Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада Макеевкада һәлак булганнар истәлегенә матәм узган: «3 көн инде йоклый алмыйм...»

news_top_970_100
Самарада Макеевкада һәлак булганнар истәлегенә матәм узган: «3 көн инде йоклый алмыйм...»
vk.com/tlt_01

Самараның Дан мәйданында һәм өлкәнең Тольятти, Сызрань, Новокуйбышевск шәһәрләрендә, Макеевкадагы фаҗига корбаннарын искә алып, матәм митингы узды, дип хәбәр итә РИА Новости. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, Яңа елны каршы алганда, 1 гыйнварның беренче минутларында Украина хәрби көчләре Донецкиның иярчен шәһәре Макеевкадагы ПТУ бинасын HIMARS ракеталары белән утка тота. Анда башлыча Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр булган, дип хәбәр итте губернатор Дмитрий Азаров. Мобилизацияләнгәннәр табында бәйрәм иткән булган, дип хәбәр итә ДНР.

Оборона министрлыгы 63 кеше һәлак булуын әйтә, яраланучылар саны билгесез. ДНР хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, мобилизацияләнгәннәр мобиль телефоннан сөйләшкән, шуңа күрә аларның яшәгән урынын ачыклаганнар. Шулай ук Макеевкада Украина хәрби көчләренең шымчылары да мобилизацияләнгәннәр турында мәгълүмат җиткерергә мөмкин, дип хәбәр итә ДНР.

Самарадагы митинг чиркәү хезмәтеннән башланган. Аннары бер минут тынлык игълан ителгән, Мәңгелек утка чәчәкләр салганнар. Барлыгы 500 кеше катнашкан.

Губернатор Азаров 3 гыйнварда Мәскәүгә киткән һәм Оборона министрлыгы белән очрашу уздырган. Анда Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәргә медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны экипировка белән тәэмин итү турында сөйләшү узган. 4 гыйнварда губернатор Ростов госпиталенә барып, яраланган самаралыларның хәлләрен белгән.

Самарадагы митингта 2нче гвардия армиясе командующиеның хатыны Екатерина Колотовкина чыгыш ясаган, дип яза 63.ru. «Өч көн инде йокламый алмыйм, Самара йокламый. Без һәрвакыт безнең егетләрнең хатыннары белән элемтәдә. Бу – бик авыр һәм куркыныч. Әмма безне сындырып булмый. Кайгы безне берләштерә. Без, бергәләп, дошманны җиңәрбез. Безгә сайлау чарасы калдырмадылар. Без дә, безнең ирләребез дә сугышны теләмәгән иде. Әмма бөтен Көнбатыш безгә каршы берләште. Безне һәм безнең балаларны юкка чыгару өчен берләште. Әмма мин сезгә ышандырып әйтәм: безнең ирләребез һәм улларыбыз моңа юл куймаячак. Мин бүген ирем белән сөйләштем. Ул безнең белән бергә кайгыра. Аңа бик авыр. Мин махсус операция башланганнан бирле беренче тапкыр аннан әниләрнең күз яшьләре, тол хатыннарның, балаларның күтәреп булмаслык кайгылары өчен үч алуны сорадым. Без кичермәячәкбез. Һәм һичшиксез җиңү безнеке булачак»,  — дигән ул.

Колотовкина әйтүченчә, Макеевкадагы полк аның ире җитәкчелегендәге армия карамагында түгел.

Өлкә хөкүмәте һәлак булучыларга ярдәм күрсәтеләчәген әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100