Чаллы җырчысы Илнур Гомәров: «Мишәр егете буларак, үткенлегем бар, тик...»
Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров – Чаллыдагы иң популяр алып баручы һәм җырчыларның берсе. «Интертат» җырчы белән якыннан таныштыра.
«Мин үземне, беренче чиратта, алып баручы дип түгел, артист Илнур Гомәров дип позициялим»
Илнур, син – Чаллының «алтын тавышы». Бер генә рәсми чара да, шәһәркүләм бәйрәм дә, концерт та синнән башка узмый. «Бөтен шәһәргә бер Илнур» дәрәҗәсенә ничек үсеп җиттең?
Алып баручы булып эшләвем әле институт елларыннан ук башланды. Мин Казан дәүләт педагогия университетының тарих факультетын тәмамладым. Һәр актив студент кебек үк, татар КВНында, төрле чараларда катнашып, дусларым белән «мәдәни казан»да кайнап яшәдем. Соңрак үзебезнең уку йортындагы чараларны алып бара башладым.
2005 елда курсташ егетем өйләнде дә: «Син аз-маз сөйли беләсең, туйны алып барырга ярдәм итмәссеңме?» – дип, мине туена алып баручы итеп чакырды. Шул туйга башка дус-туганнарның бәйрәмнәре үрелеп китте. Соңрак мине Сабантуй, Төзүчеләр көне кебек шәһәр күләмендә уза торган зур чараларга да чакыра башладылар.
Рәсми рәвештә мәдәният өлкәсендә эшләмәсәм дә, туган шәһәремне бик яратам һәм андый чараларны алып баруны үземнең бурычым итеп саныйм. Аларны сиңа ышанып тапшырулары – үзенә күрә бер горурлык та.
Алып бару – җырчы булуым белән параллель рәвештә бара торган һөнәрем һәм, яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә гаиләмне туендыру өчен төп матди чыганак та.
Бу ике юнәлеш бер-берсенә комачаулык ясамыймы? Әйтик, алып баручы булуың җырчы буларак үсәргә бирми, диик?
Чараларга әзерлек күп вакытны ала, яшермим. Иҗатка юнәлергә тиешле энергияне дә күп ала. Әмма ничек кенә булса да, җырлар иҗат итү өчен вакыт табыла ул. Мәсәлән, көйләр руль артында барганда да күңелгә килә. Кайбер шигырьләр үзләреннән-үзләре җырлап тора, аларны укыганда ук көйләп укыйсың.
Әйе, алып баручы булып эшләвем даими концертлар куярга, гастрольләр белән йөрергә комачаулык ясый. Шуңа да карамастан, мин үземне беренче чиратта «алып баручы Илнур Гомәров» дип түгел, «артист Илнур Гомәров» дип позициялим. Чаллыда ел саен 3-4 концерт куярга тырышабыз. Якын-тирә район-авылларга да барабыз. Репертуарны яңарту, костюмнар тектерү, концерт эчтәлеге буенча да даими эш бара.
Мәҗлес-бәйрәмнәргә вакытыңны күбрәк бүлгәнгә, «эчеңдәге җырчы» үпкәләп утырмыймы?
Конфликтлар юк алай (көлә). Һәрберсе үз урынын белә.
«Хәзер кеше аралашуга мохтаҗ»
Сез бит инде чаралар гына түгел, туй-никах мәҗлесләре, башка гаилә бәйрәмнәре дә алып барасыз. Илдәге вазгыять белән бәйле рәвештә мәҗлесләр уздыру кимедеме?
Нинди генә авыр вакытларда да тормыш дәвам иткән. Яшьләр бер-берсе белән очрашып, мәхәббәт хисләрен никах җепләре белән ныгыткан, балалар туа торган. Бүгенге очракта да тормыш туктап калмады. Кешеләрнең гаилә бәйрәмнәре булып тора. Аннан бүгенге көндә бер әйбергә игътибар итәм, аны син үзең дә сизәсеңдер – хәзер кешенең күбрәк аралашасы килә. Тормышның, якыннарның кадерен белә башладык. Үзем дә, 10-15 минут буш вакытым булса да, күптән сөйләшмәгән дусларга, танышларга, туганнарга, авылга шалтыратам.
Кеше эчке күңел тынычсызлыгы белән берүзе генә кала алмый, ул аралашуга мохтаҗ. Бу бәйрәмнәр, очрашулар шуңа бер сәбәп булып тора. Бәйрәмнәргә ихтыяҗ бар икән, без аларны үткәрергә тырышабыз. Миссиябез шул.
Әлбәттә, бүген барыбыз да бик авыр вакытлар кичерәбез. Үземә егетләребезне махсус операциягә озаткан вакытта да алып баручы буларак эшләргә туры килде. Алар арасында классташлар, дуслар, туганнар бар… Барысының да исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Тизрәк илләрдә тынычлык урнашсын, дигән теләк – бүген төп теләк.
Соңгы елларда туй-никах мәҗлесләре үзгәреш кичерәме? Нинди формат популяр?
Беләсеңме, нинди генә купшы, зур туй булмасын, татар туйларында элекке гореф-гадәтләребезгә кире әйләнеп кайту тенденциясе күзәтелә. Дөрес, яшьләр үзләре аларның күбесен белми. Белмәсәләр дә, дөрес итеп оештырасылары килә. Мәсәлән, парлар еш кына: «Каз белән чәкчәкне кем алып килергә тиеш? Егет ягымы, кызмы?» – дип сорыйлар. Элек-электән кыз өенә никах укытырга барганнар. Кияү никахка әти-әниләре, туган-тумачасы белән күчтәнәчләр күтәреп килеп төшкән. Ә инде туй, киресенчә, егет ягында уза торган булган. Монда инде кызның туганнары күчтәнәчләр алып барганнар. Яшьләргә бу йолалар турында аңлатып бирергә туры килә.
Хәзерге вакытта халык туйларны кафе-рестораннарда уздыра. Хәтта «килен төшерү» дигән матур традицияне дә халык җыелгач, шушы мәҗлес кысаларында оештыру гадәте керде.
Соңгы елларның тагын бер тенденциясе – никах белән туйны берләштереп, никах итеп үткәрү һәм эчемлекләр белән аерым бәйрәм итмәү. Миңа калса бу – бик уңай күренеш. Туй хәләл форматта уза. Халык эчемлекләр тәэсирендә түгел, яшьләргә карата булган җылы хисләре тәэсирендә үзен рәхәт хис итә, җырлый, бии, күңел ача.
Өйләрдә никах, туй мәҗлесе уздыручылар бармы әле?
Бик сирәк инде. Алып баручы чакыралар икән, мәҗлес берәр кафеда узачак, дигән сүз.
Никахларның дини өлешен алып баручы хәзрәтләребезнең бик талантлы, гыйлемле булуы сөендерә. Үзебезнең Чаллыдан Инсаф хәзрәт, Айдар хәзрәтләрне аерып әйтеп китәр идем. Икесе дә – бик гыйлемле хәзрәтләр. Яшь булуларына карамастан, мәҗлесләрне тормышчан мисаллар китереп, бик мәгънәле итеп алып баралар. Никахның төп миссиясе – сөйләү генә түгел, кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп, никахның җитди әйбер икәнен аңлату.
Мәҗлесләр оештыруга үзгәреш җилләре кагылып торса да, никахның асылы – ике нәселнең кушылуы, берләшүе. Тышкы кабыгы нинди генә ялтыравыклы, антуражлы булмасын, барыбер, элекке традицияләребезгә кайтып калабыз. Татар туй, никах мәҗлесләренең асылы югалмый.
«Илнур – кыйммәтле алып баручы» дигән сүзләр белән килешмим»
Сине «Чаллыдагы иң кыйммәтле алып баручы», диләр.
Мин бу сүз белән килешмим. Беренчедән, һәр хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиеш. Тик мин, билгеле бер гонорарым бар һәм бөтен чараларны да шул бәягә генә алып барам, дип әйтмәс идем. Икенчедән, мин шәһәрдә уздырылган бик күп чараларны бушка алып барам. Дуслар, туганнардан акча алу, дигән нәрсә дә юк.
Клиентларым белән дә һәрвакыт сөйләшеп аңлашабыз. Әгәр дә тантана сәбәпчесе, мәсәлән, 20-30 кешедән артмаган кечкенә мәҗлес оештырырга тели икән, бәя түбәнрәк була. «Мин фәлән сумга гына эшлим. Түли алсагыз – киләм, түли алмасагыз – килмим», – дип әйткәнем юк. Җирдә 1 тиен акча ятса да, аны иелмичә генә алып булмый. Әлбәттә, масштаблы бәйрәмнәр күп көч сарыф итә. Сценарий язып, артистларны туплап оештыруны сорый торган бәйрәмнәрнең үзенә күрә бер бәясе бар. Тик мин «Илнур шундый бәя куйган да, шул бәягә генә эшли, кыйммәтле алып баручы», дигән сүзләр белән килешмим. Нинди генә очрак булмасын, кешелекле булып калырга тырышам.
Түләү мөмкинлеге булмаган кешеләргә бушка да алып барганым бар. Кайвакыт: «Илнур, ике тапкыр күбрәк түлибез, алдан сөйләшкән кешеләргә «отказ» бир», – дип әйтәләр. Мин барыбер алдан килешкән кешеләр белән эшлим. Чөнки миңа үземнең исемем, миңа карата мөнәсәбәт кадерле. Башкача эшләсәм, намусым да борчыр иде.
Эшләгән акчаларыңны нәрсәгә сарыф итәсең?
Кеше бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгел. Төп ихтыяҗларга киткән чыгымнар белән беррәттән, техник яктан камилләшергә тырышабыз. Аппаратураны даими яңартып торабыз. Костюмнар тектерү, аранжировка ясау да саллы гына чыгымнар таләп итә. Үзеңнең иҗатыңны халыкка ишеттерү дә хәзер бушка эшләнми.
Мөмкинлек булганда, сәяхәт итәргә дә яратам. Безнең яллар юк: мин, төнге уникеме ул, иртәнге икеме – гел элемтәдә. Кайвакыт энергия шул дәрәҗәдә сарыф ителә ки, баш эшләүдән туктый, һәм син автопилотта йөри башлыйсың. Андый халәтемне сизсәм, берәр кая китеп, аз гына ял итеп алырга тырышам. Ялның беренче көнендә мин беркемне күрмим, ишетмим. Үзем белән үзем генә калып, психологик һәм физик яктан тереләм, нормаль халәткә кайтам. Аның да үз күрсәткече бар – азрак тынычлангач, мин кулыма китап алам. Китап укый башлыйм икән, димәк, мин үз-үзем белән гармониядә һәм яңадан эшләргә әзер, дигән сүз.
Нинди китаплар укыйсың?
Классик әсәрләр яратам, татар әдәбиятына да мөрәҗәгать итәм. Минем хыялым – өйдә киләчәктә минем балаларым, оныкларым да укый алырлык зур китапханә булдыру.
Аена берничә тапкыр китап кибетенә керәм, китаплар алып куям, укыйм. Хәзерге көндә популяр булган авторлар Зифа Кадыйрова, якташым Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен, Вахит Имамовның тарихи романнарын яратам. Пандемия чорында мәктәп елларында өстән-өстән генә укып үтелгән әсәрләрне бөтенләй яңа караш белән укып чыктым.
Бер бәйгедә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева: «Әйбәт артист, алып баручы, халыкны үзенең авызына каратып тору өчен, бик күп китап укырга тиеш», – дип әйткән иде. Әлеге сүзләрне гомерлеккә исемдә калдырдым.
Бүгенге яшьләр укымый, дип әйтергә яраталар. Мин бу сүзләр белән дә килешмәс идем. Китап кибетләрендә яшьләр бик күп. Белемле, зыялы егет-кызлар һәрвакыт эзләнүдә, һәм кулга тотып укый торган китапның актуальлеге беркайчан да югалмаячак.
«Административ ресурслар белән басым ясауларына түзә алмаячакмын»
Илнур, бернинди мәдәни оешмада да тормыйм, дидең.
Юк, беркайчан да рәсми эш урыным булмады. «Кул-аякларымның бәйле» булуына, административ ресурслар белән басым ясауларына түзә алмаячакмын. Минем өчен иң кадерле әйбер ул – ирек. Үз-үзеңә максатлар куясың да, аларга ирешәсең. Каядыр рәсми эшләү – минем өчен үземне чикләү булыр иде.
Мин – реалист кеше. Ир-ат аякта нык басып торырга, гаиләсе өчен җаваплык хисен югалтмаска тиеш. Бу яктан да үземә эшләүне кулайрак күрәм.
Рәсми эш урыны, киресенчә, ышаныч өсти, дип санаучылар да бар. Мәсәлән, безнең күпчелек алып баручылар, артистлар, пандемия чорында эшсез калып, рәсми эшкә урнаштылар. Мин авыр заманалар узачагын белдем һәм кыйблама тугры калдым. Рәсми эштә эшләү, бер яктан – җиңел, синең өчен бурычлар куелган, һәм син шуларны башкарасың гына. Тик үзең оештырып, үзең эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү, күбрәк нервы, көч, энергия таләп итсә дә, шатлыклырак.
Илнар Гомәров дигән җырчы бар. Сезне бутамыйлар?
Бер дә ишеткәнем юк. Менә син әйткәч, кереп карармын әле. Әмма Илнур Гомәровлар бар. Бәйрәмнәрдә дә: «Мин дә Илнур Гомәров», – дип, килеп фотога төшүчеләр күп.
Син ничә яшьтән сәхнәдә инде?
Әниләр сөйләве буенча, туганнар белән автобуска утырып авылга кайтканда, «Эх, Кукмара» җырын кычкырып җырлап кайтканмын. Ул вакытта миңа 3 яшь булган. Әтием – баянчы. Гаиләбездәге бер генә мәҗлес тә җыр-моңнан башка узмый иде. Әтине кунакка чакырганда да гел баянын алып килергә кушалар иде. Без инде, бала-чага, өстәл астында чабышып йөреп, элекке җырларны күңелгә сеңдереп үскәнбез. Мин шуңа да халык җырларын, ретро җырларны яхшы беләм. Аннан музыка мәктәбендә Флера апа Хөрмәтова җитәкчелегендәге «Җәүһәр» ансамбленә йөрдек. Үз вакытында Алсу Хәбибуллина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Марат Фәйрушин кебек җырчылар да иҗат юлын шушы ансамбльдә башлаган иде. Аннары «Мизгел» җыр театрында җырладым. Институтта укыганда, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов үзе белән гастрольләргә йөрергә тәкъдим итте. Мин бик теләп ризалаштым. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуым да Виталий Агапов белән булды. Без бөтен Татарстанны гизеп чыктык, башка өлкәләргә дә бардык. Мин аны үземне сәхнәгә алып чыгучы остазым дип саныйм.
Институтны бетергәч, бер генә көн дә дипломым буенча эшләмәдем. Җырчылык, алып баручы һөнәрен сайладым. Шулай ук параллель рәвештә юристлык һөнәрен дә үзләштердем. Ул да, өстәмә интеллектуаль багажым булып, тормыш юлымда ярдәм итә.
Синең белән сөйләшкәч, бер идеаль кеше образы туа. Кечкенәдән үз-үзеңә шундый таләпчән булдыңмы?
Мин идеаль түгел. Камил сыйфатларым белән беррәттән җитешсезлекләрем дә җитәрлек. Иң мөһиме – мин кара белән акны аера беләм, кешеләргә карата мәрхәмәтле. Моның өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Анда да беркайчан да «син, Илнур, менә шундый булырга тиеш» дигән әйбер булмады. Әти-әни үрнәгендә, алардан күреп, моңа үзебез килдек.
«Әйбәт укы» дип мәҗбүриләп тә укытмадылар. Мәктәптә уку башланган көнне, көндәлекнең соңгы битен ачып, үземә бөтен фәннәрдән «бишле»ләр тезеп чыга идем. Чирекне «бишле»ләргә тәмамлау өчен максатны үземә шул рәвешле куя идем.
Җәйләрне әби-бабай янәшәсендә авылда уздыру, эшләп үсү дә күпмедер йогынты ясагандыр инде.
Урам йогынтысына бирелү куркынычы булдымы?
Әти-әнинең зирәклеге нәтиҗәседер, безнең урамда эленке-салынкы йөрергә вакыт булмады. Әлбәттә, без дә, бөтен малайлар кебек үк, ишегалдына каршы ишегалды футбол уйнап, агач башларына менеп, ЗЯБтагы йорт түбәләрендә йөреп үстек. Ә менә урам йогынтысына бирелүдән мәктәп һәм музыка белән шөгыльләнүем саклады. Мин «Калкан» милиция лицеенда белем алдым. Бу инде – үзе бер дисциплина дигән сүз. Иртәнге 7дә син инде «построение»дә басып торасың, гел «строевой» белән йөрисең, аннан 20 чакрым йөгерәсең. Аннары дәресләр башлана. Лицейдан туры музыка мәктәбенә чабасың. Аннан инде арып-талып, телеңне салындырып кайтып керәсең. Урамда сыра тотып йөрергә вакыт калмый иде. Урамның негатив йогынтысы булмасын өчен, баланың вакыты менә шулай тыгыз булырга тиеш.
Бу юнәлештә бүген шәһәребездә яшьләр белән актив эшлиләр. Дөньяда килеп чыккан мейнстрим алымнарны Чаллы һәрвакыт беренчеләрдән булып үзләштерә.
«Балаларым татарча камил белә»
Бүгенге Чаллыда татар мохите бармы?
Чаллыда милли күтәрелеш елларында без 2-3 сыйныф балаларына, мәчеттән килеп, дини дәресләргә кадәр үткәрәләр иде. Шул рәвешле бездә дингә хөрмәт тәрбияләнде, догалар өйрәндек. Татар мәктәпләре ачылды.
Соңрак, барыбыз да белгән, катлаулырак чорлар башланып китте. Тик безнең татар халкы нинди генә авырлыклар каршында да югалып кала торган халык түгел. Шул авыр вакытларда да татар әләмен югары тоттык, моңа дин дә бик булышты.
Яшьләр үзәкләре бүген дә бу юнәлештә эшлиләр, дип уйлыйм. «Сәләт» лагерьлары үткәрелә, «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре уздырыла. Мин үзем әлеге бәйгенең иң беренче җиңүчесе дә булган идем. Телебезгә игътибар тагын да артуын телибез, әлбәттә. Мәсәлән, балалар арасында бары татар җырларыннан гына торган җыр бәйгеләре күрергә теләр идем.
Балаларың татарча беләме?
Мин үзем балалар белән татарча гына сөйләшәм. Балаларым татарча камил белә. Эштә әдәби телгә күчсәм дә, өйдә мишәрчә сөйләшәбез. Кайвакыт, кызык итеп: «Әти, безгә мәктәптә «мондый сүз» юк дип әйттеләр», – дип кайтып сөйлиләр. Бергәләп көлешәбез. Олы улым үзем укыган 21нче мәктәпнең 3нче татар сыйныфында укый. Махсус татар укытучысын, татар сыйныфын сайладык. Кечкенә улыма 3 яшь, ул бакчага йөри.
Шәхсән үзем, тел гаиләдән башланырга тиеш, дип саныйм. Ә инде шул гаиләдә салынган әйберне балалар бакчасы, мәктәп, түгәрәкләр күтәреп алырга тиешләр. Монда инде белем бирү оешмаларына татарча сөйләшә торган педагогларны җәлеп итү бик мөһим. Безнең чиста татарлык авылда саклана бит. Авылдан килгән, чиста татарча сөйләшүче егет-кызларыбыз балаларны укытып, татарлыкны тагын да күтәрсен иде.
«Миндә беркайчан да хөсетлек хисе булмады»
Синең тагын да популяррак булу мөмкинлегең бармы?
Мәдәният өлкәсендә эшләмәсәм дә, күп еллар бу өлкәдә куйган тырышлыгымны күреп, Татарстанның атказанган артисты дигән исемне бирүләре – хезмәтемне бәяләделәр дигән сүз. Бу – зур җаваплык та, син шул исемгә лаек булырга тиешсең, түбән төшәргә ярамый. Әмма тагын да популярлашу дигәнне мин – тагын да зуррак хезмәт кую, уңышлы, хит булырлык җырлар табу дип аңлыйм.
Үземә килгәндә, минем әле иң матур, иң уңышлы җырларым язылмаган һәм җырланмаган. Киләчәктә халык күңеленә кереп китәрлек җырлар туар, дигән өмет белән яшисең. Минем өчен туганнарның, җыелышып, бәйрәм өстәле артында синең җырыңны җырлаулары яки машинада тыңлаулары – зур уңыш.
Син берара башка стильдә дә иҗат итеп алган идең.
Әйе, үзем өчен кызыклы гына проектта эшләп алдым. Артист кешегә һәрвакыт яңалык кирәк. Яңалык – саф һава кебек, иркен сулап җибәрәсең. Икеләнмәс өчен дә иҗатта кызыклы экспериментлар булырга тиеш. Ул җырларга килгәндә, ике стиль арасындагы «стыковка» иде ул. Рок дип тә, попса дип тә әйтеп булмый иде аларны. Мин аннан үзем өчен кирәкле әйберләрне алдым. Хәзерге вакытта башка юнәлешкә игътибар бирә башладым. Шулай да, бәлки, якын киләчәктә ул проектның да дәвамы булыр әле.
Берничә көн рәттән концертлар куя торган артистларны күреп, күңел «чеметеп» куймыймы, Илнур?
Миндә беркайчан да хөсетлек хисе булмады. Башкарган эшемне мин 100 процентка бирелеп башкарам. Концертлар куйганда, залларымда һәрвакыт аншлаг була. Эшләгән эшеңне җиренә җиткереп эшләргә кирәк, дигән принцип белән яшим.
Әгәр дә мин гел җырчы булып кына йөрсәм, гастрольләргә барып, халык килмәсә, концертның оештырылышы тиешле дәрәҗәдә булмаса, минем өчен борчылып утырырга бер сәбәп булыр иде. Ә болай минем кешене уйлап утырырга бер минут вакытым юк. Гайбәт сату, башкаларны «чәйнәү», тузга язмаган комментарийлар язып яту – барысы да эшсезлектән килә.
Сәхнәдәш дусларымның уңышларына сөенәм. Күп кенә артистларның җырларын машинада тыңлап йөрим. Һәр кешенең үз юлы.
Чаллы артистлары арасында бердәмлек юк, диләр.
Киресенчә, Казаннан килгән артистлар «бездә җырчылар сездәге кебек якын аралашмыйлар» дип китәләр. Күп еллар дәвамында бөтенебез бергә очрашып, иҗат сезоны башлануга багышланган «Йолдызлы яңгыр» концертын үткәрә идек. Мессенджерларда үзебезнең төркемебез бар. Анда күңелле вакыйгалар белән дә, күңелсезләре белән дә уртаклашабыз. Чаллылар кемнәрдәндер әйбәтрәк, дип әйтмим. Аллаһка шөкер, үз казаныбызда кайныйбыз, башка шәһәр артистлары килгәндә, алар белән дә аралашабыз, аерымлану кебек әйбер юк.
Эльмира Сөләйманова белән аралаша идегезме?
Ул тумышы белән минем әти-әнинең күрше авылы – Иске Ибрайдан. Эльмира белән якташлар идек. Еш аралашмасак та, чара-концертларда күрешкәндә, якташ буларак та якын итә идем мин аны. Үзен хөрмәт иттем, үзенчәлекле тембрын, мәгънәле эчтәлекле җырларын яратам. Аның иҗатын яраткан кешеләр өчен дә, без артистлар өчен дә – бик зур югалту.
Эльмираны җирләргә сәхнәдәш дуслары килмәү халыкта канәгатьсезлек тудырды.
Мин бу ситуациянең бөтен нечкәлекләрен белмим һәм бәя бирә алмыйм. Кызганыч, якташымны озатуда үзем дә була алмадым. Киткән егетләребез кайта тора… Махсус операциядә югалткан шәһәрдәшләребезне җирләү-матәм чараларында да катнашырга туры килә… Мин ул көнне зиратта идем…
Шуңа күрә «җирләргә кайтмадылар», «килмәделәр» кебек сүзләр, гомумән булырга тиеш түгел.
Эльмираны якын итеп, озатырга бара алмаган кешеләр дә күңелләре белән аңа дога укыган, бу хәбәрне авыр кичергәндер, дип уйлыйм. Берни белмәгән килеш кешенең гамәлләренә бәя бирү дөрес түгел. Миңа калса, килә алмаган дусларының да моның өчен шәхси сәбәпләре булмый калмагандыр.
«Төчеләнергә яратмыйм»
Илнур, биргән әңгәмәләреңә, социаль челтәрләрдәге сәхифәләреңә караганда, гаиләңне чит-ят күзләрдән яшерәсең, дигән фикер туа.
Мин гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым белән чын күңелдән горурланам. Бик дус-тату яшибез. Бөтен куйган хезмәтем дә, әлбәттә, беренче чиратта алар өчен. Тик мин төчеләнү кебек әйберләрне яратмыйм. Бәхет тынычлыкны сорый, диләр бит. Оямны ят кешеләрдән, гайбәтләрдән саклыйсы килү теләге бар, әйе.
Тормыш иптәшең белән күптән бергәме инде?
17 ел. 20 яшьтә очрашып йөри башлаган идек.
Һөнәрең белән бәйле рәвештә гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп туганы бармы?
Баштарак булгандыр инде, бәлки. Хәзер бер-беребезнең һөнәр үзенчәлекләрен аңлыйбыз, мәхәббәтебез сыналган. Хатыным да мәдәният өлкәсендә эшли.
Улларыңны тәрбияләгәндә нинди ысуллар кулланасың?
Балалар тәрбияләүдәге иң әйбәт ысул, миңа калса – ярату, мәхәббәт. Балага син бөтен мәхәббәтеңне бирергә тиеш. Безнең гаиләдә тавыш күтәрү, каеш белән өйрәтү кебек әйберләр юк. Шулай да, әти кеше буларак, бер карашым җитә. Артык сүзләр кирәкми, барысын да күз карашыннан аңлыйлар. Нәрсәнедер ачыкларга кирәк вакытларда кара-каршы утырып, сөйләшеп аңлашабыз.
Сәхнәгә күтәрелгән вакытта авыр чаклар булдымы?
Мин хәзер генә ниндидер зур югарылыкларга күтәрелдем дә, шул вакытта аяк чалучылар күп булды, дип сөйли алмыйм. Әкрен генә үз юлым белән барам, яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Әгәр бүген мин ниндидер урындамын икән, ул очракта да үз-үземә бәя бирә алмыйм. Иҗади юлымда кыенлыклар, гаугалар, продюсерлар белән конфликтлар, аерылышулар булмады. Андый пиарлардан һәрвакыт ерак тордым.
Стрессларга бирешәсеңме?
Иҗат кешесе өчен стресс– бик куркыныч нәрсә ул. Кемдер, авырлыкларга бирешеп, шешәгә үрелә, кемдер азартлы уеннар уйный башлый, бурычларга бата.
Мине стресслардан коткара торган шөгыль – балыкка йөрү. Балыкны җәен дә, кышын да тотам. Һәм тагын бер нәрсә – балыкка үзем генә йөрергә яратам. Балык белән балачактан «җенләнәм». Ләкин профессиональ балыкчы рәвешендә соңгы елларда гына тота башладым. Куна китәсең, су буенда көймәдә утырасың, шунда башың да, уйларың да тәртипкә килә.
Мунча керергә яратам, спорт белән шөгыльләнәм. Спорт белән шөгыльләнеп, бөтен тискәре энергияңне калдырып кайтасың. Өйдә балаларны кочаклап утыру да начар уйлардан арындыра.
Үткенлегең бармы?
Мишәр егете буларак, үткенлегем бар. Тик мин аннан оятсыз рәвештә кулланмыйм. Кирәк чакта ипләп кенә, яраклы ачкычларын табып, ябык ишекләрне ача беләм. Күп вакытта, әлбәттә, хезмәтем нәтиҗәләре һәм тормыш тәҗрибәм булу да ярдәм итә.
Киләчәккә уй-ниятләрең?
Соңгы вакытта бәйрәмнәрдә бөтен кеше әйтә торган сүзләрне кабатлыйм – дөньялар имин булсын, исән булсын якыннарыбыз, үзебез.
Шәхсән үземә килгәндә, әгәр дә син бу җиһанга ачык икәнсең, ул да сиңа нәкъ шулай җавап бирәчәк. Эшләргә теләгән кеше, замана авырлыгына карамастан, эшен дә, малын да табачак. Дөньяга әнә шулай ачык карап яшисе килә.
Әлбәттә, әти кеше буларак, балаларымның исән-сау булуларын, үз юлларын табуларын телим. Артист булалармы алар, башка һөнәр сайлыйлармы – анысы мөһим түгел. «Мин баламның артист булуын теләмим», – дип әйтүчеләр күп. Мин андый фикердә түгел. Яратып эшләсәң, һәр һөнәр табыш та, рухи канәгатьлек тә, җәмгыятькә файда да китерә. Хөсетлек, көнчелек кебек сыйфатлардан ерак булып, һәр кеше үзе сайлаган юл белән барсын иде.
Үзең теләгән урында яшәп, бөтен дөньяны күрү мөмкинлегебез булсын иде. Минемчә, әнә шулай яшәгән кеше – иң бәхетле кеше. Мин үземне ватанпәрвәр, милләтемнең патриоты дип саныйм. Туган шәһәремне бик яратам һәм Казанга берничә тапкыр контрактлар, чакырулар алып та, Чаллымны ташлап китмәдем. Океандагы зур балыклар арасында кечкенә балык булып йөзгәнче, үз суымда зур балык булып йөзүне кулайрак күрәм. Күңелем дә шулай куша.
Рәхмәт, Илнур, уңышлар сиңа!