Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрбиләргә ярдәм ташыган Алмаз Кашапов истәлегенә: «Изге ният белән киткән иде бит…»

«Изге ният белән киткән иде бит…» Актаныш халкы бу көннәрдә тирән кайгы кичерә. Махсус хәрби операция зонасына үз машинасында 10нчы гуманитар ярдәмне илтергә киткән Алмаз Кашапов юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Бөтен тормышын руль артында үткәргән чын юл кешесенең гомере дә юлда өзелде. Ак бураннар аны үз кочагына алды…

news_top_970_100
Хәрбиләргә ярдәм ташыган Алмаз Кашапов истәлегенә:  «Изге ният белән киткән иде бит…»
  • 6 февраль Саратов өлкәсенең Хвалын районында 6 автомобиль авариягә юлыга. 15.00 сәгатькә Алексеевка авылына борылыш янында «МАЗ», «КамАЗ», ике йөк «Мерседес»ы, «Рено» һәм «Мерседес» минивэн бәрелешкән, дип хәбәр итә «sarnovosti.ru» сайты. «МАЗ» йөртүчесе шул ук урында һәлак булган. «Минивэн»дагы 2 кеше тән җәрәхәтләре алган.

«Җан өшеткеч кайгы» – Актаныштан махсус операциягә йөк илтүче Алмаз юл һәлакәтендә үлгән

Актаныштан 5 февраль көнне 2 зур йөк машинасы белән гуманитар ярдәм алып китәләр. Актанышлылар махсус хәрби операция зонасындагы якташларына 10нчы ярдәмне җибәрүләренә сөенүләре турында хәбәрләр, саубуллашудан фотолар урнаштырдылар. Ярдәмне җыйган район халкына, волонтер кызлар-егетләргә, апа-абыйларга – һәммәсенә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Фото: © «Без бергә» телеграмм каналы

Тик 6 февраль көнне килеп чыккан коточкыч юл һәлакәтендә гуманитар ярдәмне үз машинасында алып барган Алмаз Кашаповның гомере өзелде. Сөенеп-шатланып башланган сәфәр Алмаз абыйның мәңгелеккә соңгы рейсы була. Мәрхүмне бүген Актанышта торган йортыннан озатып, туган авылы Иске Кормашта җир куенына иңдерделәр. Мәрхүмнең хатыны Рәмилә ханым тол, улы һәм кызы ятим калды. Алмаз Кашаповка апрельдә 53 яшь туласы булган.

Алмаз Кашапов гомере буе руль артында була. 2000 еллар башында «Сбербанк»та йөртүче, аннары йөртүче-инкассатор булып эшли. 2002-2006 елларда салым инспекциясендә, аннары район хакимиятендә район башлыгы Энгель Фәттаховның шоферы булып хезмәт итә.

Авыр югалту, күңел ышанмый. Алмаз белән бергә эшләдек, ул минем шофер иде. Бик эчкерсез, гел шат күңелле егет иде. Аның бервакытта нәрсәгәдер үпкәләп, бүселеп, чыраен сытып йөргәнен хәтерләмим. Әлбәттә, эшләгән чакта төрле хәл булды. Бик хөрмәт иттек без аны. Ул һәрвакыт безне «Энгель абый, Сәрия апа» дип йөрде. Бик яраткан шоферларның берсе иде, – диде Энгель Фәттахов Алмаз Кашапов белән хушлашу мәрасимендә.

Алмаз Кашаповның хезмәттәшләре дә бу кайгылы хәбәргә ышанырга теләмиләр. «Дөньялар үзгәрә башлагач, шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, фура алды. Гел ерак юлларда йөрде. Салым буенча сораулары булганда гел безгә мөрәҗәгать итте. Елмаеп килеп керер иде… Алмаз бик тәвәккәл, ярдәмчел, шаян кеше иде. Ул без – хезмәттәшләре исендә мәңге шулай булып калыр. Бик аяныч, кызганыч», – дип искә алды Алмаз Кашапов белән бергә салым инспекциясендә эшләгән елларын Дилбәр ханым.

Фото: © «Актаныш-информ»

Махсус хәрби операция башлану белән, ул Ростов ягыннан Казан танк училищесына сугыш кирәк-яраклары ташый. Гуманитар ярдәм җыя башлау белән аны үз машинасында илтергә юлга чыга. Районның хәзерге башлыгы Ленар Зарипов үзе дә аның белән Украинага барып кайта.

Әйбәт кеше иде. Күңелле, эчкерсез кеше иде. Беренче көннән үк үз теләге белән «егетләргә ярдәм итәм» дип янып йөрде. Бергә дә бардык. Бик күңелле йөрдек. Алмаз дустыбызның гаиләсенә, безнең барыбызга да килгән тирән кайгыны уртаклашабыз. Безнең күңелләрдә һәрвакыт елмаеп, балкып торган Алмаз булып калыр.

Фото: © «Актаныш-информ»

«Икесе дә юк…»

Гыйнвар уртасында Актаныш халкы махсус хәрби операциядә алган яраларыннан госпитальдә вафат булган Айназ Арслановны соңгы юлга озаткан иде. «Гел мине мактап җылы сүзләр яза иде. Абый ялга кайтканда да алдан килеп, пылау пешереп, бәйрәм ясап йөрде», – дип искә алды Алмаз Кашаповны Айназның сеңлесе Энҗе Арсланова.

Һәлак булган Айназ турында сеңлесе: «Минем дә бәхетле буласым, гаилә корасым килә, диде»

Фото: Арслановларның шәхси архивы. Сулда – Алмаз Кашапов, уңда – Айназ Арсланов.

Мәрхүм Айназның әтисе Айрат Арсланов белән Алмаз Кашапов җан дуслар да булганнар. «Үскәнем, мин бик борчылам. Юк, икесе дә юк... Минем өчен аңлатып бетергесез югалту. Башыма сыймый, һаман ышана алмыйм», – дип башлады сүзен Айрат абый.

Улы мобилизация дулкынына эләгеп, Украина ягына киткәч, Алмаз Кашапов Айрат абыйны үзе белән алып барып, әти белән улны күрештерә.

5-6 ел гаилә дуслары булып, бик тыгыз аралашып яшәдек. Украинада операция башлангач, беренче көннән үк аның белән бергә булдык. Мине үгетләп, үзе белән Айназ янына Украинага алып барды.

Айназ белән барган саен күрешеп тордылар. «Айназга әйтерсең, каршы алырга чыксын», – дия иде. Айназ чыгып каршы алды, бергә төшкән фотолары да бар. Айназ отпускка кайткач та, Алмаз Сабантуй шикелле очрашу оештырды безгә. Шашлыклар кыздырды, бөтен авылга җитәрлек итеп пылау пешерде. Бөтенебез бергә шундый күңелле итеп утырдык.

Фото: © Арслановларның шәхси архивы

Юк, хәзер икесе дә юк. Шулхәтле йөрәккә бәрә, үскәнем. Нишлисең инде... Кемнең җаны кайда чыгасын Аллаһ Тәгалә үзе генә белә бит, – диде Айрат абый, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Ул Алмаз Кашаповның «чын юл кешесе» булуын әйтте.

Алмаз гомере буе шофер булып эшләде. Юлда йөрергә шундый күңелле кеше иде. Кызык нәрсә сөйләп, кәефне күтәреп кенә тора иде. Бервакытта да баш ияргә ирек бирмәде. Чын юл кешесе иде. Кешелекле иде, авыр вакытта шалтыратып хәлне сорап, ярдәм итеп яшәде. Нык кызганыч.

Хатыны борчылды, тик борчылса да, сиздермәде. Бергә барганда да, чакрым саен диярлек шалтыратып, «әле кайдарак?» дип белешеп, борчылып торды.

Фото: Арслановларның шәхси архивы. Уңда – Алмаз Кашапов хатыны Рәмилә ханым белән, сулда – Эльвера – Айрат Арслановлар

«Сезне Актанышка чакырып, тәмле пылау ашатам әле», – диде»

Алмаз Кашапов гуманитар йөкне үзенең 5 тонналы «МАЗ» машинасында алып бара. Актаныштан 10нчы йөк булса да, Мөслим егетләре белән тагын берничә тапкыр зур юлларны урап кайта ул. Мөслимнән Рүзәл Минһаҗев белән бергәләп хәрби зонага сәфәр кылалар.

Алмаз абый белән 4-5 тапкыр барырга насыйп булды. Бу юлы китәр алдыннан да юллар буенча сөйләштек, җайлырак юлларны өйрәттек. Әле күңел ышанмый, һушка килеп булмый.

Үзенең шаян, кызык сүзле булуы белән күңелгә кереп калды. Бер сүзе һаман да колакта яңгырый: «Рүзәл, мин сине күргәнче гел сөйләшә белмәгәнмен икән бит», – дия иде. Һәрвакыт шаярып сөйләшә идек. Тастымаллар җыя иде ул. «Тастымал абый» дип көлә идек үзеннән.

Фото: © Рүзәл Минһаҗевның шәхси архивы

Соңгы вакытларда мәктәпләргә, башка җирләргә очрашуларга чакыра башладылар. Аларга барыр алдыннан гел миңа шалтыратып: «Рүзәл, энем, нәрсә дип сөйлим икән? Нәрсәләр әйтим икән?» – дип киңәшләшә иде. Гадилеге белән күңелгә кереп калды.

Соңгы тапкыр без зур фураны тутырып алып бардык. Шуннан соң: «Мөслимнәр, мин сезнең белән горурланам. Сезнең кебек егетләргә сокланам. Сез бөтен районны да уздыгыз», – дип аудиоязма җибәрде. «Кайткач, сезне Актанышка чакырып, пылау ашатам әле. Үзем бик тәмле итеп пешерәм. Үз гомерегездә андый пылау ашаганыгыз булмаячак сезнең», – дигән иде. Насыйп булмады.

Күпме кешеләрнең йөрәген җылыткан, күпме солдатларга әйберләрен вакытында кулларына илтеп тапшырган абзый бит ул безнең. Бик кадерле кеше. Андый кешеләр юк бит ул. Бөтен Татарстанда унлап җыела микән? Алай итеп йөрүче районнар бик сирәк, 5-6 гына. Хәзер Актаныш сүнмәсен иде. Аны алыштырырдай кешеләр килеп чыкса ярар иде. Алмаз абыйны беркем дә алыштыра алмаячак. Изге юлда йөргән ак күңелле кеше. Хөрмәтем һәм яратуым чиксез, – диде Рүзәл Минһаҗев.

Ул, Алмаз Кашаповка багышлап, шигырь иҗат иткән.

«Кайгы җиле бүген капка шакый,

Бу югалту кисте йөрәкне…

Аның кебек изге, ак кешеләр

Күкләргә дә шулай кирәкме?

Тормыш сынавына карамастан,

Балкып тора иде йөзләре...

Кайтавазлар булып яңгырый күк,

«Без бит бергә» дигән сүзләре...

Киң күнелең белән егетләрне

Үлем ачысыннан коткардың.

Синсезлектән нишләр микән халкым?

Сабырлыклар бирче, я Раббым...

Җанны телеп ачы җилләр исә,

Күңелләрне басты моң-сагыш.

Чиксез күктә кабыныр бер йолдыз,

Һәм булыр ул Алмаз Актаныш...»

«Бу юлы үзем каршы алырмын, дигән идем»

Гуманитар ярдәмне Украинада булган солдатлар көтеп ала. Алмаз Кашаповның фаҗигале үлеме алар өчен дә зур югалту. Хәзерге көндә хәрби операция зонасында булган Рөстәм Хисамов гуманитар ярдәм алып килүчеләрне «геройлар» дип атады. «Бу юлы аларны үзем каршы алырмын дигән идем», – ди егет.

9 тапкыр алып килде, инде 10нчысы белән юлга чыккан иде, тик тормыш шулай язгандыр, аннан узып булмый. Күпме килделәр, алар белән бер күрешеп булмады. Сугыш шундый әйбер инде ул, бер нәрсәне дә алдан белеп булмый. Алар килгәндә гел йә алгы сызыкта булдым, йә эш килеп чыкты. Менә бу юлы инде машина белән барырмын, дипләр уйлап куйган идем.

Күпчелек Алмаз абый белән Руслан килделәр, «булсын» дип йөрделәр. Үзем дә техника йөрткәч, ничек авыр икәнен аңлыйм. Ул шайтан снаряды кая да оча бит... Актаныш халкына рәхмәттән башка сүзем юк. Һәрдаим көтеп алабыз, һәр егет шулайдыр, – ди Рөстәм Хисамов.

Фото: © Руслан Усманов, «Актаныш хәбәр»

Ике улы да махсус хәрби операция зонасында булган Фәрит Фазуллин бу кайгылы хәбәрдән кычкырып елавын яшермәде. «Гел «Фәрит абый», – дип эндәшә иде», – дип сөйләде ул хушлашу мәрасимендә.

Үземнең 2 балам Украинада. Шушы хәлләр башлангач, Алмазны бик якыннан белдем. Миңа гел «Фәрит абый» дип эндәшә иде. «Без бер тирә бит инде, нигә абый дисең?» – дигәч тә, «Юк, Фәрит абый», – дия иде. Тәрбиясе шундый. Үзе бик эчкерсез, әйбәт кеше булганга мин дә аны хөрмәт иттем, ул да мине хөрмәт итте. Нинди генә проблема булса да: «Ярый, Фәрит абый, бергә сөйләшеп, бергә хәл итик», – диде.

Әле кичә улым яза: «Әткәй, мин алгы сызыктан чыктым», – дигән. Сөйләшер-сөйләшмәс кенә торгач: «Улым, нәрсә булды?» – дим. «Нигә әйтмәде? Безнең сугышчан дустыбыз киткән икән», – диде. Аларга да авырдыр. Кичә соңгы видеосын карадым да, хатын белән икәүләп кычкырып еладык. Бик авыр булды.

Фото: © «Актаныш-информ»

«Алмаз абый истәлегенә...»

Алмаз Кашапов «WhatsApp»та соңгы статусы итеп, карлы юлдан баруларын видеога төшереп кертә. Бүген исә аны «соңгы рейсы»на озаттылар. Аның белән бергә юлга кузгалган егетләр гуманитар йөкне хәрби операция зонасындагы егетләргә илтеп тапшыруны «Алмаз абый өчен, аның истәлегенә» дип башкара. Аларга ярдәмгә Мамадыш, Мөслим егетләре дә олы юлга кузгалган. «Барлык посылкаларны да таратабыз. Алмаз абый истәлегенә егетләр барысын да тапшырып кайталар. Башланганны азакка хәтле җиткерәбез», «Адаштырып карлы бураннарны юлга чыга батыр егетләр» дип язалар Актанышлыларның «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте телеграмм каналында. Алмаз Кашапов истәлегенә күпләр бәетләр, шигырьләр багышлыйлар.

Алмаз Кашаповның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: © Руслан Усманов, «Актаныш хәбәр»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100