Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!»

8 майда Курган өлкәсе Шадрин районындагы Эчкен – Йолдыз авылында булган янгында авылның күпчелек кешесе йорт-җирсез калды. «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Бөтендөнья татар конгрессы оештырган гуманитар ярдәмне авылга илтүдә катнашты.

news_top_970_100
Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!»
Эчкен авылында яшәүче Рузалия Нәбиева үзе йортының ишек төбендә
Фото: © Рәмис Латыйпов

Курган өлкәсенә төнлә килеп кердек. Керүгә үк көек исе борынны ярып керде. 2010 елгы урман янгыннары вакытында бездә дә төтен исе һавада эленеп тора иде. Әмма мондагы көек исе үзгә кебек. Монда авыллар янган – пластмасса, резина исе. Бу көек исе генә дә монда нинди куркыныч хәлләр булганны искәртеп тора сыман.

«Сыктап ардык инде»

Авыл урамыннан барганда, сугыш турындагы фильм караган кебек. Ике якта морҗалар тырпаешып тора, эсседән калҗайган коймалар... Көл-күмер һәм кара янган тимер коймалар арасында бер ир басып тора, кулына перчаткаларын кия үзе, ә йөзендә – «кайсы ягыннан тотынырга инде?» дигән сорау. «Исәнмесез, без Татарстаннан», – дим. «Туганнар», – дип елмая. Бу – Наил абый. 2020 елда Беренче май урамындагы Наил һәм Әнисә Мәүлетовлар яшәгән бу йорт авылдагы үрнәк хуҗалык дип табылган һәм йортка шушы хакта язылган элмә такта да куелган. Билгеле, бу хакта мин соңрак белдем, ә әлегә монда коточкыч күренеш кенә. Хәтта түтәлләрдән шыткан суганнарга кадәр соры төстә. Бердәнбер төсле әйбер – кызыл-яшел-зәңгәр балалар мәйданчыгы. Ул ничек янмый калгандыр?

Наил Мәүлетов үз өй нигезендә

Фото: © Рәмис Латыйпов

Менә монда минем өй. Балалар мәйданчыгы калган! Ә бүтән бернәрсә дә юк, бөтен килеш янып китте, – дип көлә Наил абый.

Көләсез генәме инде?

Сыктап туйдым инде, – ди ул. Соңыннан Наил абыйның кияве гаилә видеоларын җибәрде. Наил абый бөтен фото-видеоларда шат, гел көлеп көнә тора, оныклары да, аны күргәч, нишләргә белми куана. Менә бу хәсрәт турында да ул өзгәләнмичә сөйләде.

Хәзер авылда йорт урыннарын чистартырга кушканнар – трактор чакырып, тигезләячәкләр. Наил абыйның йортны торгызырга нияте бар, әмма торак өчен сертификат авылда теркәлгәннәргә генә бирелә, дигәннәр. Ә аның пропискасы Екатеринбургта. Шуңа күрә йортын югалтканнарга бирелә торган 50 меңне дә алмаган.

Хәл итәрбез, диләр. Ә аларның хәл итүләре кайчан булыр – белмим. Вагончик бирәбез, дигәннәр иде, алдаганнар икән. Курган губернаторы әйтә икән, каян мин шулкадәрле вагончиклар алыйм, дип…

Мәүлетовларның йортлары шушындый булган

Фото: © Мәүлетовларның гаилә архивыннан

Наил Мәүлетовтан куркыныч көн – 8 май турында сорыйм. Ул көнне ул үзе, хатыны, бер кызы һәм оныгы белән булган.

– Карагайдан – без карагай дибез инде, нарат урманы, «верховой» килде. Астан килгәндә, бәлки, нәрсәдер эшләгән булыр идек... Янгын сүндерү машиналары берәү дә булмады, кая киткәннәр алар? Шайтан белсен!

– Верховой дигәнегез, ул ничегрәк? Агачның өсләре янып барамы?

– Өстән янып килә. Аны туктатып булмый. Җил булды бик каты, җил.

– Монда бит урманнан шактый ара бар сезгә... Барыбер килдеме? Янган ботаклар очамы?

– Янган ботаклар оча. Очкыннар менә шул зурлыкта (Наил абый беләзектән кулын күрсәтте) очып килә. Анда яна түбә, монда... Юк, кая!

Скважинадан су сиптерәләр өйгә... Коры үләннәр янып китте. Янгын сүндерүчеләр булса, бәлки, сүндерерләр иде... 10 метрдан бернәрсә күренми, төтен, җил. Әкәмәт! Йөгереп документларны алырга җитештек, өстебездә нәрсә бар, шул гына – бөтен әйбер шунда калды. Машинага утырдык та качтык елга артына. Бер 15-20 минут карап тордык, түзеп булмый башлады – төтен, тын алып булмый. Киттек Төмән аша Екатеринбургка кайтабыз, дип. Төмән дә яна икән, кертмиләр. Әйләнгечтән урап киттек... Килдек – монда сугыштан соң кебек, корымланган торбалар гына тырпаеп утыра. Хәзер металлолом җыеп йөриләр. 20дән алабыз дигәннәр иде, хәзер 15кә төшергәннәр, ди. Бизнесменнар шулай кеше кайгысында байый.

– Бәрәңгеләр утырткан идегезме?

– Бәрәңгене утырттык алдагы көнне, ә икенче көнне янып китте...

Шунда күршеләренең ишегалдында өзеп-өзеп җырлаган тавык тавышы ишетелде. Наил абый, күршеләренең кап-кара ишегалдында йөргән кызыл тавыкларына ишарәләп, сөйли башлады:

Бер әтәч калган. Күршенең 6 малы янып үлде. Сыеры яланда йөргән – исән калды, ә бозаулары янып үлде. Хатын 50 бройлер чебие алган иде. Янганнар. 15-20 тавык янып үлгәннәр...

Бик кызганыч булгандыр инде?

Хе! Хатынның кызганудан тавышы бетте. Төтен – тамагы янгандыр инде... Слива чәчәк аткан иде ап-ак булып. Бөтенесе янып бетте...

Авыл җирлеге мәгълүматлары буенча, авылда 380 йортның 228е янган, 7 кеше һәлак булган. Наил Мәүлетов, 10 кеше үлгән, дигән сүз йөри, ди. Һәлак булучылар – өлкән яшьтәге кешеләр... Наил Мәүлетовка шалтыраттылар, ул юлга кузгалды. «Ут төртеп яндырганнардыр моны, мөгаен. Болай ук булмас иде», – диде ул киткәндә.

Бераздан Наил Мәүлетов фотолар һәм видеолар җибәрде. Фотоларда – бәхетле оныгы ишегалдында шул ак бройлерларны куып йөри, бабайларын күргәч, сөенеп кычкыра. Әнисә ханым оныгын эшкә өйрәтә – ишегалдын тырмалыйлар. Бәхетле гаилә табында утыра. Һәм Наил абый телгә алган ап-ак чәчәкле сливалар… Ә йортларында элмә такта – авылның иң үрнәк йорты!

Наил Мәүлетовның оныгы бу мәкаләдә телгә алынган бройлер тавыкларын кетәклеккә куып кертә.

Фото: © Наил Мәүлетов фотосы

Эчкенгә утлы өермә килгән 

Урман янгыны өч төрле була – «подземный», «низовой», «верховой». Беренчесендә җир астындагы торф яна, ул озакка сузыла, сүндерүе кыен. Икенчесе – урманда җир өстендәге коры-сары яна, гадәттә, яңгырлы вакытта күзәтелә – урманның өске өлешенә ут үрләми. «Верховой» – югарыдан булганы иң куркынычы санала, ул очракта урман тоташ яна, ялкын агач өсләреннән бара. Ул көнне секундына 30 метр тизлектә җил булган. Бик көчле янгын булганда «утлы өермә» («огненный смерчь») дигән куркыныч күренеш барлыкка килә. Ут өермә булып бөтерелә, үзе эченә бөтен яна торган әйберне суырып ала, тиз күченеп йөри, җимергеч көчкә ия була һәм бүрәнкә эчендә температура 1000 градуска кадәр җитә. Курган өлкәсендәге утлы өермә видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Тынычлык урамында – ФАП бинасы янында яшәүче Рузалия Мәхмүт кызы Нәбиева ул утлы өермәне үз күзләре белән күргән. Авылның Тынычлык, Яшьлек урамнары урманга терәлеп тора. 6 километр ераклыктагы Плоская авылында янгын, дигән хәбәр чыккач, янгын сүндерүчеләр, авылдагы кайбер кешеләр шунда китә. Ярты сәгать дигәндә, янгын Эчкенгә дә утлы өермә булып килеп җитә.

Рузалия Нәбиева нигезен күрсәтә: монда ишек урыны булган, чак кына түрдәрәк суыткыч аунап ята.

Фото: © Рәмис Латыйпов

– Җирдән 50-60 метрга күтәрелгән утлы шар, клубка тимәде, ФАПны да очып үтте, аңа ничек капмады? Күршедә Ислам абыйның йорты – урамдагы иң биек, тимер түбәле йорт. Шул утлы шар шуның өстенә генә килеп төште. Пух итте дә ут капты. Тимер түбә, ул ничек янгандыр – аңламыйм. Аннары безгә күчте. Мин машинаның тосолын алырга кереп киттем верандага. Шуны алырга кергәндә ут, өй яна. Ап-ак иде, секунд эчендә кап-кара булды, бер нәрсә калмады. Секунд арасында чак-чак күпергә барып җиттек. Янгын сүндерүчеләр алып чыкканда, күземне дә күгәртеп куйдылар менә... Без генә калганбыз! Җил шулкадәр көчле, аяктан ега... Ике сәгать янды, күрәсезме – авыл юк.

Рузалия ханым күзенә ишарәли. Күзе генә түгел, ярты бите кара янган – янгын сүндерүчеләр, алып чыкканда, ишек яңагына бәргәннәр. Ут чыкканда, ул бакчаны чистартып йөргән булган.

Ирем кайгысыз ул. Теплицабыз иске иде, яңа теплица алырбыз дип, монысының тәрәзәләрен җыя. Мин кычкырам, «янабыз, янабыз!» димен. Ышанмый!

Яңа авыл (Сибирки) дигән авылда халык техника белән болынга чыгып, утны сүндереп өлгергән икән, ә аларда урман авылга терәлеп тора.

Рузалия ханым янган йортын күрсәтеп йөри. 4 көн узган, ә өйнең бер урыныннан әле төтен чыгып тора. «Менә иртә белән генә бакчада чәчәкләремне чистартып йөрдем. Монда лилияләр иде, гладиолусларым. 300 гладиолусым янып китте. Сервантыбыз монда иде, монда – телевизор, ике кресло, монда диван...» Кызыма бирермен дип, Казаннан алып кайткан «татар» чынаякларын (Татарстан гербы төшкән) күрсәтә – кара көл өстендә ватык савыт-саба ята. Ә Рузалия апа сөйли дә сөйли.

Монда ишек урыны, монда ике газ плитәсе, берсе верандада, зур иде, балалар кайткач, шунда ашап, чәй эчә торган идек. Монда мунча иде, монда гараж. Монда теплица иде, шуның тәрәзәсен җыя иде Әлфәрит. Өйгә кер, кием җый өстеңә, дим, ул тәгәрмәч җыя. Мин кием ташыйм, җирдә булса да ятып йокларбыз, дип ястык ташыйм, ә бу тәгәрмәчен кайгырта. Ул, өй янып китәр дип уйламадым, ди. Беркем дә уйламады.

Сүз уңаеннан, өстеннән утлы өермә узганда янмаган ФАПка соңыннан ут капкан. Мәктәп тирәсен чиста тотканнар – урманга терәлеп торса да, ул исән калган. Мәчет калган. Кайберәүләрнең йортлары да калган.

Янгында исән калган эт, фермер хуҗалыгы, авылның бу ягына янгын шушы каенлыктан килгән

Фото: © Рәмис Латыйпов

Бакча янмаган... Әниләрдән 8 карлыган алып чыккан идек, алар үлеп китте инде. Алмалар утырткан идек, крыжовниклар чиләк-чиләк җыя торган идек, алар пешкән. Нәрсә булып бетәр? Кире бу дөньяны табып булыр микән, белмим...

Рузалия ханымның күршесендә 20 баш мал асраган Ислам Галимов яшәгән. Аларның күбесен чыгара алмаганнар. Гөрләп торган хуҗалык – терлек абзарлары, гаражлар урынында кәкрәйгән тимерләр генә тырпаеп тора. Ашлык чистарта торган җиһазлар, склад... Шунда бер эт йөгереп чыкты – уйнамакчы була. Койрыгын болгап тирәмдә бөтерелә. Балалар юк шул хәзер авылда эткә уйнарга...

Яңадан өйне төзисезме?

Белмим... Төзербез инде.

Татарстаннан килгән гуманитар ярдәмнән Рузалия Нәбиевага чиләк, раскладушка, көрәк, электр плитәсе бирделәр. «Бик кирәкле әйберләр болар», – диде ул. Ул хәзер Сибирки авылында яши, уллары шәһәрдә.

Рузалия Мәхмүтовна ике яклы өйдә торган, икенче ягында укытучы Тимур үзе генә яшәгән. «Минем дә ирем укытучы иде, соңыннан милиционер булды, 35 ел тордык. Әфганчы иде ул, атылып үлде 9 майда. Ирем үлгәнгә 14 ел дигәндә, өйсез торып калдым. 9 май менә шундый минем өчен. Кичә кич кызым кайтты: «Кая кайтырбыз, әни? Кая торырбыз? Оныкларың сораса, әбигә кайтабыз, дисә?» Бала кичә елап чыкты. Юк өй, юк, юк. Кая барыйк? Гөрләп торган дөньялар янып китте бит...»

Рузалия ханым үзләренең ишегалдына таба атлады. Аяк астыннан көл тузаны күтәрелә, калайлардан чыккан тавыш «шак» итеп колакка бәрә. Карлыганнарның яфраклары эсседән бөтерелеп-бөтерелеп килгән, сабаклары кара. Әлфәрит абый тәгәрмәчләрен тәки коткара алмаган икән – абзардан чыгара алмагач, янмасыннар дип, су савытына салып куйган булган. Су парга әйләнгән дә, тәгәрмәчләр барыбер янган – чыбыклары түгәрәкләнеп ята. Рузалия апа сөйләнә дә сөйләнә, кайда нәрсәләре булганын сөйли һаман. Ә күршесе Тимурларның нигезеннән төтен күтәрелә – пластмассамы, нидер яна. Рузалия апага булышырга килгән энесе гаҗизләнеп тора – коега төшерелгән моторны чыгармакчы булган икән, бавы янган булган – мотор аска төшеп киткән. Анысы да харап булган ичмасам...

Бу такта башы (ишек урыны), монда зур веранда. Апа иртәрәк үлеп китте, әле дә ярый күрмәде мондый мәхшәрне. Йоклап булмый, төшкә керә бөтен дөнья. Гөрләп торган дөньялар юкка чыкты, бернәрсәсез торып калдык, бернәрсәсез. Нәрсә эшләргә дә белеп булмый, нәрсә уйларга да белеп булмый. Ничек йөрәк янмасын, яна! Үз-үзеңне тынычландырып торасың да, берничек тә барып чыкмый шул. Әле безнең мал юк иде, халыкның менә маллары кызганыч, маллары да янды. Тавыклары апаемның урамда тора иде, 25 тавыгы янган шулай ук. Чыгарып өлгермәгән...

Рузалия ханым дәвам итә:

Тавык кынамы, әбиләр дә янып үлгән... Дус әбиләребез йоклап тик утырганнар, күрми дә калганнар янгынны. Минем иремнең туганнан туган абыйсын әле дә таба алмыйлар, күпер тирәсендә югалган ул, телефонын таптылар, үзен таба алмыйлар. Ут монда килгәндә кунакта булган, ат белән кайтып барган. Аты кайтты, аркасы пешкән. Көчеген үлгән килеш таптылар, ә үзе юк. Табалмыйлар. Волонтерлар эзли – үзе юк. Әллә көл астында микән, әллә үзе көлгә әйләнгән микән, кем белә? Төрлечә уйлап багабыз.

Авылның яшәеше мәктәпкә күченгән

Ике катлы кирпеч мәктәп янында ыгы-зыгы – губернатор Вадим Шумков килергә тиеш икән, шуны көтәләр. Анда «Добро пожаловать» кына түгел, «Рәхим итегез»е дә язылган, ишек өстендә – СССР байраклары.

Мәктәпкә функцияләр өстәлгән – укулар да дәвам итә, ул гуманитар ярдәм кабул итү урыны да, бөтенләй яшәү урыны калмаганнар өчен вакытлыча яшәү урыны да. Шунда ук компенсация буенча документлар да кабул ителә, яңа документлар да әзерлиләр. Кыскасы, мәктәп гөрли. Татар авылы бит инде – керә-керешкә Тукай сүзе каршы ала. Бу авыл Себер ханлыгы чорында – 1525 елда ук барлыкка килгән, аннары анда Казан татарлары күчеп утырган, биредә үзенчәлекле сөйләм барлыкка килгән, аны «Эчкен сөйләме» дип атыйлар. Өлкәдәге 18 татар авылының 11енә Эчкен халкы нигез салган, шуңа да менә бу төбәктә шушы сөйләмле халык бар. «Барырга» урынына «бармалы» дип сөйләшәләр алар, бик кызык тыңлап торуы. Бу авыл әле һаман да татар халкына мәшһүр шәхесләр бирә, җырчы Ярамир Низаметдинов – Эчкеннән.

Кайтыр урыны булмаган гаиләләрнең балалары мәктәптән өйгә кайтмый – икенче каттагы кабинетларыннан беренче кат коридорына төшә

Фото: © Рәмис Латыйпов

Авылның рәсми атамасы узган гасырның 60нчы елларында Йолдызга (Юлдус) үзгәртелә. Районда ике Эчкен авылы булган икән, буталмасын өчен, берсенең исемен үзгәртергә булалар. Тарихи Эчкенне шул килеш калдырып, яңасын Яңа Эчкен дип тә атап булыр иде дә, әмма юк – тарихи авылның атамасын алыштыралар. Ә халык моның белән әле дә риза түгел, авылны элеккечә атап йөртәләр. Болар хакында миңа конгрессның Кургандагы вәкиле Марат Юнысов сөйләде. «Цын Эцкен татар», – диде ул үзе турында.

Мәктәп эчендә исә – мәхшәр. Гуманитар ярдәм итеп әллә никадәр аяк киеме, өс киеме китергәннәр. Аларны бер бүлмәгә кертеп бушатканнар. Анда берничә кеше кием эзли, әмма алар шулкадәр күп, аерып куелмагач, табам димә. Ике хатын-кыз шулай ук бергә бутап китерелгән аяк киемнәренең парларын эзләп йөри иде. Шунда ук өлкә депутаты Валерий Сусляков белән дә сөйләшеп алдым, ул «авылга электр кертү буенча эшлибез» диде.

Мәктәпкә ярдәм сорап, губернатор белән очрашырга килгән кешеләрнең һәммәсенең бер кайгы. Әлфия Галиева савыт-саба актарып ята иде. «Аллам сакласын, без кичергәнне дошманыма да теләмәс идем. Күк тә, җир дә күренми иде. Без тәмугны кичтек», – диде ул. «Иң мөһиме: исән калырга. Без исән калдык. Алга таба ничектер Йолдыз авылын кабат аякка бастырырга. Ул – безнең тарихи ватаныбыз. Ул – безнең авылыбыз. Ул элекке кебек булмаячак, һичьюгы нәрсәдер калды», – ди ул.

Ул «авылдан китмибез» ди, авылның имамы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин да «күпчелек китми» дигән фикердә. Китәргә дип йөргән кешеләрне ул калырга үгетли икән.

Валентина Погудина мәктәпкә үзенә яраклы савыт-саба эзләргә килгән

Фото: © Рәмис Латыйпов

Кием алырга килгән әби үзен Валентина Погудина дип таныштыргач, рус апасымы әллә дигән идем. Татар икән. Сабир кызы. «Татарча беләм, әлбәттә, мин монда туып-үскән адәм бит!» – диде ул, бик гаҗәпләнеп.

Ут кинәттән килеп чыкты, дулый-дулый. Җил, төтенләп, безнең якка килеп әйләнде дә, кинәттән, 15-20 минутта яндым да киттем. Ямьле яши идем, фартовой... Берүзем бер пенсия белән төзедем 16 ел буена. «Ә» дигәнче бөтен килеш алып китте. Белмим, авылда яшәргә микән, балаларым янына Шадринга китәрмен микән? Нинди дә булса алачык (халупа) булса да сатып алырга кирәк. Сертификат күпмегә бирерләр икәнен дә белмим, 500 (мең) бирсәләр дә, кухнялы избушка (фатир) булса да алып торыр идем. Күпме хәзер калгандыр инде минем? Бүген теремен, иртәгә үлемен. Уфф! Рәхмәт, исән-сау булыгыз. Мин күргән кебек мондый кайгы күрмәгез!

Валентина әбинең дә битендә шеш. Өеннән чыгып барганда капка ишелгән дә, шуның тактасы бәрелгән икән.

Бернәрсәсез калдым, документларны гына алып өлгердем. Тәрәзәдән сикердем. Пластик тәрәзәләр, шуны ачып, ут эченнән сикереп төшкән идем, капкага килеп бәрелдем. Исән калдык әле ярый, шунысына рәхмәт. Дәүләт булышыр әле, кая барыйк инде без. Без – ялгыз кешеләр, ул ялгыз утыра, мин ялгыз утырам. Кая барыйк хәзер? Кемгә барып карыйк икән? Кем әйтмешли, кеше кайгысы – кештәктә.

Кайда яшисез?

Хәзер мин егетемдә (улларын шулай әйтәләр. – ред.) Шадринда торам. Әлегә вакытлыча. Аларның 2 кечкенә бала, тавыш, шау-шу. Олы кешегә бик авыр, мин 77 яшемдә. Ә башка барыр җир юк. Ашарга тәлинкәм дә юк, өстемә кия торган киемем дә юк... Ялгыз мин, берүзем торам.

Киемнәр шулкадәр күп – алар хәзер хәтта күпмедер дәрәҗәдә чүпкә әйләнеп бара, чөнки бу кадәр чүпрәк-чапрак арасыннан кирәклесен табуы бик кыен.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Гөлләнур Хәбибуллина да берүзе генә яши. Авылдагы ике кызының өе дә янган. Аңа Казан белән, татар дөньясы белән элемтә югалту кызганыч булган.

20 ел Казанны карый идем. «Тарелкам» да янды, телевизор да янды. Хәзер карамыйм – карарга кәеф юк. Каравыл акырып еладык – бөтен тапкан янды. Хәзер елмаябыз. Кая бараек инде? Шәһәрдә торасы килми.

Карарга урын да юк! – диде янәшәдәге бер әби.

Әйе... Оныгымда яшим. Йоклаганым юк, ашаганым да юк, чәй генә эчәм. Үз өем янына барырга куркам – анда көл генә ята. Әле дә куркам. Бик зур кайгы килде.

Ул каты кайгыда. Аның җегете (улы), аннары ире үлде, – диде теге әби.

Берүзем тора идем, кызларым да яндылар... Сезгә рәхмәт, Татарстан белән яшибез! Хәзер оныгым янындагы буш өйгә чыгып торам, «тарелка» куям да татарны караем! Без – татарбыз, Эчкен татарлары! – диде әби, үзен рухландырып.

Янгын башлангач, балалар беренче эш итеп песи баласын коткарганнар. Хәзер ул мәктәптә яши

Фото: © Рәмис Латыйпов

Мәктәп коридорларында – тезелеп киткән караватлар. Кеше өстендә кеше яши. Юынасы, киенәсе дә бар бит, бик кыен. Ә менә Галия Ильина һәм Таһир Шабетдиновларга бераз уңайрак туры килгән, аларны кызлары гаиләсе белән бергә аерым бүлмәгә – башлангыч сыйныфлар бүлмәсенә урнаштырганнар. Идәндә матраслар аунап ята, шул матрас өстендә кечкенә генә җирән песи баласы уйный. Сыйпамыйча түзми кала алмадым – шундый матур песи баласы. Үзе усал – тешләшә.

Оныгым, беренче эш итеп, мичәген (мәчене) алды баласы белән, аннары – рюкзагын. Аннары анда автобус тора иде, шулар ягына таба, – ди әбисе. Ул шулай сөйләп торганда, тагын бер оныгы – анысы малай, «анонимус» битлеге киеп, мине куркытырга килде. Мин курыкмасам да курыктым. Малай сөенде.

Кап-кара төтен, без документларны алдык та йөгердек. Кара җил килә, юл күренми. Карагайның очкыннары күзгә кереп бетте. Эчкен елгасы буенда утырдык. Яулыкларны суда чылатып, шуның аркылы суладык. Кап-кара төтен иде. Аннары 2 көн йөткердем. Кызым бер якта яши, без икенче якта, алар бер якка китте, без икенче якка. Телефон әле эшли, әле эшләми. Шалтыратыбыз бер-беребезгә – кызымда истерика, «сез исәнме» ди, мин аларны, исәнме, дим. Искә дә төшерәсе килми... Өметләнәбез инде, авылны торгызырлар, дип... Ничә көн еладык. 30 ел торган йорт безнеке, балалар әле генә салган иде. Малларыбыз бар иде, аларны сатарга туры килде, бодай янды, үлән янган, ашарга юк яланнарда, акыралар, сатып җибәрергә туры килде. Арзанга гына. Кеше кайгысыннан файда күрәләр...

Әби татарча сөйләргә кыенсынды. Ә менә кызы Евгения Стою (әнисе «татарча исеме Җәмилә» диде) әнисенә караганда да яхшырак белә икән татарча.

Монда яшибез, монда йоклыйбыз, – дип төртеп күрсәтте ул. – Минем дә, әнинең дә өе янды. Мин, ирем, кызым, җегетем (улым) – дүртебез яшибез. Безне ашаталар, мин үзем ФАПта эшлим. Азык монда бар. Без авылда калабыз, без төзибез. Губернатор белән сөйләштем, яңа ФАП салалар. Без, Эчкен татарлары, ватаныбызда яшибез.

Ничек мәктәптә яшәве?

Өй түгел. Ә кая барасың? Бик авыр. Без бер бүлмәдә булгач, ярый әле. Ә халыкны күрәсез – коридорда йоклыйлар, кыен. Иртән юынырга кайберсе безгә керә. Керләр юуы, юынуы бик авыр.

Бу картларның барыр урыннары юк. 36 кеше мәктәптә яши

Фото: © Рәмис Латыйпов

Елена Мөхәммәтҗанова хәзер мәктәп директоры гына түгел, вакытлыча яшәү пунктының директоры да. 36 кеше яши икән, 6сы – мәктәп укучылары. Икенче катта уку дәвам итә. 3 бала гына башка мәктәпкә киткән. «Кеше өендә торуга караганда, балаларга монда булуы җиңелрәк», – ди ул. Ул, бу хәлләр имтихан нәтиҗәләренә тәэсир итмәс, дигән өметен белдерде. Ни булса да, Соңгы кыңгырау узачак, ди директор.

Мәктәптә бар да әзер үзе. Ашханәсендә апалар һәркемне ашаталар, шунда ук ярдәм итәргә теләүчеләр дә җитәрлек. Сүз уңаеннан, Эчкендә рус исемле кешеләр күп. Елена, Валентина исемле апалар гына түгел, әбиләр дә бар. Татарча үзенчәлекле сөйләм, әмма мин үзем татарча сөйләшүче балаларны күрмәдем. Бәлки, алар бардыр, мин күргәннәре татарча белми иде. Татарча сөйләшкән иң яшь кеше – 21 яшьлек Амалия Динмөхәммәтова. 14 яшеннән Шадринга чыгып китсә дә, татарча белә. «Бер көндә яткан идем, ут килеп китте. Караем – төтен, вис яна. Әтәй сыгалмый авылдан. Тапты юл. Караңгылык, аннары мин кайтмалы, керештем авылыма булышкала», – дип сөйләде ул бик кызык сөйләмдә.

Амалия, Шадриннан кайтып, авылдашларына булыша. Ярдәмем кирәк булганга кадәр булышачакмын, ди

Фото: © Рәмис Латыйпов

Губернатор ярдәм вәгъдә итә

Авылга Курган губернаторы Вадим Шумков килде. Халык белән очрашуда аны әллә никадәр сораулар белән күмеп ташладылар. Ярдәм күләме билгеләнгән – һәлак булучыларның якыннары 1 млн, торак өчен компенсация – 1 квадрат метр өчен 57800 сум, бердәнбер торак булмаса – ярты миллион сум. Фатир сатып алырга уйлаучылар фатир ала, йорт төзергә теләүчеләр төзелешкә тота ала. Йорт төзергә теләүчеләргә 700 мең сум өстәмә акча бирелә. Эшмәкәрләргә – 10 миллион сум бирелә. Өлкәннәргә – санаторий, балаларга – лагерь бушлай. Өе янганнар 10 мең, тулысынча милкен югалтканнар – 50 мең ала. Губернатор шулай дигәч, халык ярсып кычкырына башлады. Наил абый турында әйткән идем – ул да «акча бирмәделәр» дигән иде, аларның ишләре күп икән. Губернаторга «акчаны алмадык» дип сөйли башлагач, ул халыкны тынычландырырга тотынды:

Түрәләр шулай ук курка. Әнә тикшерүче карап тора, берәр нәрсәне ялгыш эшләсәң, бюджет акчасы өчен җавап бирәсе бар, йомшак җиреңнән тотып ала, – диде Вадим Шумков, халык арасында басып торган зәңгәр киемле зур кешегә ишарәләп. Тикшерүчегә бу мизгелдә канатлар үсеп китте сыман – үзенең мөһимлеген күрсәтергә теләгәндәй, тагын да күкрәген киеребрәк басты.

Курган губернаторы Вадим Шумков авыл агае белән

Фото: © Рәмис Латыйпов

Губернатор дәвам итте: «Әгәр дә закон буенча туры килмәгән очрак булса, берәр чарасы табылачак. Әгәр чарасы табылмый икән, эшмәкәрләрдән сорарбыз», – диде ул.

Халыкның соравы искиткеч күп иде. Өстәвенә, «салып» килгәннәре дә бар, бер агай, губернатор янына бәреп керә алмагач, ямьсез сүзләр кычкыра башлады, полицейскийлар алып китә башлагач, улының махсус операциядә икәнен әйтеп, яклау эзләде. Әмма ул «махсус операция» дигән сүз урынына тыелган биш хәрефле сүзне әйтте, шуңа полицейскийларга аны алып китәргә законлы сәбәп тә табылды. Аны авыл имамы да сүгеп ташлады: «Эчеп килмәсәң шундый көнне! Каян табасың әле аракысын!» Чыннан да шулай – нинди мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә, сөйләшәсе урынга шулай йөр инде...

Апалар, елый-елый, губернаторга мөрәҗәгатьләре белән килә торды. «Бөтен нәрсә янды, берни бирмиләр!», «Бердәнбер йортың түгел, диләр, анысы балаларныкы бит аның!» Бер апа исә сүзен рәхмәт әйтүдән башлады да («телевизордан күргәч үк «безнең кеше килде, дип сөендем, безнең белән барысы да әйбәт булыр, дидем...»), тиз генә кирәген сорап та куйды. «Менә бу – татарча «подход!» – дип көлде губернаторга чиратта торучылар. Губернатор да көлде:

Мин аңлыйм. Минем бит улымның чиреге татар!

Губернаторга сорау бирүчеләр күп иде. Ул җавап бирә-бирә арып бетте, аннары, төшереп торганны күргәч, башын селекте: китегез, янәсе, төшермәгез. Янәсе, халык белән очрашу, «без прессы». Ай ярата инде түрә халкы шулай яшерен сөйләшергә! Нидән куркалар? Әйткән вәгъдәләрен үтәүне сорарлар, дипме?

Сөйләшүне төшермәүгә компенсация итеп, губернатор белән кыска гына сөйләшеп алып булды. Ул авылның эшмәкәрләренә дә ярдәм булачагын әйтте. Аларга ярдәм күрсәтелә икән инде – әйтик, «Кургансемена» ширкәте җитәкчесе Марат Исламов авылның ике фермерына 60 тонна чәчүлек орлыкны бушлай биргән.

Урманнарда йөргәнегез бар, беләсездер – безнең урманнар янында зур итеп чокыр ерып чыгалар. Омск өлкәсе Үләнкүл авылында да янгын авылга терәлеп торган камышлыклардан башланды, җирлек башлыгын шул камышларны чапмауда гаепләп маташтылар. Авылга барганчы ук, урман белән ике арада полоса булмады микән, дигән идем. Авылга кергәндә күрдем: кап-кара янган урман йортларга терәлеп үк торган, ут өермәсе урманнан йортларга гына сикергән... Урманны ник кисмәделәр икән, дигән сорау борчый иде. Авыл имамы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин бу сорауны губернаторга да бирде. Моңа кадәр янгыннар булганда ук күтәрелгән булган икән бу сорау. Ул сорауга җавап юк. Хәзер инде, янгыннан соң, губернатор бу мәсьәләне караячагын әйтте. Әгәр урман – гади генә урман икән, рәхәтләнеп 50 метрны кисеп атып була. Ә инде ул «саклый торган» статустагы икән, генераль планга өстәмә кертәсе, ди. Кыскасы, бу мәсьәлә берничек тә әлегә хәл ителмәгән.

Мәктәп янында исә – «Дети» дип язылган автобус. Кап-кара янган... Ул агачлар янында ук булган шул. Ничек мәктәптә ут капмаган – гаҗәп.

Мәктәп автобусы, мәктәп, урман. Артта – янган йорт урынын чистарту. Урман белән авылның якынлыгына игътибар итегез

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Без сезне курку, ачлык, милек югалту белән сынарбыз…»

Авылга килгән масштабны күрер өчен, мәчеткә киттем. Мәчет манарасыннан төшерәсе килгән иде авылны. Өстәвенә, җомга намазы вакыты якынлашып килә иде инде.

Янгын мәчеткә кадәр килеп җиткән. Сулда – Эчкен елгасы, янгын вакытында авыл халкы шуның яр буенда качып торган.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Җомга вәгазен тыңларга килүчеләрнең күбесе яшьләр иде, картлар юк диярлек. Безнең авыл мәчетләренә картлар йөри бит – алар динне дә, телне дә саклап калган. Кызганыч, Эчкен авылында бу элемтә сакланып калмаган. Шуңа да гаҗәпләнергә дә кирәкми – вәгазь, билгеле, рус телендә. Мин кергәндә, имам вәгазь укый: «...Мы непременно испытаем вас страхом, голодом, потерей имущества, людей и плодов. Обрадуй же терпеливых...» Бәкарә сүрәсе... Туры килеп торуын күр.

Авылга килгән казаның масштабын күрү өчен, манарага мендем. Бер бичара чәүкә манара эченә кергән, чыга алмый тилмерә. Ишекне ачып очырдым – инде син дә харап булма! Манарадан күренеш коточкыч. Кап-кара җир. Шул кара морҗалар, коймалар арасында сирәк-мирәк кенә кешеләр кыбырдаша. Чистарталар. Кап-кара җир линиясе мәчеткә кадәр килеп җитә дә кырт туктый. Монда, билгеле, «югары көчләр»дән сигнал да күреп була, әмма Аллаһка гына ышанудан да түгелдер. Мәктәп яны кебек үк, мәчет тирәсен дә чиста тотканнар, чүп үсмәгән. Чүп баскан булса, сакланып калган булыр иде микән мәчет белән мәктәп? Менә шул авыл янындагы урманны кисеп, саклагыч полоса ясаган булсалар, бу кайгылар килмәгән дә булыр иде авылга. Яңа авыл дигән авыл менә шулай исән калган да икән. Мәктәптә йөргәндә, өлкә үзәгеннән килгән тикшерүчеләр авыл кешеләреннән сорау алып йөри иде инде. Җинаять эше кузгатылган, саклау зоналарын булдырырга тиешле кеше дип, кемнәрнедер җавапка тарттырырлар инде... Бөтен нәрсә дә шулай шул – булганчы, бер дә булмас төсле ул. Әмма ул бер була. Каты итеп була.

Татарстан ярдәме

Татарстаннан килгән гуманитар ярдәм

Фото: © Рәмис Латыйпов

Янгын турында хәбәр чыккач, әле янгын авылга килеп җиткәнче үк, Конгрессның Курган өлкәсендәге вәкиле Марат Юнысов төркемнәргә бу хакта хәбәр иткән. Беренче булып, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең төбәкләр белән белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев элемтәгә чыккан. Әле авылда янгынны сүндереп бетергәнче үк, рәсми ярдәм счеты ачылганчы ук, ул үз телефонын күрсәтеп, ярдәм җыюны башлап җибәрде. Китерелгән ярдәм, 2 миллион сумга сатып алынган көнкүреш җиһазлары һәм инструментлар халыкка тапшырылды. Китерелгән ярдәмне кибеткә керттеләр, аннары исемлек буенча кешеләргә өләштеләр. Кемгә – чиләк, кемгә – көрәк, кемгә – электр плитәсе, кемгә – раскладушка.

Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан! Ярдәм итегез безгә! Кайбер кешеләргә аз гына ярдәм күрсәтәләр, безгә өстәмә ярдәм кирәк. Нинди дә булса өй булса да салып бирегез безгә! – дип үтенде ярдәмгә чират торган кешеләр.

Барыннан да бигрәк нәрсә кирәк?

Өй кирәк безгә, яшәр өчен өй кирәк. Өйләребез юк безнең. Ә боларын вакыты белән үзебез дә булдырабыз. Безгә кайда да булса яшәргә кирәк. Тора торган җиребез юк. Бөтен килеш янды, бернәрсә калмады. Абсолютно бернәрсә калмады, – диеште алар.

Ә гуманитар ярдәмне өләшәләр. «Берсен генә бирә алабыз: я чәйнек, я плитка. – Плитка. – Раскладушка берне бирәбез. Сез ничә кеше? – 2».

Ярдәм алган ике әбинең сыкрануын ишеттем:

Менә, карт әбиләргә, бакчы, чиләк бирделәр су сипмәле, көрәк бирделәр казымалы. Нәрсә казыйк соң, өебез дә юк, бер нәмәбез дә юк. Кешедә йөрим ишек төбеннән. Бер нәмәм дә юк, калмады. Кая барырга да белмибез хәзер. Кемгә керик икән, кая йөрик икән? – диде әби, еламсырап.

– Мин дә үзем генә. Безнең 5 бала, бишесе дә чыгып итте, рәхмәт төшкере, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, мең-мең рәхмәт, кызымның өен саклап калган. Бер нәмә дә калмаган. Өе генә калган. Бер зыяныбыз да тимәде, бер зыяныбыз да. Мәчеткә дә йөрдем, мәчеткә дә! Юк! – диде икенчесе.

– 62 ел җыйган йорт 6 минутта юк.

– 10 минутка тулмады, шундаен безнең хәлләр менә.

Хәдия Габдерәшитова (сулда) һәм Елена Шәмсетдинова икесе дә йортсыз калган

Фото: © Рәмис Латыйпов

83 яшьлек Хәдия Габдерәшитова һәм 85 яшьлек Елена Шәмсетдинова булып чыкты алар. Икесе дә ялгыз, ирләре юк. Елена Шәмсетдинованың бер кызы авылда яши, өе исән калган, шунда күченгәннәр, бер диванда йоклыйлар. «Нинди ярдәм кирәк», – дигән сорауга җаваплары юк аларның.

Белмим, нәмә кирәген дә белмим инде хәзер. Аны бирсәләр, кая куябыз без? Куя торган җиребез дә юк, – диде ул.

Ярар иде берәр ызбачык (избушка) кына салып бирсәләр, берәр кечкенә генә. Шунда яшәр идек. Шуңа да риза булыр идек. Тавыклар да бар иде, янмаганнар, биреп җибәрдем. Этем дә калган,тавыкларым да калган.Үзем генә юк, – дип сөйләде Хәдия Габдерәшитова.

Соңыннан аларга раскладушка бирделәр.

Татарстан халкына, барысына бик зур рәхмәт! Бик зур рәхмәт! Ашаттылар, эчерделәр, киендерделәр, Аллага шөкер. Ходай гомерләрен бирсен, безнең кебек нужаны күрмәсеннәр. Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен! Сабырлык бирсен аларга. Ике иңнәрендәге фәрештәләре саклап йөртсеннәр егетләребезне... – диде алар.

Кирәк әйбер идеме?

Кирәк, кирәк. Бер генә диван иде икебезгә. Икебез ятабыз. Ул да кыймылдый алмый, мин дә кыбырсый алмыйм. Менә хәзер беребез монда ятар инде.

Өстәмә ярдәм килә, күңелегезне төшермәгез... – диде аларга конгрессның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, ярдәмне озата килгән Разил Зиннәтуллин. Ул безнең аша халыкка мөрәҗәгать итеп, ярдәм җыюда актив катнашырга чакырды. Конгресс озакламый тагын тагын ярдәм җибәрергә җыена.

Бу мөрәҗәгатьләр буш үтми – күптән түгел генә эшмәкәр Ильяс Гыймадов төзелеш материаллары, инструментлардан тупланган тагын бер йөк машинасы җибәрергә карар кылуын әйтте, калган эшмәкәрләрне кушылырга чакырды.

Марат Юнысов (уртада), Разил Зиннәтуллин (уңда)

Фото: © Рәмис Латыйпов

– Татарстанга, татар халкы, сезгә бик зур рәхмәт! Бик кирәкле әйберләр килде. Зур рәхмәт! Сау булыгыз, мондый хәлгә эләкмәгез! – диде Татар конгрессының Кургандагы вәкиле Марат Юнысов. Авыл халкының 30 проценты 2-3 көн элек китәбез дигән иде, сертификат булгач, «китәм» дигән өлкәннәр дә «калабыз» диләр, ди ул.

Сезнең ярдәмне, безнең ярдәмне күрәләр дә, монда тормыш кузгала, өйләр салына башлый икәнен аңлап, күбесе хәзер кире кайтырга уйлый. Проблемалар бар, төрле: кемнең документы ясалып бетмәгән, кемнең пропискасы юк. Ләкин эш алга бара. Безгә иң кирәклесе – төзелеш материалы булачак. Халык өйләрен сала башласа, кирәк була әйберләрен куярга урын, аннары йорт салырга. Төзелеш материалыннан күбрәк кирәкле әйбер юк. Ризык, әйбер, Аллага шөкер, хәзер булды. Бөтенесе эш башлар өчен материаллар көтә...

Курган өлкәсе татарлары, Эчкен – Йолдыз авылы халкы исеменнән сезгә бик зур рәхмәтләрне җиткерәм. Монда килгән һәр кеше бу ярдәм турында белә, авыл кире аякка басар, дип һәм без элеккечә Татарстан белән, бөтен татар дөньясы белән дус яшәрбез, дип өметләнә. Тагын бер тапкыр зур рәхмәт!

Авылны аякка бастырабыз. Татарлар монда яшәячәк. Һәм татарлар гына да түгел. Халыкның төп өлеше монда калырга ниятли. Ихтимал, кайбер өлкәннәр китәрләр, аларга монда яңадан өй торгызу авыр. Яшьләр, урта яшьтәгеләр, лаеклы ял яшенә җиткәннәр монда калырга тели.

Авылның имамы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин биш минут саен телефоннан сөйләшеп тора 

Фото: © Рәмис Латыйпов

Авылның имам-хатыйбы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин да рәхмәтләрен җиткерде. Аның фикеренчә, хәтта авиация булган очракта да янгынны сүндерерлек булмаган, чөнки бик көчле җил булган.

Безнең татар халкы берләшеп, шул кайгыны якын итеп алып, булыша башладылар. Хәзерге көннәргә кадәр төрле өлкәләр, төрле шәһәрләрдән шалтыратулар килә. Рәхмәт, үзебезнең бердәмлекне күрсәттек, бисмилла, дип, авылны торгызырбыз, дип өметләнәбез. Шундый уйлар бар.

Әхмәдулла Хәбибуллин 8 май көнне чәчәргә төшмәкче булган, нәкъ шул көнне аның хуҗалыгы, складлары, техникасы, чәчүлек орлыклары, ашламалары янган. «Өр-яңа дискатор алган идем», – ди ул.

Аллаһы Тәгаләнең сынавы бу, сынауны без лаеклы үткәрергә тиешбез. Тырышабыз. Сабырлык, иң мөһиме, бирсен. Зур рәхмәт Татарстанга, булышалар. Бигрәк тә Татар конгрессы, 15 минуттан гел элемтәдә. Тукаев Марс булдыра, безнең егет. Бездә булганы бар. Васил Шәйхразиев белән бергә эшлибез. Бергәләшеп, авылыбызны, олы авылны күтәрербез.

Саклап калып булырмы?

Саклап калу – бурычыбыз. Фәүзия апа Бәйрәмова бездә күп мәртәбә булды, без китапны яздык. Хәзер инде безнең материаллар бар, икенче китап булырга тиеш, иншәаллаһ! Кайсы кешеләр, кайнарланып, икенче җирдән башка яшәр урынга гариза язганнар. Мин әйтәм, егетләр, ул – проблема түгел бит, яшәр урын алдың да... Безнең төп бурыч – авылны сакларга кирәк. Минем проблема – өй түгел, минем проблема – авылым. Авылны безнең сакларга кирәк!

Янгында исән калган тавык

Фото: © Рәмис Латыйпов

Бу – ярдәмне оештыручыларны ниндидер гаепләү булып яңгырамасын, мондый чакта ул шулай: монда күп күренгән бер йөк машинасы әйбер тегендә аз гына булып кала. Бирә башлагач, күп тими шул ул, өстәвенә, бөтенесе дә кирәк әйбер булмавы да бар – кеше бит сукыр килеш дигәндәй бирә. Мәсәлән, кием-салым җибәрү хәзерге вакытта бөтенләй кулайсыз – аның размеры туры килми бит, аны берәү дә сортларга аерып ятмый, китереп аударалар, ә аның арасыннан казып алу мөмкин түгел диярлек. Ул чүпкә генә әйләнеп кала. Әгәр дә ул авыл кешеләре белән социаль челтәрләр аша сөйләшеп, нәкъ менә кешегә яраклы размерны озатмаганда, кием җибәрү кирәксездер.  

Андагы кешеләр өчен иң мөһиме – йорт. Башларын төртә торган урын. Кешеләргә мунча кадәр бура булса да юнәтәсе иде ди һәрберсе. Йортка һәр нәрсә кирәк, әмма алган әйберне куяр урыны да юк икән, кеше йорт җиһазларын нишләтергә дә белми.

Бу – Татарстаннан килгән беренче ярдәм, моңа кадәр Екатеринбург мөселманнары күпләп хәләл ризык китергән иде, әле дә китерәләр. Алга таба нәрсә кирәген төгәлрәк тәгаенләрләр дип ышанасы килә. Ул ярдәм итүче кешеләр өчен дә мөһим. 

Минемчә, Татарстан татарларга зуррак та ярдәм күрсәтә алыр иде. Һәм тиештер дә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка, урынга барып, ярдәм күрсәтергә кирәклеген җиткерде. Татарстан бу авылны ярдәменнән ташламас, дип ышанасы килә.

Ярдәм җыю дәвам итә.

Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар»,

ИНН 1653007500 / КПП 165501001  

Контакты (для справок):Тел: 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16 Эл. почта: gulnara.vkt@mail.ru

Руководитель: Директор, Сабиров Артур Валерьевич

Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань  р/с 40703810162020100015

БИК 049205603 к/с 30101810600000000603

Назначение платежа: «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия жителям с. Юлдус (Шадринский МО Курганской области). Без налога (НДС)»

8987 2974229 – Марс Тукаев номерына беркетелгәнен картага да җибәрергә мөмкин.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 май 2023
    Исемсез
    Бурдан кала, уттан калмый диләр. Авылның 80% янды бит, ничек торгызмак кирәк хәзер, нишләргә соң?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100