Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин үлгәндә янымда булсаң иде, балам!» – Рамил Шәрапов әнисеннән калган нәсыйхәт сөйли

news_top_970_100
«Мин үлгәндә янымда булсаң иде, балам!» – Рамил Шәрапов әнисеннән калган нәсыйхәт сөйли

Татар эстрадасы артисты, юморист Рамил Шәрапов Башкортстанда татар гаиләсендә кунакта булган. Артистны үз өенә «Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова чакырган.

Очрашуда Миләүшәнең әти-әти әнисе дә бар. Рамил Шәрапов аларга иске серванттан чыккан кәгазь кисәгендәге нәсыйхәтне сөйли. Бу сүзләрдән гаилә күз яшьләрен тыя алмыйча елый.

Рамил Шәрапов сүзләренчә, нәсыйхәт кәгазь кисәген аның әбисе яки әнисе саклаган. Җанга үтеп керерлек сүзләрне артист яттан өйрәнгән. «Менә шундый сүзләр дәрес буларак барсын, гыйбрәт булсын. Әти-әниләребезне саклыйк, үзебезнең дә шул ук хәлгә – картлыкка җитүебез мөмкин. Барлык әти-әниләргә бәхетле картлык телим», – ди артист соңыннан.

Рамил Шәрапов түбәндәге сүзләрне сөйли:

«Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабыр итеп, мине артык күрмәсәң иде. Ашап утырганда, кулым калтырап, ризыгым идәнгә төшсә, киемнәремне үзем кия алмасам, орышма, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган кайбер нәрсәләргә мин сине кайчандыр үзем өйрәткән идем.

Озак хәрәкәтсез ятарга туры килеп, миннән авыр ис чыкса, җирәнмә, балам! Хәтерлә: син бәләкәй чакта сине ничек чиста һәм матур итеп киендерә идем…

Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылымны җуйсам, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, көлмә, балам! Киресенчә, акылым һәм зиһенем бул, миңа ярдәм ит! Әгәр йөргәндә аякларым калтыраса, үзем генә йөри алмасам, рәнҗемә! Оялма, кулларыңа күтәреп ал, егылып ятарга ирек бирмә! Син тәпи йөри алмаганда, кешеләрдән оялмадым, сине кулымнан төшермәдем.

Балам, миңа яхшылык эшләп калырга тырыш. Кимчелекләремне, начар гадәтләремне башкаларга күрсәтмә, яшереп кал. Моның өчен Аллаһы Тәгалә үзеңнең гөнаһларыңны да гафу итәр. Син дөньяга килгән көннән бирле мин синең белән булдым. Синең көлүең, елмаюың мине әле дә элеккечә шатландыра. Мин үлгәндә янымда булсаң иде, балам! Ташлама, балам!»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2023
    Исемсез
    Рәхмәт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100