Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярымшәрә Данир Сабировны Уфа урамында танымаганнар

news_top_970_100
Ярымшәрә Данир Сабировны Уфа урамында танымаганнар
Видеодан скриншот

Данир Сабиров Уфада блогер Миләүшә Шәйхелисламова белән ярымшәрә килеш йөгерергә чыккан. «Башкирская домохозяйка» блогын алып баручы Миләүшә артистның бер көнен социаль челтәрдә күрсәткән. 

Искәртеп үтәбез, блогерның «Йолдыз белән бер көн» тапшыруында Әнвәр Нургалиев, Рамил Шәрапов та төшкән иде. Блогер сүзләренчә, халык әлеге рубрикада Илсөя Бәдретдинова белән Фирдүс Тямаевны күрергә тели. Әмма бу артистлар «Башкирская домохозяйка» камерасына эләгүдән баш тарткан.

Тапшыруның чираттагы кунагы – ярымшәрә Данир Сабиров Уфа урамы уртасында блогер Миләүшәгә массаж ясый.

«Ничек шәп. Мин хәзер Миләүшәгә (Данирның хатыны) синен белән ничек икәнен аңлыйм», – дип, массажга бәя бирә блогер Миләүшә. Аннары урамнан узып баручылар янына килеп: «Фотога төшегез. Данир Сабиров. Шәрә Данир Сабиров белән әле кайда фотога төшәрсез? Әйдәгез. Эксклюзив бу», – дип, артистка таба бер абзыйны бора.

Данир Сабиров: Оятка калдырасың. Без вообще спорт дип чыккан идек. 

Урамда очраган абзый: Сезнең гастрольләр барамы әле? Башландымы?

Данир Сабиров: Башланырга тора, бүген – Чакмагышта. Уфада була. 

Урамда очраган абзый: Сезне күрергә шатбыз. Концертларыгызга даими барабыз. Ришат Төхвәтуллинга да, сезгә дә.

Шушы урында «Вип артист Уфа» төркеме урнаштырган видео өзелә.

 

Бу темага: 

«Ике чудо бер-берсен тапкан» – Шәрәпҗан «Башкирская домохозяйка»да кунакта

«Мин үлгәндә янымда булсаң иде, балам!» – Рамил Шәрапов әнисеннән калган нәсыйхәт сөйли 

Сәхнә артындагы Әнвәр Нургалиев: «Урлаштыра идем»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100