news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә Макеевкада ракета һөҗүмендә яраланган 45 сугышчы Самарага кайтарылган

news_top
Яңа ел төнендә Макеевкада ракета һөҗүмендә яраланган 45 сугышчы Самарага кайтарылган

Яңа ел төнендә Макеевкада ракета һөҗүмендә яраланган 45 мобилизацияләнгән сугышчы Самарага кайтарылган. Аларны аэропортта губернатор Дмитрий Азаров каршы алган.

4 гыйнварда губернатор Ростовтагы госпитальгә барды һәм Макеевкадагы ракета һөҗүмендә яраланганнар белән очрашты. Азаров, 60 хәрбине Самарага кайтарачакбыз, дигән иде.

«Өйгә кайту белән, иң мөһиме – көч җыю һәм хәлгә килү», – дигән өлкә башлыгы. 

Яраланучыларның кайберләре Санкт-Петербургка җибәрелгән.

Донецкиның иярчен шәһәрчеге Макеевкадагы профессиональ-техник училище бинасына урнаштырылган 44нче полк хәрбиләренә Яңа ел төнендә Хаймарс ракеталары белән аталар. Нәтиҗәдә 89 сугышчы һәлак булды, дип хәбәр ителде. Алар башлыча Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр.

Кайбер сугышчыларга, иптәшләрен коткаруда ярдәм иткән өчен, орден-медальләр тапшырылачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар