Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы педиатры Николай Зотов белән бергә Тукай районынан Тимур Дунаев та һәлак булган

news_top_970_100
Чаллы педиатры Николай Зотов белән бергә Тукай районынан Тимур Дунаев та һәлак булган
Тимур Дунаев (уңда) Николай Зотов белән
"Челнинские известия"

Мобилизациягә эләккән Чаллы педиатры Николай Зотовның Воронеж өлкәсендә автоһәлакәттә гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек. Аның белән бергә булган 34 яшьлек Дунаев Тимур Данил улының да һәлак булуы билгеле булды. Алар Воронеж өлкәсенә Татарстаннан китерелгән гуманитар йөкне кабул итеп алыр өчен килә һәм, махсус хәрби операция зонасына киткәндә, Острогожск шәһәре янында авариягә юлыга. «Газель» автомобиле «УАЗ» белән маңгайга маңгай бәрелешә.

«Челнинские известия» хәбәр итүенчә, Тимур Дунаев Тукай районы «Татарстан» совхозында туган. Аның әти-әнисе әле дә шунда яши. Тимурның әтисе (пенсионер) якташлары җыйган гуманитар йөкне тапшырырга Воронежга барган, һәм алар шунда очрашканнар. Иртән әтисе Татарстанга юл тота, Николай белән Тимур, гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына илтәргә дип, юлга чыга. Бераздан Тимурның әтисенә фаҗига турында хәбәр килеп ирешә. Хәзерге вакытта ул Воронежда, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100