«Сабан туеннан да концерт карап кына кайтып китәбез, «пятачокларда» алай түгел!»
«Эх, Чаллы пятачоклары». Нәкъ шундый үткәнне сагыну вә өмет катыш исем белән редакция яңа проект башлады. Биетәләр дә, җырлаталар да. Юкса, журналист хәзер кеше күңелен дә күрергә тиеш. Газетаны бер ел элек кенә җитәкләгән Резеда Йосыпова «Шәһри Чаллы»ны җанландырырга тели. Аның белән газета киләчәге, журналистика, гаиләсе турында сөйләштек.
Резеда апа, Чаллы пятачокларын үткәрү идеясе ничек барлыкка килде? Аның элекке тамырлары бар дип аңларга кирәктер?
Әйе. Элек күп җирдә татар яшьләре өчен җыелу урыннары булган. Алар гармун тарткан, җырлаган, биегән, шунда ук танышканнар, кавышканнар. Чаллыда ул пятачоклар бигрәк тә актуаль булган, чөнки Чаллы – үзе дә яшь шәһәр.
70нче еллар башында Чаллыда «КАМАЗ» төзелешенә Советлар Союзының төрле почмакларыннан яшьләр җыелган, шул исәптән татар яшьләре дә. Тулай торакларда яшәгән егет-кызларның җыелып күңел ачар өчен урыннары да булмаган ул чакта. Шәһәрдә мәдәният объектлары соңрак төзелгән. Шул вакытта яшьләр урамда җыела торган булган. Шулай «пятачок» барлыкка килгән. Ул биш тиен дигән сүздән алынгандыр, диләр, чөнки кечкенә мәйданда җыелганнар. Соңрак, телевидение барлыкка килгәч, дискотека, концертлар була башлагач, ул тукталган.
30 елдан соң Чаллы шәһәр мәдәният идарәсе белән берлектә бу традицияне яңартырга булдык. Бу проект безнең өчен зур әһәмияткә ия. Татар газетасы коллективы өчен бу – халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге.
Яңартылган пятачоклар халык күңеленә хуш килде. Мин башта уйлап йөрдем: ни өчен шулай икән, югыйсә бездә бәйрәмнәр җитәрлек? Чыннан да бәйрәмнәр күп, әмма халык анда катнашмый бит. Сабан туеннан да концерт карап кайтып китәбез, биемибез дә, уеннарда да сирәк катнашабыз. Пятачокта алай түгел! Анда һәркем бии, җырлый. Кем ни тели – шуны эшли, гаеп итүче юк. Бәйрәмнән халык бушанып кайтып китә.
Оялмыйлармы?
Бернинди оялу юк. Элек пятачокларга йөргән кешеләр яшьлек хатирәләрен яңарта. Беренче тапкыр 27 майда җыелдык. Кеше килерме дип куркып тордык, көне дә болытлы иде. Безнең чара башланыр алдыннан азды бит! Башланыр алдыннан аязды. Мин Җиңү паркына бардым да, эскәмиядә бер апа утыра. «Сез пятачокка килдегезме?» - дим. «Әйе, кызым, яшьлегемне сагынып килдем», – ди. Алар да егет-кыз булган, күңел ачкан, гашыйк булган... Шул вакытта бергә булган кешеләрне күрергә теләп киләләр.
Яшьләр киләме соң?
Безнең максат – яшьләрне дә җәлеп итү. Соңгысында яшьләр күбрәк иде, яшь артистлар да катнашты. Алар акча да сорамый, үзләре теләп катнаша. Артур Салихов, Нияз Хаматшин, Илшат Хәмәдиев җырларына халык дәртләнеп биеде.
Чаллы пятачогының үз гимны да бар. Зөләйха Минхаҗева сүзләренә көй язган Илнур Гомәров аны үзе башкара. 7 июльдә булачак чираттагы бәйрәмне «Пятачок-Сабантуй» дип атадык. Аны милли уен, биюләр белән уздырачакбыз.
«Кайбер артистларның иҗат юлы пятачокта башланган»
Пятачокларга татарлар гына киләме?
Бу – татарлар җыела торган урын, әмма руслар да килде. Алар да рәхәтләнеп ял итә. Безгә Тукай, Минзәлә районнарыннан да киләләр. Гадәттә чара өч сәгать була, әмма ул гына җитми. «Җитми калды», - диючеләр булды..
Күпме кеше җыела?
Беренчесенә биш йөз кеше килгән иде, аннан соң һава торышы начар булгач, кимрәк килделәр.
Хәзерге пятачокларда кавышучылар булырмы икән?
Яшьләрне тарту бик ансат түгел. Пятачок мәйданында без яучы хезмәте оештырдык. Теләгән кеше үзе турында белешмә тутыра, фотога төшә, телефонын калдыра, ә без белдерүне газетада, сайтта бастырабыз. Кавышучылар булсын иде...
Килгән кеше өчен ул ял итү урыны, ә сезнең өчен оештыру эше дә бит әле. Оештырып чыгу авырмы?
Беләсезме, мин аптыраган үрдәк кебек булдым. Газетага язылу вакыты җиткәч, «Шәһри Чаллы»ны кешегә ничек күбрәк танытырга дип уйланып йөрдем. Рульдә авылга кайтып барганда кылт итеп шул идея килде. Актанышта Илдус Һадиев дигән блогер бар. Ул 30 ел элек Чаллы пятачокларында гармунда уйнап йөргән булган. Аны эзләп таптым. Үзебезнең редакция кызлары реклама роликлар ясады. Бөтен редакция белән ду килдек. Үзебезнең көч белән әзерләдек. Аның авырлыгы булмады да кебек. Мәдәният идарәсе безгә ярдәм итте: Җиңү паркында мәйдан бирде, полиция белән тәэмин итте.
Беләсезме, пятачокларга йөргән яшьләр арасыннан талантлар чыккан. Резеда Шәрәфиева, Равил Ганиев, Габидулла Хөрмәтуллин, Илгиз Закиров, Әлфинә Әзһәмова. Бик күп талантлар пятачокта танылган.
Димәк, кайбер артистларның иҗат юлы пятачокта башланган.
Әйе, нәкъ шулай. Чаллыда үзеңне күрсәтү өчен башка мөмкинлек булмаган, яшьләр үзләрен пятачокларда күрсәткән.
Сез башлаган пятачоклардан артистлар чыгармы икән?
Анысын әйтә алмыйм. Яшь артистларның чират торуы сөендерә.
«Кеше күңелен күрү журналист эше түгел, тик...»
Газетага язылу дидегез, газетаның бүгенге хәле ничегрәк соң?
Кызганыч, тиражыбыз зур түгел. Чаллыда басмалар да күп, радио, телевидение бар. Мин «Шәһри Чаллы»га бер ел элек кенә билгеләндем, башта рус газетасында, аннан телевидениедә эшләдем, үземнең шәхси газетам бар иде...
Соңгы елларда газета үз позицияләрен югалткан кебек, аның барлыгын оныткан кешеләр дә бар. «Татмедиа» җитәкчелеге минем алга газетаны җанландыру бурычын куйды. Шуңа тырышабыз, контент өстендә дә эшлибез. Яңалыклар кертәбез, ел башыннан газетаның җомга саны «Шәһри Чаллы кичләре» дип атала. Без анда күренекле кешеләр, язмышлар, файдалы киңәшләргә басым ясыйбыз. Параллель рәвештә шәһәрдә чаралар оештырабыз. Иң мөһиме – нәтиҗәсе бар! Кешеләрдә кызыксыну артты. Мондый чаралар хезмәткәрләремне халыкка күрсәтү өчен бер мөмкинлек тә булып тора.
Редакция кешенең күңелен күрергә тырыша. Кешенең күңелен күрү журналист эше түгел бит.
Түгел дә бит, тик нишлик соң? Тик яткан таш күгәрә диләр. Йөрмәсәң, эзләнмәсәң, үзеңне күрсәтмәсәң, тормыштан артта каласың бит. Күптән түгел Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе грантын оттык. «Минем балам татарача сөйләшә» дигән проект булачак. Ноябрь аенда шәһәр күләмендә талантлы балалар белән зур чара оештырырга телибез. Татар баласының осталыгын күрсәтергә телибез. Монда шигырь сөйләү, бию генә түгел. Бәлки, бала яхшы көрәшчедер, яңа технологияләрне әйбәт беләдер, башка кеше эшли алмаганны башкарадыр. Бу проектны федераль каналда бара торган «Лучше всех» тапшыруы форматында оештырасым килә. Хәзер нигезләмә язабыз. Балаларны сайлау турлары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында узачак.
Татар балалары тормышта югалып калмый. Шуны зур сәхнәдән әйттерәсем килә. Без анда гаиләләрне күрсәтергә уйлыйбыз. Нинди проблемалары , куркулары бар. Мәсәлән, кемнәрдер бала югары уку йортына керә алмый дип борчыла.
Сез татар рухы туплана торган урын булдырасыз, ә гомумән Чаллыда татар рухы сизеләме?
Чаллы – милли хәрәкәт туган, «Азатлык!» дип беренче сүз кузгаткан, актив шәһәр. Монда татар теле бервакытта да кимсетелмәде. Чаллыда милли хисле халык яши. Шәһәр басмалары - «Шәһри Чаллы, «Мәйдан» журналы, «Көмеш кыңгырау» өчебез дә татар милли матбугат үзәге дип берләштек. Татар җанлы, татар дөньясында роль уйнаган шәхесләр белән һәрвакыт элемтәдә булырга тырышабыз. Халыкта да ышаныч арта кебек, безгә йөз белән борылдылар инде.
«Журналист һәм татар телен белгән укытучы бер үк түгел»
Журналистлар җитәме?
Бу бик авыр тема. Журналистлар җитми. Бәлки, катырак әйтәмдер – бездә журналистларны әзерләү тиешенчә куелмаган.
Хәзерге вакытта коллективта эшләргә ашкынып торган кешеләр тупланды. Тик осталык дигән әйбер дә бар. Башкалардан калышмыйча эшләрлек кешеләрне әзерләү өчен күпмедер вакыт кирәк.»Татмедиа» укытулар оештыра, анда кызларны җибәреп торам. Редакциядә темалар турында сөйләшәбез, аңлатам. Коллективта тәҗрибәле журналистларым да бар. Яңа килгән кешеләр белән бергә эшлибез. Иң мөһиме - аларның кызыксынуы бетмәсен.
Яңа кешеләрне кайдан эзлисез?
Теләсә кайдан. Гадәттә мәктәп укытучылары арасыннан тәкъдим итәләр, тик татар телен белгән укытучы һәм журналист бер үк түгел. Журналистның фикерләве, дөньяга карашы икенче төрле булырга тиеш. Безне укыткан кебек укытуны җайга салмасак, татар матбугатында нык журналистлар булдырып булыр дип уйламыйм.
Үзегез журналистикада ничә ел?
Мин 90нчы елдан журналистикада. Башта «КАМАЗ» газетасында эшләдем. Аннан соң телевидениедә шеф-редактор булып эшләдем, аннан соң торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларына багышланган шәхси газетамны оештырдым. Унбер ел алып бардым. Аннан соң «Татмедиа»га чакырдылар.
Шәхси газетаны эшләү җиңелме әллә «Шәһри Чаллы»ны алып барумы?
Гомумән, рус газетасында җиңелрәк. Шәхси газетаны алып бару җиңелрәк, чөнки язылу юк иде, заказ белән эшләдем. Язылу – иң авыры. Хәзер альтернатив язылуга басым ясыйм. Җитәкчеләр янына да керәм. Сорап керәм, кире какмыйлар.
Газетаның киләчәге юк, диючеләр бар. Сез нинди фикердә?
Алай кискен генә бетәр дип уйламыйм. Мин андый прогнозлар куймыйм. Бүген монда эшлим икән, укучыларым канәгать калсын. Бер ел дәвамында эшләгән эшләрем, коллектив хезмәте, үзебезнең газета өчен миңа оят түгел.
«Телевидение престижлырак дип йөри идем»
30 ел дәверендә журналистикадан китү турында уйлаганыгыз булдымы?
Китәсе булсам, киткән булыр идем. Менә телевидениедән тоттым да киттем бит. Янып беттем, җитте, дидем дә урамга чыгып киттем. Шәһәр башкарма комитеты газета оештыруны тәкъдим итте. Шуннан кинәт кенә газетага күчтем. Үзем ул турыда уйламаган да булыр идем. Телевидение престижлырак дип йөри идем. Хәзер журналистика өлкәсендә эшемне профессиональ дәрәҗәдә башкара алам дип уйлыйм.
Хәзер дә телевидение престижлырак дип әйтер идегезме?
Әйтмим. Ул турыда уйлап караганым да, чагыштырганым да юк хәзер. Алай чагыштырырга вакытым да юк. Минем алда бурыч тора – социаль челтәрләрне, сайтны үстерү. Кешеләр нәрсә укыр икән дип әле дә кешеләрне сизергә, аңларга тырышабыз. Нәрсә кызыклы булыр икән дип уйлыйм. Бер күтәреләбез, бер төшеп китәбез. Менә шушы эзләнү чоры озакка сузылмасын иде. Без бит ун гына кеше эшлибез, әмма барыбыз да тиктормас. Тик торасы килгән кеше дә минем белән тик тора алмый. Хәзер безнең иң җаваплы вакыт, халыкның ышанычын кайтарырга кирәк.
Миңа ышанган кешеләрнең ышанычын аклыйсым килә. Мине бит газетаны җанландыру өчен чакырдылар. Бу вазифага 2015 елда ук чакырганнар иде. Ул вакытта баш тарттым, үз газетамда эшли идем. 2015 елда килгән булсам, болай кызып эшли алмаган булыр идем. Ул вакыт арасында мин монда эшләү өчен җитлектем.
Миңа улым да йогынты ясады. Ул – шәһәр егете. Казанга укырга килгәч, татар дулкынына күбрәк керде. «Татар егетләре белән очрашабыз. Шундый талантлы егетләр бар», - дип сөйли иде. Ул татар телен Казанда ныграк яратты. Ул миңа йогынты ясады дип уйлыйм. Мин хәзерге эшемә әзерлеклерәк булып килдем.
Җитәкче буларак Сез нинди?
Мин тәртипне яратам. Шул очракта гына эшнең нәтиҗәсе күренә бит. Мин – бизнес өлкәсендә дә эшләгән кеше. Тәртипкә тартылу шунда формалашкандыр. Мин килгәч, коллективтагы кайбер кешеләр китте, журналистикага бирелгән кешеләр генә калды. Мин таләпчән булсам да, кешенең хәленә керергә тырышам. Кешене сындырырга ярамый. Хезмәткәрем күпмедер эш эшли дә: «Син ял итеп ал әле», - дим. Аларда эшләү теләге бетәр дип куркам. Мин соңга калучыларны яратмыйм. Иртән «планерка» була, анда соңга калырга ярамый.
Гомумән баш мөхәррир нинди булырга тиеш?
Мин белмим. Үземнең «Нур» газетасында эшләгән вакытларым искә төшә. Ул вакытта тема табу авыр иде. Беренче редакторым Нәсих абый: «Бар әле, матур күлмәкләреңне күрсәтеп, урамны урап кайт әле», – дип әйтә иде. Мин шуннан тема табып кайта идем. Ул шундый зирәк булган. «Синең темаң юк», – дип каты әйтмәгән.
«Мин – яхшы әни»
Сез – принципиаль җитәкче, ә нинди әни?
Әни кеше буларак, мин –яхшы әни. Улы үземнән дә акыллырак. Улыма 22 яшь. Казан федераль университетын тәмамлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына белгеч итеп алдылар. Ул алдынгы карашлы, үзенә нәрсә кирәген белә торган яшьләрдән.
Яхшы әни нинди соң ул?
Мәсәлән, мин кешенең яхшы якларын үстерү ягында. Улым нәрсәдер эшләргә теләсә, бервакытта да: «Син аны булдыра алмыйсың», – дип әйтмәдем. «Булдырасың!» – дидем, хәтта үзем эчтән бик ышанып бетмәгән вакытта да шул ук сүзне кабатладым. Кеше үз көчен сынап карарга тиеш.
Газета редакторы буларак та, мин шул ук фикердә. Яшьләр үз теләге белән редакциягә килгән икән, аларга ирек бирергә, канат куярга кирәк.
Рәхмәт сезгә!