Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янып беткән Эчкен авылында яшәүче: «500 меңгә беркем дә йорт салырга теләми»

Янгын нәтиҗәсендә йортсыз-җирсез калган Эчкен – Йолдыз авылының йөзләгән кешесе һаман ярдәм көтә. Дәүләттән бирелгән 500 меңгә йорт салып чыгу мөмкин хәл түгел. Үрнәк гаилә булып яшәүче Мәүлетовлар ихатасында да ярдәмгә өмет өзелә башлаган.

news_top_970_100
Янып беткән Эчкен авылында яшәүче: «500 меңгә беркем дә йорт салырга теләми»
Энҗе Габдуллина

Май башында Себердә чыккан янгыннар нәтиҗәсендә тулы бер татар авылы ут эчендә калды. Эчкен – Йолдыз авылында 380 йортның 228 янып бетте, 7 кеше һәлак булды. «Эчкен халкына бөтен татар дөньясы ярдәм итәчәк!» – диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Сабантуйларның берсендә. Тик ни кызганыч, 2 айга якын вакыт үтсә дә, авылда салынып килүче йортлар саны бик сирәк булуын хәбәр иттеләр «Интертат»ка.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Төп мәсьәлә – йорт салып чыгарлык акча булмау. Васил Шәйхразыевның Эчкенгә июнь башында булган эшлекле сәфәрендә авылның координацион советы төгәл саннар белән сөйләде. Төзелеш министрлыгы стандартларына туры килгән 110 хуҗалыкка 1 квадрат метрга 57 мең бирелә торган сертификат бирелгән. 35 хуҗалык стандартлар буенча 500 мең күләмендә акча алган. 37 хуҗалыкка акчалата ярдәм бирүдән баш тартканнар, дип хәбәр ителгән иде ул чакта. Тагын күпмесеңдер язмышы ул вакытка әле билгеле булмаган, дип аңларга кирәктер. Халык сүзләренчә, 500 мең генә алучылар бик күп.

110 хуҗалык дәүләт подряд оешмалары белән эшне башлап җибәрсә, 500 мең, яки бөтенләй бернинди ярдәм дә ала алмаган кешеләргә төбәкләрдәге хәйриячеләр, «Татнефть», Татарстан үзара бүленеп, йортлар салырга килеште. Июнь башында без бурасы күтәрелгән мунча, сарай, гаражлар күрдек. Анысын халык үз көче белән булдырган. Ә йортлар салуда күпләр ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. «Эчкен халкына бөтен татар дөньясы ярдәм итәчәк!» чөнки.

«Бөтен өмет Татарстанда» – янып бетә язган татар авылы Эчкендә төзелеш башлана(чак)

Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!»

Фото: © Энҗе Габдуллина

Үрнәк йортка ярдәм юк

Июнь башында булган сәфәрдә Әнисә апа Мәүлетованың, җитәкчеләрнең күзләренә карап: «Безгә ярдәм итегез, зинһар!» – дип тилмереп-ялварып соравын мәңге онытмам. «Ярдәм итәбез!» – дип вәгъдә бирүләрен Әнисә апа үзе дә онытмый торгандыр.

Әнисә апа белән Наил Мәүлетовларның Эчкендә ныклап яши башлауларының дүртенче елы киткән. Икесе дә пенсиягә чыгып, авылга кайтып төпләнгәннәр. Оныклар белән иркәләнеп, бакча-утар тирәсендә рәхәтләнеп яшәп яткан вакытта бернәрсәсез калалар. Янгыннан бары капкалары һәм балалар мәйданчыгы гына сакланып калган.

Әле капка дигәне дә – кызыклы капка: үзе тимердән булса да, алгы ягы агач белән бизәлеп эшләнгән. «Капка калды, өй янды», – дип сөйләгән иде Наил абый.

Менә Әнисә апа ихатада төшкән фотоларны җыеп ясалган папкасын күрсәтә: «Менә монысы – безнең йорт, менә монысы минем гаиләм». Зур агач өстәл артында балалары, кияүләре, оныклары белән утыралар. Ул агач өстәлне дә, гомумән, өйдәге күп кенә җиһазны Наил абый үз куллары белән эшләгән булган.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Өйдәге бөтен әйберне дә үзем эшләдем. Махсус бүк агачыннан тәхет кебек урындыклар да бар иде. Әнисә: «Миңа балалар белән бергә җыелып утырырга зур өстәл кирәк», – дигәч, кухняга 2 метрлы зур өстәл ясадым. Эх, бер нәмә дә калмады, – ди Наил абый.

«Эшләй, әле тагын эшләй. Иң мөһиме, баш өстендә түбә булсын», – дип сүзгә кушыла Әнисә ханым.

Өй саласыбыз килә. Пенсиягә чыккач, гел шушында яши башлаган идек. Бөтен акчаны шушы өйгә керттек. Балалар мәйданчыгы да ясадык. Шундый матур иде өебез! Башка елларны казлар тота идек. Быел каз алырга өлгермәдек. Илле бройлер алган идек, бөтенесе дә янып беттеләр.

Баш астында түбәбез булса, калганын үзебез тырышабыз. Безгә ярдәм итегез, зинһар!» – дип үтенде Әнисә апа.

Өйләре чыннан да бик матур булган. 2020 елда Беренче май урамындагы Наил һәм Әнисә Мәүлетовлар яшәгән бу йорт авылдагы үрнәк хуҗалык дип табылган һәм йортка шушы хакта язылган элмә такта да куелган булган. Хәзер алар авылдагы буш йортта акча түләп, яллап торалар.

Фото: © Мәүлетовларның гаилә архивыннан

«500 меңгә нишлим мин?»

Янып беткән ихатага, иң беренчеләрдән, тактадан зур итеп бәдрәф ясап куйган Наил абый. Көләч йөзле Наил абый: «Утыргач, терсәк тиярлек булмасын, дидем инде», – дип тә көлдерде халыкны.

Көлгә әйләнгән йортын ул үзе торгызырга тырыша. Кызганыч, Екатеринбургта теркәлүе аркасында аларга дәүләттән сертификат бирмәгәннәр, бары тик 500 мең күләмендә генә ярдәм эләккән.

Мәүлетовларның балалары Екатеринбургта яши. Наил абыйның пропискасы да авылда вакытлыча булган. Тик йөрәк авыруы булу сәбәпле, шәһәрдә дә теркәлеп торган. «Монда табиблар юк, анда мине профессор карый», – диде ул, моңсуланып.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Шәһәрдән хастаханә өчен генә теркәлүдән төшмәгән идем. Йөрәккә ачык формада 2 тапкыр операция ясадылар. Якын-тирәдә табиблар да юк. Ә шәһәрдә мине профессор карый. Шул йөрәк өчен генә пропискам бар иде, – ди Наил абый.

«Башка яшәү урыны бар» дигән сәбәп белән, Мәүлетовларга дәүләт ярдәме тимәгән дә инде. Төбәкләр ярдәмен дә ул үзләренә эләкмәвен әйтте.

«Сезнең теркәлү урыныгыз шәһәрдә, торыр җирегез бар, шуңа сезгә юк», – диләр. Мин тагын пропискасы булган 2 кешене беләм. Аларга бушка йорт салып яталар. Гаделлек юк дөньяда. Безгә башка беркем дә ярдәм бирми. «Закон буенча» дияләр дә куялар, каян уйлап чыгарганнар ул законны.

500 мең генә бирделәр, ә 500 меңгә беркем дә йорт салырга теләми. Кая куйыйм мин аны? Истәлеккә туалетка элеп куярмын инде.

Татарстаннан килеп, капкаларны видеога төшерделәр, мактый-мактый, телевизордан күрсәттеләр. Булышырга гына теләмиләр. Берәр миллион, яки берәр материал булса да бирсәләр иде. «Әйдәгез, фундамент салып бирегез, йә профнастил, такта булса да бирегез», – дидем. «Юк, йорт өчен шул 500 мең», – диделәр. «Әйдәгез, мин сезгә ул 500 меңне бирәм, сез миңа йорт салып бирәсез», – дим. Кулларын читкә җибәреп карап тора. «Ничек 500 меңгә салыйк?» – ди. «Ә мин ничек салырга тиеш соң?» – дим. «Без гаепле түгел, закон шундый», – диләр. Шуның белән сөйләшү дә бетә. Күпме застройщиклар килде инде монда. Алар безнең белән сөйләшмиләр дә, – ди нишләргә дә белмәгән Наил абый.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Авылда төзелеш авыр темплар белән булса да башланып киткән. «Башка кешеләргә салалар. Минем каршыдагы күршедә 2 бетон болгаткыч тора, фундамент салалар. Аларга Татарстан сала, диләр, дөресме-юкмы, белмим», – ди Наил абый.

Шулай да ул кул кушырып утыра торган кешеләрдән түгел. Бригада туплап, йорт төзү эшләрен башларга уйлаган.

Мин бригада ялладым. Кая барыйм, үзем салам. Балалар да «булышырбыз» диделәр. Нәмә әйтәек инде... Башка булышырдай кешебез юк, миллионнарыбыз да юк.

«Беркем дә өйсез калмас»

«Авырлык белән генә йортлар салуга керештеләр», – диде авылның имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Курган өлкәсе бүлеге рәисе урынбасары, авылның координацион совет вәкиле Әхмәдулла Хәбибуллин.

Кемгә йорт салып бирергә кирәклеген авылның координацион советы хәл итә. Алар эшмәкәрләргә тәкъдим итәләр, эшмәкәрләр үзләре кемгә саласылары килә, шуларга салып бирә икән.

Координацион совет исемлектән йорт салып бирергә кирәк кешеләрне барлый.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Башкортстаннан килгән эшмәкәр бер пенсионерга йорт сала. Аның түбәсен каплап, күчәләр дә инде. Шыгырданнан Мансур хәзрәт күп балалы гаиләгә салдыра. Ул гаиләдә әниләре укытучы, әтиләре янгын сүндерүче булып эшли. Аларга да 500 мең генә эләккән. Йортның фундаменты әзер инде, хәзер бригада көтәбез.

Самара мөфтиятеннән дә фундамент салдырдылар. Нижневартовскидан, Башкортстаннан да бригадалар килә. Дәүләт ярдәме белән булган подрядчиклар да селкенә башладылар, фундамент салуга керештеләр. «Татнефть» тә салырга тиеш, алар әле тотынмадылар, – дип аңлатты авылдагы хәлне Әхмәдулла хәзрәт.

«Бөтен кешегә дә ярдәм эләгәчәкме соң? Бөтенесенә дә ярдәм итеп бетереп буламы?» – дим.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Беркем дә калмас, беребез дә өйсез калмабыз. Кемнәрнең акчалары җитми, без аларны исемлеккә керттек. Аракы эчештереп, йорт-җирләрен карамаучыларга да үзебезнең авылдагы, күрше татар авылларыннан буш торган 200-300 меңлек өйләр карыйбыз. Алар да урамда калмасын, – диде ул.

Әхмәдулла хәзрәт 12 июльдә Милли шура утырышы Эчкендә булачагын әйтте. «Бәлки, шунда барысы да төгәл хәл ителер», – дип өметләнә ул.

12 июльдә көчле янгыннан зур зыян күргән Эчкен – Йолдыз авылында Милли шура утырышы һәм авылда никах мәҗлесе булачак. Мәҗлесне үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алган. Бу хакта Васил Шәйхразыев сәфәре вакытында ук хәбәр иткән иде. Ул чакта ул «12 июльдә 20-30 йорт булырга тиеш» дип тә әйтте. 1 атна эчендә йортлар калкып чыга алырмы да, бар вәгъдә әйтелгән кешеләргә дә вәгъдәләрне үтәп бетереп булырмы?

Фото: © Энҗе Габдуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100