Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциягә киткән Чаллы табибы Николай Зотов һәлак булган урыннан фотолар чыкты

news_top_970_100
Махсус операциягә киткән Чаллы табибы Николай Зотов һәлак булган урыннан фотолар чыкты

Бүген Чаллы табибы Николай Зотовның һәлак булуы турында билгеле булды. Мобилизация башлангач, ул махсус операция зонасына җибәрелгән иде. Чаллының танылган табибы, педиатр Николай Зотов бүген Воронеж өлкәсендә авариядә һәлак булган. Ул анда гуманитар йөк алырга барган булган. 

Аның белән бергә 1988 елгы Дунаев Тимур Данилович та һәлак булган. Николай Зотов үзе 1984 елгы. 

«Николай Александрович – зур хәрефләрдән КЕШЕ, бөтен Чаллы хәсрәттә», «Әйбәт кеше иде. Аллаһтан бирелгән педиатр. Бу – кайтарып булмаслык югалту», – дип язганнар төркемдә аны белүчеләр.

Гуманитар йөк ташучыларның һәлак булуы берәүне дә битараф калдырмаган, бар да һәлак булучыларның якыннарына сабырлык тели. 

Фаҗиганең шаһитлары язуынча, Воронеж – Острогожск трассасында каршы як полосага еш чыгалар икән. Бу авариядә дә мобилизацияләнгәннәргә гуманитар йөк алып баручылар утырган машина шулай бәрелешкән

Николай Зотов – Чаллыда хосусый ашыгыч ярдәм оештырган кеше. Аңа 39 яшь иде. Әтисе – Чаллының педиатрия бүлеге җитәкчесе Александр Зотов. Аларның гаиләсе табиблар династиясе генә түгел, спорт гаиләсе буларак та танылган. Николай үзе – 2 тапкыр Эльбруска менгән кеше. Ул шул вакытта да танылу ала, дип яза «Челнинские известия», Эльбруста 4800 метр биеклектә 45 яшьлек хатын-кыз аңын югалткач, ярдәм күрсәтә, һәм ханым исән кала.

Зотов Универсиада, Сочидагы Кышкы Олимпия уеннары вакытында да табиб буларак эшли. 2007 елда Казан медицина университетын тәмамлагач, Чаллы сырхауханәсендә эшли башлый, бер елдан «халык табибы» дигән исем ала, аннары Казандагы ашыгыч ярдәмнең педиатрия бүлегендә эшли. 2015 елда Чаллыда хосусый ашыгыч ярдәм оештыра. Аны Чаллы әти-әниләре бары тик уңай сүзләр белән генә искә ала. 

Зотов шулай ук социаль проектлар да оештырган кеше – бушлай лекцияләр, ЭКГ, шикәр күләмен тикшерү, оешмаларга йөрү һәм башкалар. 

Зотовка повестка килү күпләрне гаҗәпкә калдыра. «Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау. Бу сүзләрне һәркайсыбыз балачактан белә. Ватанга хезмәт итәргә минем дә сәгатем сукты. Минем ярдәм, минем күнекмәләр кирәк урынга китәм»,– дип яза Зотов.

«Үтерергә китмим, кешеләрне коткарырга, йөрәкләрне, күңелләрне, тәннәрне дәваларга китәм. Беренче эшелонда китүем белән шат, димәк, минем профессиям хәзер иң кирәге», – дигән була Зотов. 

Николай Зотов хәрби кафедрада укыган була, шуңа күрә хезмәт итмәгән. Зотов «Казан Экспо»да булганда мобилизацияләнгәннәрнең ничек яшәгәнен сөйләде, киңәшләрен бирде. Ноябрьдә ул хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрелгән. Бүген исә шуннан Воронежга гуманитар ярдәм алырга җибәрелгән…

«Мин улым белән килештем – айга бер тапкыр ул миңа язачак. Тыныч булыр өчен «Минем белән бар да яхшы» дигән сүзләр җитә. Николайны борчымаска тырышам, мин аның кайда икәнен аңлыйм», – дигән булган аның әтисе.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100