Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макеевкада һәлак булган мобилизацияләнгәннәр 89га җиткән – Оборона министрлыгы

news_top_970_100
Макеевкада һәлак булган мобилизацияләнгәннәр 89га җиткән – Оборона министрлыгы

Яңа ел каршылаганда Донецкиның иярчен шәһәре Макеевка профессиональ-техник училищесы бинасы утка тотылды. Анда мобилизацияләнгән хәрбиләр булган. Оборона министрлыгы башта 63 кешенең һәлак булуын хәбәр иткән иде. Хәзер 89 һәлак булучы турында хәбәр ителә, дип яза «Коммерсантъ», Оборона министрлыгына сылтама белән.

ПТУ бинасы HIMARS ракеталары белән утка тотылган. 6 ракета атканнар, икесен һавада бәреп төшергәннәр, дүртесе бинага тигән. Бина тулысынча җимерелгән.

Хәрби ведомство хәбәр итүенчә, солдатлар мобиль телефоннардан файдаланган, шул сәбәпле, аларның кайда икәнлеген ачыклый алганнар.

Оборона министрлыгы гаепле кешеләрне җаваплылыкка тартырга вәгъдә бирә.

Һәлак булучылар арасында полк командиры урынбасары Бачурин да бар. Генерал-лейтенант, Россия хәрби көчләренең төп хәрби-сәяси идарәсе начальнигының беренче урынбасары Сергей Севрюков әйтүенчә, каза күрүчеләрне коткару өчен кулдан килгән барысын да эшләгәннәр.

Бу бинага аткан HIMARS ракеталары юкка чыгарылган, дип белдергән генерал.

Бинада башлыча Самарада тупланган мобилизацияләнгәннәр булган. Алар истәлегенә кичә өлкәдә матәм чаралары узды.

Самарада Макеевкада һәлак булганнар истәлегенә матәм узган: «3 көн инде йоклый алмыйм...»

Макеевкада Яңа ел каршылаган хәрбиләр телефоннан сөйләшү аркасында утка тотылган – ТАСС

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100