“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?
Дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуы һәркемгә таныш. “Интертат”та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафонының чираттагы атнасы башланды. 17-23 декабрьгә табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафонда катнашучыларга яңа биремнәр әзерләде.
Бу атна дәвамында җиде марафончы кирәкле күләмдә аксым, майлар, углеводлар, витаминнар һәм микроэлементлар тупларга өйрәнәчәк.
Майлар кеше организмында мөһим роль уйный, алар төп энергия чыганагы булып тора. Майлар җитешмәү акыл эшчәнлегенең сыйфатында үзен сиздерә, гормональ тайпылышларга китерергә сәләтле. Организмга майлар җитмәгән очракта тән тиресе кибә, чәчләр коела башлый, авитаминоз, талчыгу, йокысызлык күзәтелә. Нәтиҗәдә җитди авырулар да килеп чыга ала, мускулларда матдәләр алмашы бозылу һәм җенси тормышта проблемалар күзәтелергә мөмкин. Кыскасы, иммунитет та көчсезләнә дигән сүз.
"Майны күпме ашасам да, тазармыйм"
"Казан егетләре" төркеме солисты Илнат Фәрхуллин фикеренчә, һәр төрле майның файдалы ягы бар, шуның өчен алар туклану рационында булырга тиеш.Җырчы Айнур Латыйпов көнбагыш маен бөтенләй кулланмый.
"Казан егетләре" солистының берсе Илнат Фәрхуллин гаиләсендә дә зәйтүн мае кулланалар.
Скумбрия, тунец, камбала һәм сөләйман балыгында майлар күп була. Шулай ук әстерхан чикләвеге, җитен орлыгы, кабак төше, фундук, фасоль, шпинатта да Омега-3 май кислоталары күп.
Җитештерүчеләр сөт продуктларының күләмен арттыру һәм саклау вакытын озайту өчен нәрсә генә эшләми. Шуның өчен кибет киштәләреннән сыйфатлы майны аерып алу шактый кыен. Җитештерүчеләргә атланмайның составына пальма, арахис, рапс мае кушу табышлы. Ул чыгымнарны киметә, ризыкны саклау вакытын озынайта һәм махсус тәм бирә ала.
Чын атланмай куе сары төстә була, майлылыгы 82,5 проценттан артырга тиеш түгел. Продуктның бәясе турында сөйләү кыен, әмма шуны истә тотарга кирәк: бер килограмм май әзерләү өчен якынча 15 литр сөт кирәк. Бүген кибет киштәләрендә кабы 30-40 сум торучы атланмайлар очрый. Мондый арзанлы продуктларның барысында да пальма мае бар, алар кеше организмы өчен зыянлы.
Су ярдәмендә атланмайның сыйфатын билгеләп була. Аның өчен майны кайнап торган суга салып карарга кирәк. Әгәр продукт табигый икән, ул шунда ук эри һәм су өстендә йөзеп йөри. Ә менә маргарин булса, өлешләргә бүленәчәк. Май чын булса, су шулпа кебек алтынсу төскә керә.
- Энҗе Кадыйрованың сыгылган соклар хакында әйткән киңәшләре ошады. Ел саен үзем үстергән помидордан күп итеп томат согы әзерлим, гаиләдә барыбыз да яратып эчәбез. Көндәлек менюга бер стакан томат согы өстәдем, - ди ул.
- "Яңа елга - яшәреп" марафончылары хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге махсус төркемдә уртаклаша.
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы