Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике чудо бер-берсен тапкан» – Шәрәпҗан «Башкирская домохозяйка»да кунакта

news_top_970_100
«Ике чудо бер-берсен тапкан» – Шәрәпҗан «Башкирская домохозяйка»да кунакта
видеодан скриншот

Рамил Шәрәповны еш кына башка халыкларга, мәсәлән, кавказ халыкларына, индусларга һәм әрмәннәргә охшаталар икән. Шул сәбәпле артист төрле кызыклы хәлләргә күп юлыга. 

 «Кыяфәтем татарга караганда башка халыкларга күбрәк охшаган бит инде. Берсендә аэропортта такси көтеп басып торам. Аэропорттан халык чыга да: «За сколько довезете?» – дип сорый миннән. Таксист булмавымны аңлатып арып беттем. Аннан таксига утырдым. Йөртүчесе – әрмән егете. «Ты наш человек?» – дип сорый. «Юк, мин татар», – дим. «Ә әтиең кем?» – ди. «Әти дә татар», – минәйтәм. «Син әтиеңнән сора әле, точно татармы икән ул», – ди миңа. Мине кемгә генә охшатмыйлар», – дигән Рамил. Бу хакта ул «Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламовага сөйләгән. Миләүшә Рамил Шәрәпов, ягъни Шәрәпҗанны үзенең «Тәмлетамак» сәхифәсенә кунакка чакырган. Ул Рамилне «Татарстандагы танылган шоумен, юмор остасы, җырчы һәм блогер» дип тәкъдим итә.

 Миләүшә фикеренчә, Рамил Бөрьян ягы башкортларына да охшап тора. «Син – копия алар», – дип пичәт сугып куйган ул юмор остасына.

Рамил блогер янына үзенең танылган герое – Шәрәпҗан образында, «фирменный» майка һәм эшләпәсен киеп килеп керә. Миләүшәгә бүләкләр алып килергә дә онытмаган, чын джентльмен. «Рафаэлло» яратасыңмы? Ә ярар, яратмасаң, кире алып китәсе идем. Монысы чәй», – ди ул. Шәрәпҗан Миләүшәгә тагын бер «текә» бүләк – аның шаян портретын ясатып алып килгән.

Шәрәпҗан Миләүшәне үзенең мыеклар коллекциясе белән таныштырган. Баксаң, Шәрәпҗанның 6 мыегы бар икән! Ул аларны махсус тартмада бик кадерләп саклый. Борын астына махсус җилем сылап, берсен ябыштырып та күрсәтә. «Монысы – ат койрыгыннан», – дип шаярта.

Шәрәпҗан белән «Башкирская домохозяйка»ны нәрсә бәйли соң? Әлеге ике образ да – пандемия вакытында барлыкка килгән образлар икән бит. Эш юклыктан, ябылуда ятудан туеп, кешенең дә, үзләренең дә кәефләрен күтәрү максатыннан төшерә башлаганнар Миләүшә белән Рамил Шәрәпҗан һәм «Башкирская домохозяйка» видеоларын.

«Тәмлетамак» сәхифәсе өчен, Рамил (Шәрәпҗан) белән Миләүшә тавык түшкәсе (отбивной) әзерләгәннәр. Әлеге ике кәмит блогерның кибеттә азык-төлек сатып алуына хәтле бер спектакль кебек. Алар икәүләшеп, галош киеп, пычрак авыл урамнары буйлап чабышып йөргәннәр. «Моторлы көймә белән килергә булган монда», – дип зарланып та алган әле Шарапҗан. Мыеклы абзый кибеттән җәяү кайтырга «категорически» баш тарткан. Миләүшәнең ире Альбертка Шарапҗанны машинага утыртып алып кайтырга туры килгән.

Игътибар иткәнегез бардыр: Рамил Шәрәпов беркайчан да видеоларда тормыш иптәшен күрсәтми. Ни өчен икәнлеге подписчикларына гына түгел, Миләүшәгә дә кызык булган, әлбәттә. Сорауларына җавап та алган «Башкирская домохозяйка». «Рамилнең хатыны фото-видеога төшәргә яратмый, дуслар. Кадр артында гына сөйләшә. Рамил шул рәвешле интрига калдыра», – ди ул. «Рамил, ә хатының минем, синең кебек костюмнар киеп төшәргә теләмиме?» – дип тә сораган Миләүшә. «Миңа конкурентлар кирәкми», – дип шаярткан башта Рамил. Аннары исә хатынының тыныч, акыллы, сабыр холыклы булуын сөйләгән.

Әлеге видеолар Рамил Шәрәповның Уфадагы концертлары алдыннан төшерелгән. «Миңа әллә никадәр артист, билет бирәм, дип вәгъдә итте дә бирмәде. Син бирәсеңме соң?» – дип сораган Рамилдән Миләүшә.

«Мин сиңа 4 урындык бирәм, аларга сыймасаң, 6ны бирәм. Ятып карарсың», – дигән Рамил.

Рамил Шәрәпов турында Миләүшә Шәйхелисламова ачыклаган берничә кызыклы факт:

  • Рамил балачакта теш табибларыннан һәм караңгыдан курыккан;
  • «Красапетка» җырын артист хатынына багышлап иҗат иткән;
  • Рамил Шәрәповны элек әбиләр генә яратса, хәзер бәбиләр дә ярата башлаган. «Мин Максим Галкиннан бер дә ким түгел», ди юмор остасы;
  • Шәрәпҗан образының олимпийкасын ул урамдагы бер бабайдан салдырып, әй лә, сатып алган. «Карыйм, урамда бер бабай шушы олимпийканы киеп каядыр бара. Башта мин моны сатып алдым, аннары, туңмасын өчен, бабайга өйдән куртка алып чыгып кидердем», дип сөйләгән ул.
  • Рамил Шәрәпов мал-мөлкәте турында сөйләргә яратмый. Машинасы да, фатиры да, хәтта хатыны да кредитта!

Миләүшә Рамилдән тавык түшкәсе пешертеп кенә калмаган, бушка концерт та куйдырган. Рамилнең Миләүшә гаиләсенә иске серванттан чыккан кәгазь кисәгендәге нәсыйхәтне сөйләве хакында язган идек. Әлеге сүзләр Миләүшәнең әнисе һәм үги әтисе Зәки агайның йөрәгенә үтеп кергән. «Зәки агай бик озак тынычлана алмады...» –дип язган Миләүшә.

Тавык түшкәсе белән сыйланганнан соң, Миләүшә: «Ниһаять, татарларны озатабыз», – дип озатып калган Рамилне. Артистка данлыклы башкорт балы бүләк итәргә дә онытмаган.

Ә сезгә күчтәнәчкә – «Башкирская домохозяйка» белән Шәрәпҗаннан уртак вайн.

20 ел бергә яшәгән ир белән хатын

Миләүшә:

Шәрәпҗан, а можно?

Шәрәпҗан:

Юк!

Миләүшә:

Ты даже не спросил что я хочу!

Шәрәпҗан:

Мин синең белән 20 ел бергә яшим. Мин алдан беләм нәрсә сораячагыңны!

Икесе бергә:

Я просто хочу чтоб ты подарил мне шубу-у-у! Зачем ты меня передразниваешь?

Миләүшә машина ишеген «шап» итеп ябып чыгып китә. 

Шәрәпҗан: 

Әле моның белән генә бетмәде.

Миләүшә кире утыра.

Икесе бергә: 

Нишләп мин сиңа кияүгә чыктым инде, ко…

Бу видеоларны караган халыкның исе киткән. «Шулхәтле бер-берегезне тулыландырасыз!», «Элек Миләүшәне генә ярата идем, хәзер сезне дә карыйм, Рамил», «Ике чудо бер-бер-берсен тапкан», «Рамил, Миләүшәне үз төркемеңә ал. Рейтингың 150дән дә артыр», «Рамил, Миләүшәнең блогы сиңа бер көн эчендә 3 мең подписчик биргән бит», –дип комментарийлар калдырганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100