Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен өмет Татарстанда» – янып бетә язган татар авылы Эчкендә төзелеш башлана(чак)

Бер ай элек Курган өлкәсендәге көчле янгын нәтиҗәсендә Эчкен – Йолдыз дигән зур татар авылының яртыдан күбесе янып көлгә әйләнде. Бер ай элек гөрләп торган, хәзер бушлык хөкем сөргән татар авылын торгызу эшләре башлана. «Интертат» хәбәрчесе Эчкеннән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Бөтен өмет Татарстанда» – янып бетә язган татар авылы Эчкендә төзелеш башлана(чак)
Энҗе Габдуллина

Күпләр хәтерлидер: 8 май көнне Урал ягында чыккан көчле янгын Курган өлкәсе Эчкен дигән татар авылын (хәзерге атамасы Йолдыз) харап итте. Урманнан килгән утлы өермә берничә сәгать эчендә авылны камап ала, нәтиҗәдә 380 йортның 223е көлгә әйләнә.

Берничә көннән Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге татар җәмгыятьләре Эчкен татарларына гуманитар ярдәм оештырып илтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та татар конгрессы оештырган гуманитар ярдәмне илтүдә катнашкан иде.

Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!»

«Авыл урамыннан барганда, сугыш турындагы фильм караган кебек. Ике якта морҗалар тырпаешып тора, эсседән калҗайган коймалар... Көл-күмер һәм кара янган тимер коймалар арасында бер ир басып тора, кулына перчаткаларын кия үзе, ә йөзендә – «кайсы ягыннан тотынырга инде?» дигән сорау», – дип язды Рәмис Латыйпов авыл турында.

 

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ә бер айдан авыл бушап калган. Андагы тынлык, бушлыктан әллә ничек кыен булып китә. Кырып-себереп чистартылган ихатада кайчандыр йорт, мал абзары, келәтләр, сарайлар булган, ә хәзер – буп-буш җир. Бары тик кайбер йортларның таш нигезләре, морҗалары гына һаман торып калган. Әллә аларга тияргә җөрьәт итмәгәннәр, әллә дөньядан бөтенләй күңелләр кайткан. Авыл урамында кеше дә юк. Берән-сәрән бала-чага гына күреп калсаң. Шулкадәр кызганыч. 1 айдан да төзелеш башланмавы икеләтә кызганыч.

«Бөтен өмет Татарстанда»

Авылның башында шундыйрак хәлләр. Чөнки башы урманга якын. Урман дигәне дә кызганыч хәлдә. Авылга кергәндә юл кырыенда утыртылган посадкалар да, мәктәп тирәсендәге усак-наратлар, чыршылар да кызганыч. Төпләре – кап-кара, очлары – сап-сары. Бу авылга җәй башында көз килгән кебек.

«Миңа ул карагайлар (нарат агачын шулай атыйлар – ИТ) һаман яшел кебек. Күз аларны барыбер кап-кара дип кабул итми, барыбер яшел итеп күрәм, – ди Кәлимулла абый Минегәрәев, йорты каршындагы урманга һәм ихата артындагы наратларга карап. – Монда гөмбә җыя торган идем, бу якта – җиләк. Сандугачлар да өздереп сайрый иде. Ямьле иде инде. Хәзер сирәгәйделәр. Шулай да иртән җырлашалар әле», – ди йортсыз калган Кәлимулла абый.

«Янгыннан соң авылдан китәргә теләүчеләр күпме?» – дип сорыйм. «Алай күп түгел. Бәлки бер 15 процентыдыр». – «Ә сез?» – «Мин китмим. Шушында туган, үскән, олыгайган көндә беркая да китмим», – ди Кәлимулла абый.

Аның капкасы, гаражы һәм бер сарае торып калган. Сарайга идәннәр куеп, үзенә торырлык урын ясап ята Кәлимулла абый. Аның 3 кызы бар. Хәзерге көндә хатыны белән икенче авылда яшәп торалар. «Сезгә сертификат эләктеме?» – дим «Юк, 500 мең генә, диделәр. 500 меңгә йорт салып булмый инде. Шулай да арт якны уйламыйбыз. Арт якны уйласаң, тынычланып булмый. Алдагыны гына уйлыйбыз, оныткалы кирәк инде. Бөтен өмет Татарстанда инде», – ди ул.

Сертификат дигәне шушы авылда, шул өйдә рәсми теркәлгән һәм башка милекләре булмаган кешеләргә тәтегән. Ул квадрат метрлап чутлана. Мәсәлән, кемгәдер 4 миллион, кемгәдер 1 миллион сум гына тәтергә мөмкин. «Без янмадык. Кызым йортын 10 ел төзеде. Ул хәзер киредән башларга теләми. «Әни, мин Шадринда фатир алам», – ди. Ире монда теркәлмәгән иде. Үзе һәм 2 балалары өчен акча бирәләр. Ул акчалар да күчмәде әле», – диде мәктәптә эшләүче бер апа.

Шуңа өстәп, документ эшләре белән дә башы каткан халыкның. «Гомер буе торган йортларны «су астында кала торган зона» дип табып, икенче җиргә күчәргә кушалар. Анысы да күпме документ эше бит аның», – ди Кәлимулла абый. Халыкның күбесе төзелеш эшләрен документ матавыклары белән башлап җибәрә алмый икән.

«Безгә ярдәм итегез, зинһар!»

Янган 223 хуҗалыкның 110нына гына сертификат бирәләр. Калганнарына йә 500 мең, йә бөтенләй бернәрсә дә юк. Бу хакта Татарстан Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Эчкен авылына булган эшлекле сәфәрендә әйттеләр.

Җирле мәчеттә имам булып эшләүче Рәфкать абый Фәйзуллиннарның да йорт-куралары, ат абзары, мунчалары янып көлгә әйләнгән. «Куяныбыз күп иде. 70 баш иде, бөтенесе дә янып бетте», – ди Светлана апа Фәйзуллина. Алар йә мәчеттә, йә балаларында, йә алачык кебек кечкенә генә корылмада яшиләр.

Сертификат эләкми безгә. Балалар булышырлар инде. Әле кайтып, яңа мунча салып бирделәр. Шадринга китмибез, авылда торгылы кирәк. Рәфкать мәчеткә йөри. Мулла булгач, китәсе килми. Бакча утырттык, картуф үсә. 1 ай булды инде. Сыктап та арыдык. Тагын нәмә әйтәем. Сыктасак, балалар орышырлар. Ярый, әле исән калдык. Аллаһ Тәгалә бирсә, бәлки, берәр нәрсә килеп чыгар әле, – ди Светлана апа.

Капкалары гына утырып калган хуҗалыкка таба киттек. Капкасы да тимердән генә түгел, алгы ягын агачтан бизәкләп эшләгән булган Наил абый Мәүлетов. «Капка калды, өй янды», – ди ул мөлаем елмаеп. Наил абый үзе балта остасы икән.

Өйдәге бөтен әйберне дә үзем эшләдем. Тәхет кебек урындыклар да бар иде. Әнисә: «Миңа зур өстәл кирәк», – дигәч, кухняга зур өстәл ясадым, – ди Наил абый.

Ихатада иң беренче итеп, тактадан зур итеп бәдрәф ясап куйган ул. «Утыргач, терсәк тиярлек булмасын, дидем инде», – дип көлдерде ул халыкны. «Татар мескен түгел. Менә шуннан да күрергә була», – дип елмайды Васил Шәйхразыев.

Өй саласыбыз килә. Пенсиягә чыккач, гел шушында яши башлаган идек. Бөтен акчаны шушы өйгә керттек. Балалар мәйданчыгы да ясадык. Шундый матур иде өебез! Баш астында түбәбез булса, калганын үзебез тырышабыз. Безгә ярдәм итегез, зинһар!» – дип үтенде Әнисә апа. Елый-елый матур өйләренең фотоларын да күрсәтте. «Ярдәм итәбез», – диде Васил Шәйхразыев. Ул Әнисә апаның түтәлендә үскән суганнан да авыз итте.

«Без әле яшь, бөтенесен дә булдырырбыз»

Бушап калган авылның кечкенә генә кибетенә кердек. Сатучы булып эшләүче Евгения (әнисе аны Җәмилә дип йөртә) Стоюның да йорты янып беткән. «Ирем, балаларыбыз белән кибетнең бер бинасында яшибез. Кибет хуҗасына рәхмәт, безгә шулай ярдәм итте», – диде Евгения.

Мин – белгечлегем буенча фельдшер. Укып кайткач, эшләргә урын булмады, шуңа сатучы булып кердем. Әнә безгә нинди ФАП төзеп куйдылар. Хәзер кире укып, шул пунктка фельдшер булып эшкә урнашачакмын. Йортыбыз янып, бернәрсәсез калсак та, бернинди акча тәтемәсә дә, бирешергә исәп юк. Без яшь әле, бөтенесен дә булдырырбыз, – ди күзләре янып торган Евгения.

Аларның кызлары бүгенге көндә Актанышның «Бүләк» лагерында ял итә. Янгында зыян күргән Эчкен балаларын Татарстан үз хисабына лагерьга урнаштырган иде. Евгения анысы өчен дә зур рәхмәтен әйтте.

Сүз уңаеннан, Татарстан хисабына Эчкен авылы укучыларына мәктәп формалары тектерәчәкләр. «Без, йөгереп, йортлар салып йөргәндә, балаларга 1 сентябрьгә кияргә кием дә юк. Балалар аерылып калырга тиеш түгел, шуңа алар Татарстаннан мәктәп формасы, аяк киемнәре белән кайтачак», – диде Васил Шәйхразыев.

Шушы кибеттә Васил Шәйхразыев һәм Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков бурычлары күп булган кешеләрнең бурычларын каплады.

«Элек Рамазан аенда сәдака бирәсе килгән хәлле кешеләр, махсус танымаслык киемнәр киеп, башларын капюшон белән каплап, шундый авыл кибетләренә килгәннәр һәм, сатучылардан бурыч китабын сорап, иң мохтаҗ кешеләрнең бурычларын каплаганнар», – диде Васил Шәйхразыев һәм Эчкен авылы кибетендәге бурычлар дәфтәрен сорады.

Ул 18 мең бурычы булган күп балалы гаиләнең бурычын түләде. Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков мәктәптә эшләүче икенче күп балалы хатын-кызның 15 меңлек бурычын каплады. «Кибеткә килгәч, аларга бурычларын каплаулары турында әйтегез. Исем дә, фамилияләр дә кирәк түгел. Сәдака кабул булсын», – диде Васил Шәйхразыев.

«Йортым исән, тик авылым өчен борчылам»

Авылны торгызу эшләре буенча киңәшмә янгында зыян күрмәгән мәктәп бинасында үтте. Хәзер анда барырга урыны булмаган әби-бабайлар яши, гуманитар ярдәм саклана һәм штаб урнашкан.

«Исемлекләрне карыйбыз, тикшерәбез. Кемгә нәрсә кирәк, кем сертификат алды, кем алмады – бөтен кешене энә күзеннән чыгарып, кемгә нәрсә кирәген белдек инде. Хәзер төгәл цифрларга чыгып, һәрберсе белән аерым эшләячәкбез, – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Шадрин муниципаль округы депутаты, авылның координацион совет вәкиле Гөлсимә Байтирәкова.

Гөлсимә ханымның йорты исән калган. «Янгыннан качып киткәндә мин үзем дә өем торып калыр дип белмәдем», – ди ул. Хәзер Гөлсимә апа бөтен көчен авылдашларына ярдәм итүгә багышлый.

Халыкның төрлесе бар. Беренче көннәрне бик авыр булды. Безнең Олы урам торып калган. Авыл салынган чакта иң беренче урам Олы урам булган. Авылны янәдән Олы урамнан салырга керешәбез инде. Олы урам үзенең исемен аклый.

Йортым исән торып калган. Тик авылым өчен бик борчылам. 42 ел мәктәптә эшләп киләм. Безгә балалар кирәк. Мәктәп калмаса, авыл да калмый бит, үзегез беләсез. Балалар калсын дип, депутат буларак, исемлекләргә күп балалы гаиләләрне кертергә тырышам. Аларның адвокаты булып эшләгән кебек инде, – ди Гөлсимә апа.

«Сиңа күбрәк, миңа әзрәк биргәннәр», – дип елап йөрмик»

Киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Курган өлкәсе губернатор урынбасары Константин Ермаков, Шадрин район башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Косовских, Башкортстан республикасы һәм Свердловск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Эчкен авылының Координацион советы катнашты.

Киңәшмәдә зыян күргән һәр кешене исемлекләп тикшерделәр. «500 меңгә йорт салып булмый. Хәйриячеләрне без бернинди ярдәм дә эләкмәгән, яки 500 мең алган кешеләргә бирәчәкбез. Беренчеләрдән, туганнары махсус операциядә булган, шулай ук күп балалы гаиләләргә булышырга кирәк», – диде Васил Шәйхразыев.

Сертификат алган кешеләр йортны үз көчләре белән сала башласа, 500 мең, яки бернинди акча да эләкмәгән кешеләргә төбәкләр, эшмәкәрләр ярдәм итәчәк. Мәсәлән, 5 кешегә Башкортстан, Чувашия, Самара, Нижневартовск һәм Удмуртия мөфтиятләре һәм эшмәкәрләре салып бирәчәк. Шулай ук, «Татнефть» та янгыннан зыян күргән авылга тиз арада сафка бастырыла торган 10 йорт юллау турында карар кабул иткән иде. Тиздән аларның да эшкә тотыначакларын әйттеләр. Кемгә йорт салып бирергә кирәклеген авылның координацион советы хәл итә.

Ярдәм буларак, Татарстан Эчкенгә тагын бер фура белән гуманитар ярдәм алып килде. Бу юлы капкалар өчен профильләр, аннары 78 йортка түбәлек профнастил китерәчәкләр.

Васил Шәйхразыев киңәшмәдә катнашкан һәр кешегә эшләрне тизәйтергә кирәклеген әйтте. 12 июльдә авылда зур никах мәҗлесе көтелә. Ике парның бәйрәмен Бөтендөнья татар конгрессы үткәрәчәк.

Милли Шура вәкилләрен, артистларны алып киләчәкмен. Матур итеп өстәл җәеп, корбан чалып, никах бәйрәмен бергәләп үткәрербез. Шуның белән авылның авыр хәлдә дә яшәвен, мәхәббәт яшәвен күрсәтербез. Шуңа күрә 1 ай эчендә безгә бик актив эшләргә кирәк. 12 июльдә 20-30 йорт булып, «вау» булырга тиеш.

Көз көне, агач утыртулар башлангач, Милли Шураның 75 вәкилен алып килеп, өмә оештырырбыз, чәй эчәрбез. Икенче елга, бәлки, Сабан туен да үткәрербез, проблема түгел.

Бер-беребезгә йөреп, Сабантуйлар үткәреп, балаларны өйләндереп, кияүгә биреп, аларның бәбәйләрен юып, авылдашлар булып калырга кирәк. Бездә кайвакыт күршенең тавыгы күркә булып күренә. Алай булмасын. Аллаһ насыйп итсә, һәрберебезгә ярдәмен бирер. «Сиңа күбрәк биргәннәр, миңа әзрәк биргәннәр», – дип елап йөрмик. Без барысына да ярдәм итәрбез, – диде Васил Шәйхразыев.

«Әле бернәрсә дә юк бит. Бернәрсә дә төземиләр. Подрядчиклар килә, карыйлар, сөйләшәләр, китәләр», – диешә халык. Шулай да бушап калган авылны торгызу эшләре шушы көннәрдә башланырга тиеш. Милли Шура рәисе вәгъдә иткәнчә, ярдәм – 12 июльгә 20-30 йорт, көзгә таба йортлар саны артуын күрергә язсын. Документ эшләре, җирне рәсмиләштерү, акча табу кебек эшләрдән халыкка арынып, кышлыкка яңа йортка керергә насыйп булсын иде.

Әстерханның Җәмәле авылында май азагында гына Бөтенроссия Авыл Сабан туе узган иде. Сабантуй алдыннан Иске Каңга авылында Татарстан артистлары зур концерт куйды. Чара ачылышында Васил Шәйхразыев Эчкенне бөтен татар халкы күтәрәчәген әйткән иде.

«Кешеләр белән очрашканда алар үзләренең татар булуларын горурланып әйтә, 3-4 ай эчендә 223 йортны яңадан күтәрергә, ярдәм итәргә теләкләре бар. Бу авылны барлык татар дөньясы күтәреп чыгачак. Биргән сәдакаларыгыз, әйберләрегез өчен рәхмәт. Ләкин әле алда зур эшләр бар. Аллаһ боерса, ерып чыгарбыз дип өметләнәбез», – дигән иде Васил Шәйхразыев.

Татар дөньясына, татар халкына үзенең берлеген, бердәмлеген күрсәтер һәм вәгъдәләрне үтәр вакыт та җиткәндер. Ул вакыт – менә хәзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100