“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы
"Интертат” сайтында #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Җиде катнашучы сәламәт туклану режимына күчте. Алар үзләренең хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге махсус төркемдә уртаклаша.
5-26 декабрь көннәрендә уза торган "Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонын табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова алып бара.
Марафон дәвамында табиб катнашучыларга организмны аксымнар белән баету өчен биремнәр бирде. Шулар ярдәмендә җиде катнашучы артык авырлыктан, токсиннардан, организмны картайта торган зарарлы матдәләрдән котылырга тырышып карый.
“Интертат” сайты укучылары көн саен марафончыларның туклану режимы һәм файдалы киңәшләре белән танышып бара.
"Интертат" марафонының икенче атнасында "Казан егетләре" төркеме җырчылары килеп кушылды. Алар хис-кичерешләре белән “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә уртаклашып тора.
Яңа сыгылган сокларны эчәргә буламы – бу мәсьәлә үз сәламәтлеге турында кайгыртучы күп кешеләрне кызыксындыра. Иртәдән сок эчү кан тамырлары өчен файдалы, алар холестериннан чистара. Шулай ук организмны витаминнар, минераллар, антиоксидантлар белән тәэмин итә. Шуның нәтиҗәсендә организмның авыруларга каршы торучанлыгы арта. Сок эчкәннән соң, кәеф күтәрелә, энергия запасы арта һәм ашказаны-эчәклек тракты актив эшли башлый.
Шулай ук кишер согына өстенлек бирегез, чөнки ул Е витаминына бай. Ул йөкле һәм имезүче әниләр өчен файдалы. Анда С, В һәм РР витаминнары, шулай ук фосфор, калий һәм магний күп. С, В һәм РР витаминнары, шулай ук фосфор, калий һәм магний бар. Кан тамырлары һәм иммунитетны ныгыта, хроник арыганлыкны киметә һәм ашказаны эшчәнлеген җайга сала. Гастрит яки ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә 1-3 минуттан соң су эчәргә кирәк.
Томат согы турында да онытырга ярамый. Томат согы ашказаны өчен файдалы. Ул су балансын тигезли һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта. Эчемлекне иртәнге якта даими рәвештә куллану артык холестеринны чыгара һәм метаболизмны җайга сала. Шулай ук гипертония, тарайган кан тамырларын киңәйтү максатыннан да томат согы эчү файдалы.
Кабактан ясалган сок витаминнарга бай. Ул метаболизмны тизләтү һәм организмны энергия белән баету өчен файдалы. Параличтан, атеросклероздан, инфаркт кичергәннән соң кабак согы эчү уңай нәтиҗә бирә. Йөрәккә уңай тәэсир итә, холестерин күләмен киметә.
Грейпфрут согы авырулар профилактикасы өчен дә, комплекслы дәвалануда да кулланыла. Әлеге эчемлек организмны су белән баета, үт кудыру үзлегенә ия. Буыннарда артрит булганда, тоз утырганда файдасы зур. Бавырны агулы матдәләрдән чистарта. Аны еш эчкәндә, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге дә яхшыра.
Метеоризм китереп чыгара торган соклар бар, шуңа күрә кайберләрен иртә белән эчәргә киңәш ителми. Бу очракта виноград, груша, алма сокларын эчү тыела. Ашказаны авырулары күзәтелгәндә югарыда искә алынган сокларны су белән кушып эчәргә кирәк. Табиблар һәм диетологларның күпчелеге гастрит һәм ашказанында җәрәхәт кискенләшкәндә бу эчемлекләр белән саграк булырга киңәш итә. Әлеге кагыйдәләр шикәр авыруы белән интегүчеләргә дә кагыла.
Табиб Энҗе Кадыйрованың киңәшләре күпләргә ярдәм итәр. Аның әйтүенчә, сокны чи яшелчә һәм җиләк-җимештән генә сыгарга кирәк. Алма, груша, помидор кабыгы юка булса, кабыгын чистартмыйча гына да сок ясарга була. Бу очракта файдасы күбрәк булачак.
“Казан егетләре” төркеме солисты Айнур Латыйпов сәламәтлеген яхшырту өчен миләш согы эчә. Ул бик тиз, җайлы гына әзерләнә. Моның өчен ул 300 г миләшне изә, аннан соң 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы сала. Бераз гына сокны кайнатып чыгара һәм 4-5 сәгатьтән соң болгатып сөзә. Шуны көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәргә кирәк, ди җырчы.
- Кешеләр авыргач еш кына дарулар эчәргә тырыша, ә бит табигатьтә күпме нигъмәт бар. Туганнарым белән ел саен миләш җыябыз һәм аны суыткычта саклыйбыз. Даруханәләрдә ул чәй буларак сатыла, әмма үзегез әзерләп куйсагыз яхшырак. Өйдә миләшне ике елдан артык сакларга була, киптерергә дә мөмкин. Әлеге төнәтмә ачы була, әмма файдалы үзлекләре бик күп. Ашказаны, эчәклек авырулары вакытында кулланыла, бөердән ташларны чыгарырга ярдәм итә. Күпләр кан басымын нормада тоту өчен һәм азканлылыктан куллана, - диде Айнур.
Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, кызыл миләштә С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Анда шулай ук каротин һәм Р витаминнары, пектин, эфир мае, микроэлементлар (марганец, тимер) бар. Аның согын нефрит, подагра, ревматизм вакытында сидек кудыручы чара буларак та кулланалар. Шулай ук күз күремен яхшырта, чөнки аның составында бета-каротин бар. Йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында ярдәмгә килә. Кызыл миләш кандагы холестерин күләмен киметә, инсульт, инфаркттан, кан басымын күтәрелүдән яхшы профилактика чарасы санала. Организмнан авыр металл, токсиннар чыгара һәм метаболизм процессын җайга сала.
Кызыл миләш согын йөкле хатын-кызларга һәм өч яшькә кадәр балаларга эчәргә киңәш ителми. Ашказаны җәрәхәте, гастрит белән авыручы, түбән кан басымы булган кешеләргә кулланырга ярамый.
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя