб Зотов һәм разведчик Дунаев турында истәлекләр
социаль челтәрләр

Табиб Зотов турында

Бу ялларда Чаллы халкын социаль челтәрләр буйлап яшен тизлегендә йөгереп үткән үзәк өзгеч хәбәр тетрәндерде - табиб Николай Зотов һәлак булган.

«Ничек? Әле кичә генә хәбәрдә иде бит?», «Ул бит кайтам дип киткән иде», - дип, өзгәләнде аны белгән меңләгән кешеләр. Шәһәр хәсрәткә батты.

Зотовны шулай якын итүебезнең сәбәбе аның төпле, белемле, мәгънәле, чын профессионал булуында гына да түгел. Йөрәгебездән өзелеп төшкән җан җимешләребез - балаларыбыз белән бәйле иде Чаллы табибы Зотов исеме. Үземнең дә малайларымны кочаклап ничәмә-ничә тапкыр йөгереп барганым булды аның янына. Кышкы кара төннәрдә берничә тапкыр өйгә дә чакырырга туры килде табибны. Ягымлы карашы, тынычландыра торган, ышанычлы тавышы белән үк дәвалый иде ул нәни пациентларын.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

Николай Зотов Чаллыдан беренчеләр рәтендә мобилизацияләнде. Казандагы өйрәнүләр вакытында табибның кире шәһәргә кайту, үзенең гадәти тормышын дәвам итү мөмкинлеге дә булды. Ләкин ул һәрвакыттагыча башкалар турында уйлады - хәрби операция барган урында файдалы булырга теләп, калырга карар кылды. Николай Зотов Украинага башка хезмәттәшләре белән беррәттән ноябрь башында җибәрелгән иде.

Табиб тагын бер якташы, разведчик Тимур Дунаев белән Чаллыдан яралыларны йөртү өчен җибәрелгән өч УАЗ машинасын һәм солдатларга гуманитар ярдәм алырга дип Воронеж өлкәсенә кайта. 10 декабрь көнне кире частьләренә кайтып барышлый Зотов белән Дунаев утырган «УАЗ – Буханка» «Газель» машинасы белән бәрелешә. Фаҗиганең шаһитлары язуынча, Воронеж – Острогожск трассасында каршы як полосага еш чыгалар икән. Николай Зотов белән Тимур Дунаевның да гомере әнә шундый аварияләрнең берсендә өзелә.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

Николай Зотов - табиблар династиясеннән. Ул Чаллының педиатрия бүлеге җитәкчесе, танылган табиб Александр Зотовның улы. Аның үги абыйсы Денис Дуткин шулай ук балалар табибы. Ул да бу көннәрдә генә махсус операция барган урыннардан кайтып төшкән. Денис Украинага бер төркем Татарстан табиблары составында барган.

Әтиләре уллары Николай белән Дениста кечкенәдән медицинага мәхәббәт тәрбияли. Кечкенәдән үк кем булачагын белеп үскән Николай Зотов, бу юнәлештә югары белем алып, күпмедер тәҗрибә туплагач Чаллыда беренче хосусый ашыгыч ярдәм оештырып җибәрә, үзен уңышлы эшмәкәр буларак күрсәтә. Санаулы еллар эчендә табибның шәхси клиникалар саны берничәгә җитте.

Зотовлар гаиләсен «Чаллының иң спортив гаиләсе» дип тә йөртәләр. Николай да бик күп спорт марафоннарында катнашкан, ике тапкыр Эльбруска күтәрелгән кеше.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

Моннан тыш табиб бик актив җәмәгать эшлеклесе дә. Мәктәпләрдә, бакчаларда бушлай лекцияләр уздыру дисеңме, ЭКГ, шикәр күләмен тикшерү, оешмаларга йөрү һәм башкалар. Чаллыда аның исемен ишетмәгән һәм белмәгән кеше юк иде. «Гомеренең кыска булачагын сизенгән кебек, барысына да өлгерергә теләде», - дип сөйләде «Интертат»ка табибны белгән хезмәттәшләре һәм дуслары.

Николай Зотовны үрнәк гаилә башлыгы, бик әйбәт әти иде дип тә искә алалар. Табибның ике кечкенә баласы калган. 

«Безнең буынның эшен лаеклы дәвам итәчәк алмаш иде»

Роза Сәлимуллина, Кама балалар медицина үзәгендә балалар эндокринологы:

Николай Александрович Зотов турында сөйли башлагач та күз алдына якты, ачык йөзле, киң күңелле, шундый мөлаем образ килеп баса. Безгә аның әтисе Александр Николаевич белән озак еллар бергә эшләргә туры килде. Әлбәттә, беренче тапкыр күргәч тә мин Николай Александровичны әтисе белән чагыштырдым һәм бу дөньяда әтисеннән дә яхшырак кеше бар икән әле дип уйлап куйдым. Аның шул дәрәҗәдә тормышны, кешеләрне яратуы, алны-ялны белми эшләве минем өчен ниндидер бер ачыш булды. Ул күп белергә теләде, башкаларга ярдәм итәргә ашкынып торды. Бөтен дөньясына ярдәм итәрлек көч бар кебек иде анда.

Коллективтагы һәр кешегә җылы сүзен әйтеп, мактап, күңелен күтәрә, үсендерә белә иде. Нинди вакыйга уңаеннан булса да, шалтыратмыйча калмый, хәлләрне белешә… Яңа клиникаларын ачкан саен шалтыратып эшкә чакыра иде ул мине. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә дә ЗЯБ бистәсендәге клиникасына эшкә чакырып: «Мин көтәм, Роза Ханифовна, әйдәгез безгә», - дип кат-кат әйтте. «Ял итеп алыйм әле, Николай Александрович, соңрак уйлармын», - дип җавап бирдем. Ничек кенә булмасын, аның үз коллективында безне дә күрергә теләве сөенечле иде… Иде дип әйтергә тел әйләнми. Чөнки бу без - медицина өлкәсе хезмәткәрләре өчен генә түгел, бөтен шәһәр өчен зур югалту. Чөнки андый кеше эшләргә, яшәргә, әле халык өчен бик күп файда китерергә тиеш иде. Аның арабыздан китүенә без әле ышана да алмыйбыз.

Мин аны «идеяләр генераторы» дип атыйм. Николай Александрович шул идеяләрен чынга ашырып кына калмыйча, бөтен эшен җиренә җиткереп, нык сыйфатлы итеп тә башкара торган кеше иде.

Ул миңа чын профессионал булуы белән генә түгел, ә барлык уңай кешелек сыйфатларын үзендә туплавы булуы белән дә якын. Акыллы, карап кына торырлык чибәр, рухи яктан бай, ярдәмчел. Бик күп социаль проектларда катнашып килгән. Хәтта, ял көннәрендә йортсыз кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләнгән икән.

Ул балага сокланмаган кеше булмагандыр. Бала дип сөйлим, чөнки ул  яшь табиб, безнең буынның эшен лаеклы дәвам итәчәк алмаш иде.

Николай Александрович еракка киткән дә, бик тиздән кайтып, янәдән арабызда эшли башлар кебек… Аның гомеренең шулай вакытсыз өзелүе бик кызганыч.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

««Мин үзебезнең егетләрне ташламыйм», - диде»

Рөстәм Гатин, эшмәкәр, «Приют человека» проекты җитәкчесе, дусты:

Чаллыдагы авыр хәлдә калганнар өчен «Приют человека» үзәге турында ишеткәнегез бардыр инде. Николай беренче көннәрдән безнең белән әлеге проектта булды. Йортсыз, кыен хәлдәге кешеләргә ярдәмгә үзенең ашыгыч ярдәм машиналарын, табибларын җибәрә иде. Алай гына түгел, мин җитәкче дип тормыйча, үзе дә килеп, безгә бу игелекле эштә булышып йөрде. Николай, бөтен яктан килгән җитеш тормышы, дәрәҗәсе булуга карамастан, даими белемен арттыру, үзен рухи яктан үстерүгә бик күп көч куйды. Аның искиткеч кызыклы, файдалы чыгышларын таң калып тыңлый идем.

Балаларга бик күп игътибарын юнәлтте. Ашыгыч ярдәм машинасы дигәндә без табиб сумкасы һәм тележка куелган гади машиналарны күз алдына китерәбез.Үзенең заманча җиһазландырылган ашыгыч ярдәм машиналарын алып килеп, укучы балаларга барысын да җентекләп аңлата, медицина, табиб эше турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Аның машинасы эчен үз күзләрең белән күрү балаларга гына түгел, хәтта олы кешеләргә дә кызык иде.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

Николай төрле форумнарда даими чыгышлар ясады. Ул үзен медицина буенча гына түгел, ораторлык сәнгате ягыннан да баетты. Спорт белән шөгыльләнде, ә тауларга инде аның аерым мәхәббәт иде.

Без Лисичанскига да бергәләп барырга җыенган идек. Ләкин китәргә ике атна кала аны мобилизацияләделәр. Хәрби операция зонасында ул башта Белгород өлкәсенә эләкте. Кабат аларның ротасын безнең яккарак күчергәч, элемтәгә ешрак керә башладык. Аның безнең янга Лисичанскига күчү мөмкинлеге дә бар иде. «Монда тынычрак, Коля. Бөтенләй кыр шартлары түгел, госпитальдә эшләрсең». - дип әйтеп карадым. «Мин үзебезнең егетләрне ташламыйм», - дип җавап бирде.

Хәрби хәрәкәт барган урыннарда табиблар алар барыбер ышанычлырак, тынычрак урыннарда эшли. Һәрхәлдә, хәрбиләр кебек дошман белән күзгә-күз очрашмый. Аларны анда саклап та йөртәләр. Штабта, тылда саналалар. Ул барыбер барысын да уйлап, нәкъ менә гомерләрне саклап калырга, ярдәм итәргә дип киткәндер. Ә монда аны шулкадәр мәгънәсез үлем сагалап торган…

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

«Коля яшәп калырга ашыкты»

Айгөл Абдуллина, дусты:

Иң якын дуслары исемлегенә кермәсәм дә, мин Коляны яхшы беләм.

Без Коля белән ул университетта укыганда Казанда танышкан идек. Озак еллар дус булып, аралашып яшәдек. Минем әти-әнием дә аны яхшы белә. Соңрак, мин кияүгә чыгып бәби алып кайткач, ул инде безгә гаилә табибыбыз буларак та килә иде.

Без аның белән бер елгы. Миңа хәзер 38 яшь һәм мин медицина көллиятенең өченче курсында белем алам. Соңлап кына медицина юлына кереп китүемә Коляның да йогынтысы зур булды дисәм ялгыш булмас. Аның үз эшен шул дәрәҗәдә яратуы, даими укуына, белемен арттыруына сокланып карый идем Аның өендәге китапларны күрсәгез, тулы бер китапханәмени.

Ә аның беренче тапкыр ашыгыч ярдәм күрсәтү клиникасы ачкан вакытларында тырышып йөргәннәрен искә төшерсәң… Клиниканы ул бер иптәш егете белән бергәләп ачты. Төннәрен килеп, үз куллары белән ремонт ясадылар алар ул бинада. Менә шулай нульдән, үз көчләре белән башланган эш берничә ел эчендә чәчәк атты.

Аның Украинага китәсен белгәч, бик борчылган идем. Дөресен әйтәм, бер дә хуплап кабул итмәдем бу карарын. Ләкин ярдәм итү дигән нәрсә аның канына салынган инде ул.

 

Фото: © Айгөл Абдуллинаның шәхси архивыннан

Коляның активлыгы. Бер урында гына утырып тора ала торган кеше түгел иде ул. Тауларга да менде, марафоннарда да йөгерде, фестивальләрдә дә катнашты, Африкадагы балаларга гуманитар ярдәм җыеп илтте, хәтта. Хәзер уйлап утырам - Коля яшәп калырга ашыкты сыман. Гомеренең кыска булачагын сизенгән кебек…Юкка гына ашыкмагандыр ул.

Соңгы тапкыр быел җәй Чаллыда күрештек. Мин аңа укуым турында сөйләдем, ул һәрвакыттагыча үзенең грандиоз планнары белән уртаклашты. Ләкин хәрби операциягә китәргә җыенуы турында бер сүз дә әйтмәгән иде.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

«Ул үзен кешеләргә багышлады»

Татьяна Дидух, Николай Зотовның сыйныф җитәкчесе:

«Коля белән мин ул безнең профильле 8М медицина сыйныфына күчкәч таныштым. Әлеге сыйныфка киләчәк тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән югары сыйныф укучылары җыелды.

Уку дәверендә Коля сыйныфташларының авторитетын казанды. Гел елмаеп кына торучы, мәрхәмәтле, киң күңелле, авыр вакытта бөтен сыйныфташларына иңен куя торган ышанычлы егет булып үсте ул.

Николай да гадәти совет чоры яшүсмере иде. Ләкин гаиләсендә әти-әнисе биргән тәрбия Коляның барлык эшләрендә һәм гамәлләрендә чагылыш тапты. Коля искиткеч интеллигентлар гаиләсендә үсте. Аның әти-әнисе Николай Александрович һәм Елена Яковлевна безнең мәктәптә уздырылган чараларда бик еш чыгышлар ясадылар. Үзенең бик тә җитди кеше булуына карамастан, Николай Александрович, вакыт табып, балаларны урманга походка, кырларга алып чыгып китә иде. Ә әнисе Елена Яковлевна иҗади кичәләр оештыруда теләп ярдәм итте. Әти-әнисенең уллары өчен җан атып торуы мәктәптә Коляның авторитетын тагын да күтәрергә ярдәм итте.

Коляның табиблар нәселеннән булуы һәм шул эзне дәвам итәчәге укыган вакытта ук күренеп тора иде.

Колялар укыган сыйныфның мәктәпне бетергәненә 20 елдан артык вакыт узды. Шул гомер узуга карамастан, әлеге сыйныф бүген дә дус -тату, бер-берсе белән аралашып тора, очрашулар уздыра. 10 еллык очрашуда Коля да булды, ә менә 20 еллыкка, кызганыч, килә алмады - аның таулар яуларга киткән чагы туры килде. Сыйныфташларының һәрберсе аны яхшы сүз белән искә алып, сәламнәрен юллады.

Коляның һәлак булуы турындагы коточкыч хәбәрне дә әлеге сыйныфташлар чатында хәбәр иттеләр.

Шәхсән үзем һәрвакыт Коляның уңышларына сөенеп, аны һәрдаим күзәтеп яшәдем. Украинага да ул үз теләге белән китте, үзенең башкаларга кирәк икәнлеген аңлады. Коля кешеләргә ярдәм итү, аларга файда китерүдән тәм табып яши иде. Балалар, олылар өчен чаралар уздыру, җәмгыяви эшләрдән читтә калмавы да шул турыда сөйли. Ул үзен кешеләргә багышлады.

Коляның менә шулай туган йортыннан бик еракта ниндидер автоһәлакәткә очравы, шул рәвешле тормышны калдырып китүе башка сыймаслык әйбер.

«Ул һичшиксез кире кайтырга тиеш дигән уйлар белән яшәдек»

Гөлназ Закирова, җырчы, композитор: «Мин Николай Зотовның әтисен – Александр Николаевич Зотовны яхшы беләм. Ул Чаллыда гына түгел, ә республикада танылган балалар табибы, атказанган табиб. Балалары да медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешсәләр дә, аның беркайчан да алар турында мактанып сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Әйе, ул алар белән горурлана, ләкин мактанмый иде.

Гомумән, Зотовлар гаиләсе - тормышны ярата, кулларыннан килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә тырыша торган гаилә. Николайның мобилизациягә эләгүенә башта ничектер бик ышанып бетмичә кабул иттек. Ә инде киткәч - ул һичшиксез кире кайтырга тиеш дигән уйлар белән яшәдек.

Ә аннары - шок, аның үлгән хәбәре килде. Җәмгыятькә бик тә файдалы, ачык, тырыш егет иде... Китәр алдыннан ул үзе дә: «Я еду не убивать, я еду спасать жизни людей», - дип язды.

Бик кызганыч, урыны җәннәттә булсын.

 

Фото: © Николай Зотовның ВКонтакте сәхифәсеннән

«Әлеге кеше - безнең заман герое»

Бу көннәрдә табибның социаль челтәрләре хәтер тактасына әверелде. Меңләгән кешеләр Зотов турындагы якты хатирәләре белән бүлешеп, комментарийлар калдыра.

Тимур Вафин:

Без Николай белән аларның подразделениеләре формалашканда таныштык. Алар бездә тактик медицина буенча өйрәнүләрне беренчеләрдән булып уздылар. Белемнәребез һәм тәҗрибәбезне башкаларга да җиткерү теләге белән без шунда ук уртак тел таптык. Николай - тумышы белән оештыручы, командир, табиб, остаз. Аның тиз өйрәнүе һәм үсешкә омтылышы гаҗәпкә калдыра иде.

Өйрәнүләргә һава торышының нинди булуына карамастан бара идек. Николай да башкалар белән беррәттән барлык биремнәрне дә үтәп килде: шуышты, өстерәде, бәйләде, йөгерде… Иптәшләрен бергә туплау өчен аңа тыныч тавыш белән: «Егетләр, инструкторны тыңлыйбыз», - дип әйтү дә җитә иде.

Мин Николайның шушы якты тормышын истә тотачакмын (үлемен түгел).

Әлеге кеше - безнең заман герое.

Николой Зотов истәлегенә Боровецк урманында хәтер аланчыгы барлыкка килде. Аны табиб белән скаут хәрәкәте буенча танышкан дуслары булдырган. 

Тимур Дунаевның апасы: «Әлеге кайгы безне гомер буе озата барачак…»

Әлеге автоһәлакәттә гомерен хәрби эшкә багышлаган Чаллы егете Тимур Дунаев та һәлак була.  «Рәшидә апа белән Данил Петровичның иң зур терәге иде Тимур» , - ди Тимурның әти-әнисе яшәгән Татарстан совхозы кергән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов. Ул Тимурның искиткеч яхшы гаиләдә тәрбияләнүе, күпләргә үрнәк егет булуы турында да әйтте.

Тимур турында тәфсилләп аның бертуган апасы Регина Дунаева сөйләде.

Регина сүзләренчә, хәрби тема Дунаевлар гаиләсендә һәрвакыт актуаль булган. «Ир-атның бурычы – туган илен саклау» дигән сүзләрне даими ишетеп үскәннәр алар. Тимур да мәктәпне тәмамлау белән Богдан Хмельницкий исемендәге Ульяновск югары хәрби-техник училищесын тәмамлый, аннан соң биш ел хәрби хезмәттә була.

«Тимур гашыйк булды, өйләнде. Ләкин хатын-кыз өчен гарнизон тормышы җиңелләрдән түгел, аңлыйсыздыр. Шуңа да Тимур гаиләсе хакына хәрби эшен калдырып, полициягә эшкә урнашты.

Ләкин Тимурның гаилә тормышы барып чыкмады. Аралары өзелүгә дә карамастан, Тимур соңгы көненә кадәр хатыны белән җылы мөнәсәбәтләрдә калды. Гел шалтыратышып, күрешеп тордылар. Улларын да бергәләп тәрбияләделәр.

 

Фото: © Регина Дунаеваның шәхси архивыннан

Махсус операция башлану белән анда бармый калу дигән уй Тимурның башына да кереп карамады. Хәтта военкоматка берничә көн алдан барып, үзенә повестканың кайчан киләчәген белеште. Ул повестканы көтте һәм тизрәк китәргә теләде. Шулай ук энем өчен үзенең оештыру сәләтен күрсәтерлек частькә эләгүе мөһим иде. Һәм аның бу теләге тормышка ашты - аны сәяси разведка ротасы командирының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Иптәшләрен кайгырту, аларның хезмәт итү шартларын яхшырту өчен көчен кызганмады һәм бу эштән ул тәм таба иде.

«Регина, төрле фондларга булдыра алганча ярдәм күрсәтсәгезче. Ул акчалар мондагы солдатларга бик кирәк», - дип әйтеп килде. Тимур сөйләгәннәрдән аңлавымча, анда алар кыр шартларына караганда да авыррак шартларда яшиләр. Электр, җылы юк. Анда хәтта учак ягып җылыну мөмкинлеге дә юк. Көзге салкын яңгырлар вакытында: «Монда киемнәрне киптереп булмый. Киемнәр солдатлар өстендә чери… Безгә бик күп коры, җылы әйберләр кирәк», - дип әйтә иде. Тимур бик күпләрдән аермалы буларак башкалар тормышына битараф кеше түгел. Ул ротасындагы егетләр өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде, – ди Регина. 

Андагы яралыларны йөртү өчен транспорт җитмәгәнгә, Тимур, берәр УАЗ машинасы юнәлтүләрен сорап якыннарына мөрәҗәгать иткән. Туганнары аның гозерен шәһәр хакимиятенә җиткергәннәр. Табиб Зотовка һәм Тимурга дигән «буханка» лар бер рейс белән җибәрелә. Гуманитар йөк һәм транспортны Тимурны әтисе Денис Павлович озата бара. 

Тимурның әлеге транспортны ничек көткәнен белсәгез икән.  Әлеге машиналарны Тимурга әти үзе илтеп тапшырды бит. Әти Тимур белән күрешеп, сөйләшеп, саубуллаша алган… «Ул әлеге машиналарны алгач шундый бәхетле иде. Кояш кебек балкыды», – ди әти.

 

Фото: © Регина Дунаеваның шәхси архивыннан

Регина Дунаева Тимур белән бер борчусыз узган бәхетле балачакларын да искә алды. 

Безнең балачагыбыз бик бәхетле булды. Бер-берсенә хөрмәт, ярату булган, тату гаиләдә үстек. Тормышыбыз җитеш булды.

Нәселебездә егетләр күп түгел, шуңа күрә Тимурны бөтен туганнарыбыз үлеп ярата иде. Тимур белән аермабыз бер генә яшь. Мин шактый көйсез, үзсүзле бала булсам, Тимур һәрвакыт тыныч, акыллы бала булып үсте. Аның елмаюы, харизмасы беркемне дә битараф калдырмый иде. Һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә булды. Бик җитди карарларны да җиңел кабул итә торган, тәвәккәл егет булып үсте. Тимурның искиткеч зур юмор хисен дә аерым билгеләп үтәр идем - андый юмор хисе ир-атның ярты уңышы.

Әти-әнием тирән кайгыда. Алар берәр кайчан буй җиткән улларын җирләрбез дип башларына да китереп карамаганнардыр… Әлеге кайгы безне гомер буе озата барачак… Тимур соңгы елларда әниләр янәшәсендә булды. Хуҗалыкта да төп терәкләре иде ул аларның. Тимурның кулыннан килмәгән эш юк иде. Ремонтын да ясады, кирәк булса, төзеп тә куйды. Хезмәт яратты. Айлар буе ялларсыз эшли ала иде. Шуңа да ул эшләп киткән һәр оешмада аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә алалар. Бу көннәрдә әти-әнием йортына кайгы уртаклашырга аның хезмәттәшләре, дуслары агыла…

 

Фото: © Радмила Миргасимованың шәхси архивыннан

«Улыма әтисе белән бәхилләшергә мөмкинлек бирмәсәм, үскәч мине кичермәве бар»

Радмила Миргасимова - Тимур Дунаевның элекке тормыш иптәше:

Тимур - минем элекке ирем. Безнең улыбыз бар, аңа тиздән 7 яшь тула. Араларыбыз өзелсә дә, Тимур белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Ул безгә Украинадан видео аша шалтырата иде.

Тимур - офицер, өлкән лейтенант, моңа кадәр Елань гарнизонында контракт буенча хезмәт итте. Һәрвакыт көр күңелле, кыю, курку белмәс булды. Махсус операциягә киткәндә дә Россиянең һичшиксез җиңәчәгенә ышанып китте. «Безнең илдә иң яхшы корал, техника, ракеталар», - дип әйтә иде.

Аны анда разведка ротасына командир ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Ротада 200 ләп солдат хезмәт итә. Тимур Николай белән роталары, андагы егетләр өчен тырышып йөрделәр. Егетләр өчен гуманитар ярдәм, җылы киемнәр, медикаментлар кирәк булгач, шәһәрдән ярдәм сораганнар. Шул ярдәмне, транспортларны алып, частькә кире кайтып барганда бу коточкыч фаҗига килеп чыккан. Тимур белән Николайның үлеме - безнең өчен генә түгел, роталарындагы барлык солдатлар һәм армия өчен зур югалту.

Тимур кыю, көчле булды, дөреслек һәм гаделлек яратты. Аның анда бик тә файдалы буласы килгән иде.

«Бу минем бурычым. Мин ант иттем. Ватаным каршында ант тоттым - мин ир-егет һәм мин ахырга кадәр барырга тиеш. Беләсеңме, мин биредә узган тормышым турында еш уйлыйм. Мин биредә үзгәрдем». Бу аның миңа 8 декабрьдә язган соңгы СМСы, – ди ул. 

 

Фото: © Радмила Миргасимованың шәхси архивыннан

Радмила улына әтисенең һәлак булуы турында әйтергә һәм аны озатырга кайтырга җыена.

Улым әтисенең герой булуы турында белергә тиеш. Җәсәден бу атнада алып кайтырга тиешләр, көтәбез… Балага психологик җәрәхәт ясаудан бик куркам. Ничектер җайлап, дөрес итеп аңлатырга кирәк булачак.  Тик аңа әтисе белән бәхилләшергә мөмкинлек бирмәсәм, үскәч мине кичермәве бар, - ди Радмила.

Николай Зотов һәм Тимур Дунаевның барлык туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100