Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәхнә артындагы Әнвәр Нургалиев: «Урлаштыра идем»

news_top_970_100
Сәхнә артындагы Әнвәр Нургалиев: «Урлаштыра идем»

Эстрада җырчысы Әнвәр Нургалиев зур сәхнәгә менгәнче төрле хезмәт юлы узган. Ул урам себерүче, капчык ташучы, мебель ясаучы, төзелеш фирмасы директоры булып эшләгән. Бу турыда ул «Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламовага сөйләде. Блогер җырчы белән бергә 1 көн уздырган. 

«Мин бит грузчик булып эшләдем, дөгеләр урлаштыра торган идем. Без аны тишек капчыклардан гына урладык, алардан коела да, аны җыярга ярамый, шуны тиз-тиз генә дүк-дүк, тчык...» –  дип хисләнеп сөйли Нургалиев. Блогер Миләүшә: «Кыскасы, дуслар, Әнвәр Нургалиев бур булган, күз алдына китерәсезме? Алар капчыкларның тишекләрен зурайтканнар да күбрәк алганнар. Ишеттегезме, Әнвәр агай йолдыз булып тумаган...» –  дип куәтли аның сүзләрен.

Сәнгать институты тулай торагында урам себерүче булдым. Иртәнге сәгать 5тә уяна идем, тиз-тиз генә тулай торакның алдын тазартып алам, аннары дәрескә чабам. Әле безнең Рафаэль елак булды. Төне буена аны тирбәтеп чыгам. Сакчы булдым тагын, – дип дәвам итә Нургалиев. – Мин әле мебельләр дә ясаган кеше бит. Үзем кисеп, үзем ясадым.

Әнвәр Нургалиевның үз куллары белән ясаган беренче кухня гарнитурын хатынының әнисе сатып алган.

Әнвәр Нургалиев бик бай кызны кәләш итеп алган, – дип дәвам итә блогер Миләүшә камерага.

 Бабаем минем хәлле иде, ә мин – көтүче баласы, – дип өстәде Әнвәр Нургалиев ул сүзләргә.

Әнвәр Нургалиев шәхси төзелеш фирмасы булуын, шунда эшләгән акчаларны «Барс медиа»га салуын сөйләде. «Үрдәк аттым, казга тиде, кыскасы», – дип аңлатты ул гамәлен.

Блогер Миләүшә Әнвәр Нургалиев янына кунакханә бүлмәсенә килгән. Камера тотып кергән блогер артистны йокысыннан уята, Әнвәр Нургалиев киенергә өлгерми кала, кунакларын халаттан гына каршылый. Артистның ничек кырынуын, русча җырлый-җырлый душ керүен, киптерергә куелган носкиларын видеога төшерәләр, Нургалиевның сумкасында актарыналар, эчке кием тутырылган савытына кадәр тартып чыгаралар.

Миләүшә Әнвәр Нургалиевның киемнәре күпме торуын да белешкән. Әнвәр Нургалиев ак кәчтүмен 50 меңгә, футболкасын 10 меңгә, чалбарын 20 меңгә, аяк киемен 7 меңгә сатып алган.

Блогер аннары Нургалиев белән бергә кибеткә китә, азык-төлек сатып алалар. Нургалиев кибеттәге бөтен хатын-кызга чәчәкләр сатып алып өләшә.

Әңгәмә барышында Әнвәр Нургалиев пластик операция ясатуын да сөйли. «Кайчандыр бер сугышкан вакытта борыным сынган иде, бер тюремчик тондырды», – ди ул.

Миләүшә Әнвәр Нургалиев белән бергә массаж ясатырга да бара. Икесе дә массаж өстәлендә яткан вакытта, сүз хатын-кызлар темасына кереп китә.

Хатыныгыз көнләшмиме, сез бит – бөтен хатын-кызның иң яратканы. Хатын-кызлар үлә язып яраталар бит сезне.

Яшьрәк чакны көнләшкәндер, бәлки, хәзер юк инде.

Шушы урында блогер Миләүшә үзе сөйләп китә:

Әнвәр Нургалиевның, хатыны Ирина белән танышканчы, очрашып йөргән кызы булган. Ул кызны ул Ирина хакына ташлаган. Ул хатын Әнвәр Нургалиевны социаль челтәрдә күзәтеп бара һәм аның концертларына йөри. Ул һаман да кияүгә чыкмаган.

Бергәләп массаж ясатканнан соң, Әнвәр Нургалиев белән Миләүшә концерт узачак урынга юл тотты. Видеода сәхнә арты да күрсәтелә.

Гастрольләр вакытында Әнвәр Нургалиевның 20 кешелек командасын җырчы Айгөл Рәхимова пешереп ашата икән. Хәтерләсәгез, ул татар эстрадасында берара күренеп алды. Хәзер ул Әнвәр Нургалиев командасында бэк-вокалда һәм пешекче вазифасында да. «Һәркөнне ашарга пешерәм. Кызлар да булыша, бергәләшеп, тиз-тиз генә», – ди Айгөл. Аның сүзләренчә, ашарга пешергән өчен өстәмә түләү хезмәт хакы эчендә бара. «Әнвәр Нургалиев түләү белән үпкәләтми», – ди.

Әнвәр Нургалиев видеода үзенең хыялы белән дә уртаклашты – ул юрта булдырырга тели. «Мин үзем татар булсам да, минем ихата эчендә милли әйберләр тулган юрта булуын телим. Борынгы акчалар, лампалар, сандыклар, бизәнү әйберләре җыям», – ди артист.

Әнвәр Нургалиев – профессиональ опера җырчысы. Беренче курста ул опера җырчысы булырга укыган, аннары камера хоры бүлегенә күчкән. Видеода да ул төрле тавышлар белән җырлый белүен күрсәтә. Аның сүзләренчә, күңел халәтенә бәйле рәвештә, аның тавышы да үзгәрә. «Җылы сүзләр кирәк» җырын ул тормышында иң авыр вакытта язылганын сөйләде:

 Үпкәләтсәләр, авыр булганда, минем андый чак ковид вакытында булды, «Җылы сүзләр кирәк» җыры минор вариантта язылды. Ул вакытта миңа төрле яклап һөҗүм иттеләр, инәй дә юк, иң авыр вакыт. Ковид тараткан, дигән тегенди-мондый сүзләр чыкты. Кәеф әйбәт булганда, ул җырны позитив җырлыйм. Күңел халәтеннән тора.

Әнвәр Нургалиевның сәхнәдә чыгышы башлангач, блогер Миләүшә камераларын сүндерә.

«Әнвәр Нургалиев белән бер көн» видеосын артистның социаль челтәрдәге язылучылары арасында ошатучылар да, каршы чыгучылар да табылган.

«Сезне башка яктан ачтым. Мондый бер җиңелчә әйбер кирәк иде. Концертка тагын барасы килеп китте. Артистның тормышы ничек узуын белмибез бит, Миләүшә безгә күрсәтте. Бик «текә» булды»;

«Миләүшәнең юморына, креатив эшләвенә рәхмәт. Сәхнә артын, хәтта командагызга азык-төлек алып йөрүегезне дә күрдек»;

«Шутыгыз» сезгә бара торган түгел. Сез – интеллигент җырчы. Кысага сыешмый. Ул – кызык хатын, ләкин сезнең концертлар өчен түгел. Бу – минем фикер, ә сезгә хәл итәсе»;

«Юмористка инде ул Миләүшә, молодец, рәхәтләнеп карадым, Әнвәр абый. Ачык йөзле, гади авыл егете, супер, көлеп хәлләр бетте»;

«Снайпер, точно, бөтен хатын-кызның йөрәген яулады», – дигән бик күп сүзләр язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100