Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макеевкада Яңа ел каршылаган хәрбиләр телефоннан сөйләшү аркасында утка тотылган – ТАСС

news_top_970_100
Макеевкада Яңа ел каршылаган хәрбиләр телефоннан сөйләшү аркасында утка тотылган – ТАСС

Яңа ел каршылаганда, 1 гыйнвар башланып, 1 минут тулуга ДНРның Макеевка шәһәрендәге профессиональ-техник училище бинасы утка тотылган. (Шәһәр Донецк янында урнашкан). Бу бинада хәрбиләр булган, кайбер Телеграм каналлар язуынча – Саратовтан килгән мобилизацияләнгәннәр. Бу бинага 5 снаряд атканнар.

ДНР хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, хәрбиләр кәрәзле телефоннардан сөйләшкәннәр, шул сәбәпле, Украина хәрби көчләре бу бинада хәрбиләр бар икәнен ачыклый алган, дип яза ТАСС.

«Алдан фаразлар буенча, HIMARS белән утка тоту сәбәбе – яңа гына килгән хәрбиләрнең актив рәвештә мобиль телефоннардан файдалануы. Дошман, ECHELON шымчылык комплексын файдаланып, кәрәзле телефоннан файдалану актив булган урынны һәм абонентларның кайда икәнлеген ачыклаган», – дип яза ТАСС, ДНР хокук саклау органнарына сылтама белән.

Һәлак булучыларның саны ачыклана. Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 кеше яраланды, дигән мәгълүмат чыккан иде.

16.00 – Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Макеевкадагы ПТУ бинасында 63 хәрби һәлак булган.

20.08. ДНРның мәгълүмат министры урынбасары Даниил Безсонов әйтүенчә, бу бинаны хәрбиләр туплана торган урын максатында кулланган кешеләр җаваплылыкка тартылачак, дип яза «Российская газета». Чөнки бу бина куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән, өстәвенә якын-тирәдә генә нык подваллы биналар да булган.

ВГТРК хәрби корреспонденты Андрей Руденко хәбәр итүенчә, Украина махсус хезмәтләре, Көнбатыштан кайтартылган ECHELON комплексы ярдәмендә мобиль элемтә буенча шалтыратучының кайда икәнен бик тиз ара эчендә исәпләп чыга ала. «Дошманның HIMARS ракеталары булу сәбәпле, ара ераклыгы проблема түгел», – ди Руденко. 

ВСУ мобиль элемтәне 2014 елның маеннан бирле анализлый, дип яза газета. Монда кайсы мобиль оператор булуы да мөһим түгел: Россия операторымы, ДНРмы, Украинамы – барыбер. «Бөтен шалтыратулар анализлана, аеруча абонентлар бер урында булганда», – дигән Безсонов. Министр урынбасары, Россия хәрбиләре булган урынны Украина көчләренең Макеевкадагы шымчылары да әйткән булырга мөмкин, дигән фаразын да җиткергән.

Самара губернаторы Дмитрий Азаров Макеевкада Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр һәлак булуы турында белдергән. 

«Дошман һөҗүменә безнең якташлар да эләкте. Яраланучылар, һәлак булучылар бар», – дигән ул.

Бомба төшкән мизгел күрше йортта яшәүче кешеләрнең видеосына эләккән:

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сойлашаселаре калмаган, сакланган булсалар исан булырлар иде
  • 2 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Әкияттә кунакта! Һичьюгы дәшмәгез
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100