«Яралы йөрәкләргә җылы өсти алсак» – хәрбиләрнең якыннары «Шәһри Чаллы» пятачогы»на килде
«Шәһри Чаллы» газетасы Чаллы «пятачоклары»ның яңа сезонын зур концерт белән ачты. Сара Садыйкова исемендәге залда узган тамашага Чаллыдан мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре, балалары да чакырылган иде.
- Чаллы пятачоклары – «Шәһри Чаллы» газетасы өр-яңадан җан өргән проект. 70нче еллар башында Чаллыдагы «КамАЗ» төзелешенә илнең төрле почмагыннан яшьләр җыела. Әлбәттә, яшьлек үзенекен итә – көндезләрен биредә зур төзелеш гөрли, ә кичләрен алар кечкенә мәйданчыкларда үзләре оештырган «пятачок»ларда күңел ача. Шәһәр гармун тавышына, җыр-моңга күмелә. Яшьләр анда таныша, кавыша. Ул елларда өйләнешкән парларның 70-80 проценты – «пятачок»та танышкан.
- «Сабан туеннан да концерт карап кына кайтып китәбез, «пятачокларда» алай түгел!»
Ничә еллар узганнан соң, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резеда Йосыпова идеясе белән әлеге матур традиция Чаллы халкына кире кайтарылды. Узган ел башланган әлеге проект җәй көннәрендә ачык мәйданчыкларда үтте. «Шәһри Чаллы» газетасы, «пятачок»ларны истә калырлык итү өчен, программаны һәрдаим яңартып тора. Әле «Пятачок Сабан туе», әле «Пятачокта уңыш бәйрәме» була ул.
Бүгенгесе исә 2023 ел «пятачок»ларын ачык дип игълан итү чарасы булды. Шулай ук Чаллыдан мобилизацияләнгән егетләребезнең якыннарына бәйрәм ясау, җан тынычсызлыгын азга гына булса да оныттырып тору максаты белән оештырылды. Аны әзерләүгә бөтен редакция хезмәткәрләренең дә бик күп көч сарыф иткәне күренеп тора. Концерт барышында артистлар да: «Бу дәрәҗәдә янып концерт оештырган кешеләрне очратканыбыз юк иде әле», – дип белдерделәр.
«Җитәкләшеп йөргән эзләрдән»
«Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» гадәти концерт кына булмады. Башыннан ук безне татар мәҗлесләрендә генә була торган ниндидер бер җылы атмосфера үз эченә бөтереп алды. Без бит инде – купшы, чит ил артистлары стилендә әзерләнгән тамашалар карап ияләшкән халык. Шулардан соң үзенең гадилеге, гармун моңнары белән тәмле булды ул концерт.
Залда утыручы тамашачының да күпчелеге – 50 яшьтән өлкәнрәк, яшьлек эзләре буйлап хатирәләрен яңартырга килгән буын. Менә Гөлсинә һәм Рафыйк абый Гомәровлар да яшьлекләрендә ничек җитәкләшеп йөргән булсалар, бүгенге «пятачок»ка да егет белән кыз кебек җитәкләшеп килгәннәр. Рафыйк абый, гармунчы буларак, элек «пятачок»ларның нәкъ үзәгендә булган. Ул шәһәрнең 30нчы бистәсендәге «пятачок»ның аеруча күңелле узуын искә алды. Гомәровлар «Шәһри Чаллы» газетасы уздырган бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмыйлар икән.
Сөбханалла, олыгайгач та менә шулай кулга-кул тотынышып, матурлап, татар концертларына йөрү насыйп булса иде барыбызга да, дип, сокланып карадым мин аларга.
Мария апа Фәхретдинова да өздереп биеп үткән яшьлеге «пятачок»ларын искә алырга килгән. «Билетны кызым бүләк итте. Монда барысы да матур – артистлары да, җырлаулары да. Әнә Башкорстаннан хәтле килгәннәр бит. Бигрәк зурлап оештырганнар. Рәхәтләнеп ял итәбез, күптән ишетмәгән гармун моңнары тыңлыйбыз», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.
Чаллы «короле»ннән Чаллыдагы бәхеткә мәдхия
Хуш, концертның үзенә күчик соң.
Концертның беренче алып баручысы Резеда Ганиева сүзләрен кабатласак, «пятачоклар» – Чаллының мәдәни тарихы. «Пятачок»ның хәтта үз гимны да бар икән. Концертны әлеге гимн белән Чаллының «алтын тавышы» Илнур Гомәров ачты. Гимнның көен дә, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева шигыренә Илнур үзе иҗат иткән. Илнур «Интертат»ка интервью да биргән иде. Аның белән биредә танышырга мөмкин.
Чаллы халкы үз артистларын танырга, белергә һәм яратырга тиеш. «Шәһри Чаллы» моны үзмаксат итеп куя. Шушы концертка килмәсәм, Чаллыдагы артистларның үз «патшасы» булуын да белми калыр идем әле менә. Бөтен артистлар арасындагы иң олпат гәүдәле җырчы Габидулла абый Хөрмәтуллинны шулай дип йөртәләр икән биредә. «Гримеркага ул килеп керсә, без бөтенебез торып басабыз», – дип көлдерде Илнур халыкны. «Король»нең (нигәдер шулай дип игълан иттеләр, «патша» сүзе тагын да матуррак, югыйсә) Чаллыдагы бәхет турындагы җыры күңелемә иллә дә хуш килде. Соң, тикмәгә генә монда яшәп ятабызмыни?! Барыбыз да монда төпләнгән, бәхетебезне Чаллыда тапкан кешеләр, ләбаса, без.
«Беркайда да күргәнем юк иде
Минем моның кебек бәхетне.
Бәхетне, Чаллыдагы кебек,
Чаллыдагы кебек,
Чаллыдагы кебек бәхетне. Һәй!»
Матур, әйеме?
Габидулла абый шушы көннәрдә үзенең 70 яшен тутыра икән инде. Олы кешенең күңеле нечкә була, алкышлардан «исереп», күз яшьләрен дә сөртеп алды ул.
Аннары сәхнәне Казанда яшәп иҗат итүче Чаллы кызы Алинә Әхмәтшина тыпырдатты.
Чаллы артистлары арасыннан күңелнең иң тирән кылларын уяткан тагын бер артистны әйтми булдыра алмыйм. Баянчы, җырчы Фәнилә апа Салихова булды ул. Нәфис иңнәренә ирләрчә бер ныклык белән баяннын салып җибәрде дә, «Сагыну»ны җырлый башлады. Зал да аңа кушылды.
Сарман районыннан Әфган сугышы ветераннары, гармунчы Равил Әхмәтҗанов белән Бәһзәр Фазлыевларга «Шәһри Чаллы» беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге биргән. «Без – һәвәскәр баянчылар, икебез дә мәктәп елларыннан бирле уйныйбыз. Аллаһга шөкер, шушы сәхнәгә чыгып, халыкның кәефен күтәрү насыйп булды. Мондый бәйрәмдә тагын да очрашырга язсын», – диде алар ахырдан.
Баянчы Ринат Насыйров көйләренә дә халык ду китереп, сәхнәгә кадәр менеп, татарча биеде.
«Яраланган йөрәкләргә аз булса да җылылык, түземлелек өсти алсак...»
Тик, бик нык шатланганда да, бүгенге вазгыятьтә күңелнең бер чите китек шул. Әйе, әлеге минутларда бездә концерт гөрли, күңел ачабыз. Ә бездән ерак та түгел бомбалар төшә, кеше гомерләре өзелә. Бүгенге көндә яу кырындагы егетләребезгә генә түгел, аларның биредә калган якыннарына да бик авыр.
Чараны оештыручы, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резеда Йосыпова да сәхнәдән шушы сүзләрне җиткерде. «Бүген безнең арада Чаллыдан мобилизацияләнгән солдатларның якыннары да утыра. Дөнья хәле бик авыр, ә аларга бүген тагын да авыррак. Шуңа күрә безнең аларны игътибарсыз калдырасыбыз килмәде. Хәлләрен белешик, ярдәм итик без аларга. Һәрберсенең газиз ирләрен, балаларын исән-сау көтеп алырга көчләре җитсен, рухлары нык булсын. Шушы концертыбыз белән яраланган йөрәкләргә бераз гына булса да җылылык, түземлелек өсти алсак, бәхетле булыр идек», – диде ул.
Бу мизгелләрдә залда утырган барлык кешеләрнең дә күзләре моңсуланды. Алдагы рәттә утырган бер ханымның мышык-мышык елап, күз яшьләрен сөртеп утыруын күргән идем. Концерттан соң янына барып: «Якыныгызны югалттыгызмы әллә?» – дип тә сорамый булдыра алмадым. «Юк, югалтмадым. Мобилизация шәхсән үземнең гаиләмә кагылмаса да, күпме танышларыбыз бүген сугыш кырында. Концертта шуларны уйлап утырдым. Ә елавым… Мин үзем шундый кеше инде. Күңелем бик тиз тула», – диде Ләлә ханым.
Фәүзия апа Габдрәхимованың улы Илшат бүгенге көндә Украинада рота командиры булып хезмәт итә. Илшат Казан танк училищесын тәмамлаган.
«Частьләре таралганнан соң, «увольняться» итеп, Чаллыга кайтты. Хатыны белән Чаллыда яши, 2 кыз үстерәләр. Мобилизация башлану белән: «Мин – капитан, мин иң беренчеләрдән булып барырга тиеш», – дип, чакыру килгәнне дә көтмичә, октябрьдә китеп барды. Рота командиры булгач, бөтен солдатлар кайтып килмичә, ялга да кайта алмый.
Үзем уразада. Дога кылган саен, Илшатым янындагы 100 бала да исән-имин кайтсын, дип телим.
Бу концертка хакимияттән шалтыратып чакырдылар мине. Аллаһның рәхмәте яусын. Җәй буе авылда торабыз, мондый «пяточоклар» булганын белми дә идем. Әйтеп бетергесез рәхәт булды бүген», – диде Фәүзия апа.
Залда Илнур Гомәровның каты бәрелешләрдә батырларча һәлак булган сыйныфташы Ленар Камаловның әнисе дә утыра иде. Илнур аны, янына төшеп, кысып-кысып кочаклады.
«Сәхнәдән биергә төшкәндә: «Ленар улыбызны күргән кебек булдым, Илнур», – дип, килеп кочаклады. Тамагыма төер килеп утырды… Яңадан Ленар дустымны искә алмыйча булдыра алмадым», – дип сөйләде Илнур әлеге минутлар хакында «Интертат»ка.
Ничә еллар узган, күпме сулар аккан, «Йолдызлар яңгыры» шул ук
Концертның иң тәмле урыннарын, оештыручылар, әлбәттә инде, ахырга калдырганнар. 2000нче елларның якты «йолдызы» Гөлнара Тимерҗанова чыкты сәхнәгә. Күпме вакыт узган, күпме сулар аккан, ә «Йолдызлар яңгыры» шул ук. Гөлнара үзе дә үзгәрмәгән – буй-сыны да зифа, тавышы да картаймаган.
«Шәһри Чаллы»дан – пятачок!»та яңа дуэт та булды әле. Гөлнара Тимерҗанова белән Зөфәр Хәйретдиновның «Парлы ялгызлар» җырын хәтерлисезме? Әнә шул җырны Чаллының 79нчы лицеенда математика укытучы Нәсим Шәфыйков белән башкарды ул. Яраткан җырчысы белән чыгыш ясау Нәсимнең күптәнге хыялы булган. Әйтергә кирәк, дуэт шактый уңышлы килеп чыккан. Кайвакыт һәвәскәр җырчылар популяр артистларны да уздырып җибәрә шул. Төрле һөнәр ияләрендә яшеренеп яткан андый моң чиста була, аның артында акча кыштырдавы да ишетелми. Әнә шундыйларның берсенә халык арасына чыгарга ярдәм итте бүген «Шәһри Чаллы».
Җырны өйрәнү процессында Нәсим белән Гөлнара дуслашып өлгергәннәр. Нәсим Гөлнараны ифтар мәҗлесенә кунакка да чакырган. «Әлбәттә, без парлылар түгел. Нәсим дә ялгыз, мин дә ялгыз, ә калганын үзегез уйлап бетерегез инде», – дип шаяртып та алды әле Гөлнара Тимерҗанова. Җырчы үзенең шәхси тормышындагы үзгәрешләр турында «Интертат»ка да сөйләде. Әңгәмә шушы көннәрдә дөнья күрәчәк.
Соңгы елларда иҗаты сүлпәнләнеп алган җырчының тамашачысын сагынуы сизелеп тора. Оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен әйтте, сәхнәдән озак кына кереп китә алмый торды.
2000нче елларның тагын бер «йолдызы» – Башкорстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова. Мария апа әйтмешли, Башкорстаннан кадәр килгән. Гүзәл Әхмәтова яңа җырларын да, «Сау булыгыз, ак каеннар»ын да җырлады. Ул да сагынган. Чаллы тамашачысына көзгә концертлар белән килергә вәгъдә бирде.
Концертның, модалы итеп әйткәндә, хедлайнерлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар булды. «Пятачок» концерты барды-барды да, бер мәлдә Алмаз белән Зөлфирә концертына әверелде дә куйды. Ялтыравыклы күлмәкләре, бер төркем музыкантлары, биючеләре белән килеп чыктылар алар сәхнәгә.
Парлап та җырладылар, Зөлфирә ялгызы гына «Җомга» көен дә сузды. Алмаз исә үз стиленә тугры калып, халыкны көлдереп бетерде. «Пятачок»тан башлаган иде кызык-мызыкларын, әкренләп, халык йолаларына, кунакка чакыру темаларына күчте, ахыр чиктә, бөтенләй, помидор рассадаларына кадәр барып җиттек.
Танышлар, дуслар җыелган табын артында утырган кебек булды бу концерт. Ә табын дигәннән, сый-хөрмәтсез дә калынмады – ул бәлеш дисеңме, чәк-чәкме. Чәк-чәкне Гүзәл Әхмәтованың иҗатына гашыйк бер тамашачы пешереп алып килгән. Бәлешне исә Алмаз Мирзаяновка дип, сәхнәгә кадәр күтәреп менделәр. «Эштән кайтып, чаба-чаба пешерә торгач, янды-көйде. Аның каравы, эче тәмле аның», – диде Алмазның үзеннән дә остарак сөйләүче пешекче ханым.
Бу вакытта тагын бер сер ачылды әле. Баксаң, чәк-чәк күп ашасаң – бәбиең кыз була икән. «Чәк-чәк ашый-ашый, кыз алып кайттык. Бәлеш ашап, малай алып кайтып булмасмы», – дип көлдерде Алмаз халыкны.
Озын сүзнең кыскасы, күңелле булды, иптәшләр! «Шәһри Чаллы» шәһәрдәшләребезне киләсе «пяточокка» май аенда шәһәр паркына чакырып кала.