Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлак булган Айназ турында сеңлесе: «Минем дә бәхетле буласым, гаилә корасым килә, диде»

«Җанымның яртысын аерып алып киттеләр..» – ди бертуган абыйсын җир куенына иңдергән Энҗе. Энҗе һәм Айназ Арслановлар – абый белән сеңел арасында була торган ихлас һәм чын туганлык мөнәсәбәтләренең асыл үрнәге. Энҗе махсус хәрби операциядә һәлак булган абыйсы турында «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Һәлак булган Айназ турында сеңлесе: «Минем дә бәхетле буласым, гаилә корасым килә, диде»
Фото: шәхси архив

Актанышның Богады авылында яшәүче Арслановлар гаиләсенең дә ишеген ачы кайгы шакыган. Айрат абый белән Эльвера апа – бердәнбер улларын, Энҗе, Әдилә һәм Динә бердәнбер абыйларын соңгы юлга озаткан.

«Гел «Энҗем» дип кенә торды ул миңа. Бу бәхет озакка гына бармады шул. Туганнан туган абыйларым да минем өчен үлеп торалар. Тик үз абыем, «Энҗем» дип торган абыем юк бит. «Әллә туган көнемә кайтарырлар микән», – дигән иде. Кайтты..» – дип өзгәләнеп башлады сүзен Энҗе.

Фото: © Руслан Усманов, «Актаныш хәбәр»

25 гыйнвар Айназ Арслановка 31 яшь туласы булган. Мобилизациянең беренче агымына эләгеп, ул махсус хәрби операциягә 2022 елның 29 сентябрендә чакырыла. 2023 елның 15 декабрендә каты яраланып, 29 декабрь көнне Мәскәүнең Бурденко госпиталендә җан бирә. Аны 13 гыйнвар көнне туган авылында җирләделәр. Энҗе абыйсының киткән көннәрен җан ачысы белән исенә төшерде.

Повестка килгәч, «әйдә, барма» дидек. 28е көнне кичтән: «Абый, әйт бер сүз. Бер сүзең җитә. Әти шалтыратып әйтә», – дидем. «Барам, мин бармасам, кем бара. Чакырганнар бит, димәк, барырга кирәк», – дип, күземә карап әйтте. Алдан ук та кызыксына иде. «Операция башланган икән», «менә болай иткәннәр икән» дип языштыра иде. Шул вакытта ук нык курыккан идем, – дип искә алды Энҗе.

Мобилизациягә кадәр Айназ туган авылында «Тамыр» хуҗалыгында эшли. Аңа кадәр агулау эше белән районнарга да йөри торган була. «Нык тырышып эшләде, күрсәткечләре дә яхшы иде», – ди сеңлесе.

Фото: © шәхси архив

«Штурмга керер алдыннан дога укып утырган»

Туганнан бирле көчле элемтәләре булган туганнар һәр көн аралашып торалар. Абыйсы – сеңлесенә, сеңлесе абыйсына бөтен эч серләрен сөйли. Энҗе һаман да язышканнарын кереп укый, абыйсына, инде укымаса да, бөтенесен бәйнә-бәйнә язып бара..

Гел аралашып тордык. Сәгать ярым, ике сәгатьләп сөйләшә идек, көне-төне языша идек. Элемтәсе дә булып торды. Шулай да бер тапкыр 20 көн хәбәргә чыкмады. 20 көн төшкә кергән иде ул чакта, нык курыккан идек. Безнең күрше егете – минем дә яхшы дус, абыйның да иң якын дусты Рөстәмгә яздым да, «абый янына бар әле» дидем. Ул вакытта алар Луганск ягында иде. Элемтә начар булганга хәбәргә чыгалмаган.

Фото: © шәхси архив

Посылкалар җибәрә идек. Аның сораган әйберләре һәммәсе телефонымда саклана. Тәмәке, тиз пешә торган токмачлар, казылык, киемнәр сорый иде. Окопта чәй эчеп алырга дип, бәләкәй генә шоколадлар сорады. Без булмаган әйберне дә «җир тишегеннән» таба идек.

Яраларын төшереп җибәрә иде. Штурмга керер алдыннан дога укып утырган. Авылдан туфрак алып киткән иде. Бер кулында төргәктә – туфрак, икенчесендә – дога китабы. «Белмәгән догаларны да укып утырасың инде монда», – дип язып җибәрә иде. Фотога төшәргә ярата иде. Юкка яратмагандыр, дим инде. Безнең бергә төшкән фотолар бик күп. Истәлеккә генә калдылар.

Фото: © шәхси архив

Ике тапкыр ялга кайтып килде. Беренче кайтканда үзгәрешләр сизмәдем. Икенчесендә: «Кеше күрәсем килми. Сез булсагыз, сез килеп алсагыз, миңа шул җитә», – диде. Туганнарны кайтартуны да теләмәде. Хәрби хезмәтне яратты. Азакка таба гына чын-чынлап ярсый башлады. Йөрәгенә тигән иде.

Күргәннәрен сөйләп бетерми иде, ир кеше бит инде ул. Баштарак бик борчылмаска кушты. Абый өлкән пулеметчик иде, аның коралы башкачарак. Өч тапкыр штурмга кергәннәр, өченчесендә ул яраланып чыкты. «Штурмга пулеметсыз кердем», – диде. Чөнки алар «атам» дип түгел, «исән калырга» дип кергәннәр, – ди Энҗе.

Фото: © шәхси архив

Айназ икенче тапкыр штурмга кергәч, яралы райондашы Артурны үз җилкәсендә күтәреп алып чыга. Өченчесенә кергәч, 15 декабрь көнне үзенең 2 аягы да каты яралана – аяклары сына, ботына кадәр эре кыйпылчык яралары була.

Бер тәүлек шунда чокырда яткан. Булса була, булмаса юк, дип алып чыгалар. Алып чыккан абыйларның номерын табып аралаштым. «Бозга каткан каретага салып алып чыктык», – диде. Абый үзе дә: «Сикертә-сикертә аяклар канап бетте», – дип сөйләде аннары.

Башта Горловка госпиталенә салдылар, аннары Белгородка күчерделәр. Белгородта озак ятты, Мәскәүгә 27 декабрьдә генә күчерделәр. 28е иртән 10-30 минутлык операциягә алып кереп китәргә тиешләр иде. Ләкин операциягә керер алдыннан абый сулый алмый башлый, аны реанимациягә алып кереп китәләр. Диагнозы – «тромбоэмболия», яраларына һава кергән.

Фото: © шәхси архив

«Уттан исән чыгып…»

Энҗе абыйсының үлем хәбәре килгән көнне аермачык хәтерли. Телефон шалтыратуын көтеп яшәгән минутларын онытырлык түгел. «Уттан исән чыгып бит ул!» – дип өзгәләнә ул.

Госпитальдә көлеп, ашап, сөенеп ятты. Артурны коткарып чыкканда бик ябыккан, сөйләшүләре дә икенче иде. Госпитальгә күчкәч тә артык сөйләшмәде, аннары ачылып китә башлады, планнар корды. «Боларны кайтарт әле», – дип интернет кибеттән товарлар җибәрде. Шеврон, аслы-өсле костюм, футболкалар, сәгать кайтарттым. 28е көнне Актаныштан аларны кереп алдым да дус кызларга кайтып тордым.

Бераздан әни шалтырата: «Кызым, кайт әле», – ди. «Нәрсә булды?» – дим. «Булмады, кайт», – кына диде. Аннары класс җитәкчесе шалтырата: «Энҗе, кайт әле, әниең чирләгән бугай», – ди. Кире әнигә җыйдым: «Әни, нәрсә булды? Нәрсә яшерәсез?» – дим. «Абыең операциядән һаман чыкмый», – ди. Алай дигәч тә начарлыкка уйламадым. Йә интернеты эшләмидер, йә наркоздан чыкмагандыр, дим. Кайттым, өйгә әнинең апалары җыелган, фельдшер кергән, чөнки әни нык чирләгән, нык борчылган иде ул көнне. Әти эштә. Әни бер – абыйдан курыкты, бер әтигә әйтүдән курыкты, чөнки әти дә – йөрәгенә нык ала торган кеше. Аннары безгә реанимациягә эләккәнен хәбәр иттеләр, аңлаттылар.

Фото: © шәхси архив

Үземнең укытучымның энесе шул госпитальдә эшли, аның аша белешеп тордым. Мәскәүдә гаилә дусларыбыз да бар. Алар да Бурденко госпиталеннән ерак тормыйлар. Көн ярым шулар белән хәбәрдә тордым. «Энҗе, сиңа әйтеп торабыз. Әни каты борчыла», – дип, гел миңа яздылар, – дип искә алды ул көннәрне Энҗе.

Айназның йөрәге 3 тапкыр туктый. Эшләтеп кенә җибәрделәр дигәч, кабат туктый, кабат туктый... 29 декабрь көнне ул мәңгелеккә күзләрен йома.

Һаман өмет яшәтә бит. Абый кайтып китәр, дип уйламыйм да. Әти өзгәләнә, елый, аңа аеруча авыр. Миңа шул вакытта Мәскәүдәге Резеда апа шалтырата: «Энҗе, йөрәге кабат туктады. 20 минуттан каламы, юкмы икәне билгеле була», – диде. Шул вакытта чынлап чирли башладым, кулларым калтырады. Әни янында апаларга да: «Китми торыгыз әле», – дип әйтеп булмый. Телефонга карарга кушам, аңламыйлар. Өйдә үземне кулда тота алмыйча урамга чыгып киттем.

Абыйның өе безнең каршыда гына. Абыйның өенә кердем дә елыйм, барыбер ышанам әле, тик бүлмәсенә аягымны да атлый алмыйм. 20 минут үтте дә китте. Резеда апа шалтырата: «Энҗе, 15:30», – диде. Аның калган сүзен ишетмәдем дә. Шунда ук фельдшерга шалтыраттым. «Мин өйгә керә алмыйм, әниләргә дә әйтә алмыйм, килегез», – дидем. Туганнан туган абый урамга йөгереп чыккан иде. Әниләргә инде шалтыратып әйткән булганнар, – дип искә алды Энҗе ул кайгылы көннәрне.

Фото: © шәхси архив

«Бергә киттек. Бергә кайтырбыз, дип уйлаган идем, Айназ абый...»

Айназны туган авылына 13 гыйнвар иртә белән генә алып кайталар. Богады авылы машина, халык белән тула. Килгән бөтен кеше: «Анда кеше күрерлек, кеше танырлык түгел иде», – диделәр. Машина да, кеше дә су буе иде», – ди Энҗе. Айназны үз әнисе янына җирлиләр. Вафат әнисенең әти-әнисе – әби белән бабасы да батыр оныкларын соңгы юлга озатырга килә.

«Хәрби формасын ярата, форма белән күмик», – дип уйлаган идек. Тик ул формасы бер дә килешми торган булды. Аллага шөкер, кәфенләгәнбез. Юа башлаганчы янында утырдым. Бөтен әйтәсе килгән сүзләремне дә әйттем, үкенечкә калмады.

Абыйның якын дусты Рөстәм башка ротада. «Рөстәм, абыйны озатырга кайтасың», – дим. «Мин кайта алмыйм, җибәрмиләр», – ди. Командирларына яздым, командирның хатынына яздым: «Кайтарыгыз, безнең соңгы үтенеч», – дидем. Рөстәм үзе дә командованиега барып сораган. Абыйны озата кайтты. Соңгы сүзен генә әйтә алмады. «Бергә киткән идек. Бергә кайтырбыз дип уйлаган идем, Айназ абый...» – диде дә башка берни әйтә алмады. Ул кире китте. «Абзыкай янына барасы килә, юк бит», – ди. Ул да бик авыр кичерә. Яраланган көнне дә чокырда бергә утырган булганнар. «Бер аягын бәйләтмәде, икенчесен бәйләтте. Аннары чәй эчердем дә, иртәнгә хәтле йоклады», – дип сөйләде, – ди Энҗе.

Фото: © Руслан Усманов, «Актаныш хәбәр»

Алар гаиләләре белән Айназны соңгы юлга озатуда зур булышлык күрсәткән Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка рәхмәтләрен белдерделәр.

Абыйны алып кайту буенча гаиләбез исеменнән Ленар Рафаковичка зур рәхмәт. Бөтен әйберне ул үзе көйләде. Машина тапты, машинага түләде, алып кайтуны да ничек тә тизләтергә тырышты. Ул нык ярдәм итә. Хәлне дә белеп тора. Әти белән хәзер дә элемтәдә, зур терәк булды, – ди Энҗе.

Фото: © Руслан Усманов, «Актаныш хәбәр»

«Мин аны «әни» сүзен әйтергә мәҗбүр итмәдем»

Айназ үтә дә сабыр кеше була. Яралары авыртуын, хәле начараюын гаиләсенә әйтми. «Үз әнисен җирләгәндә дә еламаган ул. «Ник еламыйсың?» – дип тә сораганнар. «Миңа әни еламаска кушты», – дигән. Әнисен югалтканда 7 яшь кенә булган үзенә», – ди Энҗе. Эльвера апа Айназга үги әни булса да, аларның мөнәсәбәтләре әйбәт була.

Безнең әнигә «Эльвера апа» дия иде. Әни үзе дә «әни» сүзен әйттермәгән. Озатканда соңгы сүз әйткәндә дә: «Әни кеше берәү генә була ул. Мин аңа «әни» сүзен әйтергә мәҗбүр итмәдем», – диде. Әни белән нык якын булдылар. Соңгы арада бигрәк тә. Әни тора да абыйга яза, ята – абыйга яза, ашый – абыйга яза. Абый да берәр нәрсә була икән, шунда ук әнигә шалтырата. Дусларыма да әйтәм: «Кеше үз улын да ул кадәр яратмый», – дим. Мин әнигә дә шаккаттым, нык авыр кичерә.

Иртәгә реанимациягә эләгә дигән көнне, әни мал-туарларны карап керде дә, чишенмичә дә, кулын да юмыйча, телефонны алды да, абыйга шалтыратты. Үзе дә: «Мин ул көнне нәрсә эшләгәнемне дә аңламадым», – ди. Абыйның ул вакытта хәле дә әйбәт иде. Сизенде микән… Шулай да, сызланып, уфтанып алган, «Айназ, берәр җирең авыртамыни?» – дигәч тә, «Юк, интернет тотмый», – дип әйткән.

Фото: © шәхси архив

Әтинең бердәнбер улы, алар нык якын иде. Абыйның әнисен 7 ел буе үзе караган, хастаханәләргә йөрткән. Исән калдырыр өчен нәрсә генә эшләмәгән инде. Анысы да – алар өчен бик авыр бер яра. Узган елның февралендә абый янына Украинага ук барып кайтты. Бер төн кундылар, бергә булдылар.

Абый гел: «Әтигә ярдәм итәсем килә. Эше дә авырая, трактор алып бирәсем килә», – дип сөйли торган булган. Әти урманчы булып эшли, утын сата, утынны кул белән төйи. Шуңа трактор аласы килгән. «Госпитальдән кайткач, әти белән урманга йөрим. Мин монда булгач, әтигә нык авыр», – дигән булган. Аларның ни дәрәҗәдә якын икәнен әйтеп кенә аңлатып та булмый.

Фото: © шәхси архив

«Кайткач өйләнәм», – дигән иде»

Айназ белән Энҗе арасында мәхәббәт темасына да чикләр булмый. Хисләре, серләре белән уртаклашып яшиләр. «Соңгы арада Гөлназ исемле кыз белән аралаштылар, нык якын булганнар. «Матур, әйеме?» – дип, миңа фотоларын да җибәргән иде», – ди Энҗе.

Чынга ашмый калган хыялларны, планнары күп калды. Әтигә трактор аласы килгән, үземә биек машина алам, дип йөрде, «Энҗе, минем дә бәхетле буласы, минем дә гаилә корасы килә», – диде. Иске өйне яңартам, тышлыйм, дигән булган. Төркемдәшләре языштыра миңа. «Кайткач өйләнәм», – дигән иде», – диләр. Күп кешегә шулай дип әйткән булган. Гөлназ апага да: «Мин сине әти белән таныштырам. Ул сине үз кызы кебек яратачак. Мин сине Богадыга алып киләм», – дигән булган. «Ник иртәрәк очрамады ул миңа?» – дия иде абый. Очраган булса, бәлки, кайткач, кире китмәгән булыр иде, монда калыр иде...

Фото: © шәхси архив

«Авызыннан «Энҗе» сүзе төшмәде дә. Гел «Энҗе» генә дип торды», – ди Гөлназ апа. Озакка бармады шул ук бәхет. Туганнан туган абыйларым да минем өчен үлеп торалар. Тик үземнең абыем, «Энҗем» дип торган абыем юк бит, – ди үзәк өзгәләнүеннән нишләргә белмәгән Энҗе.

Фото: © шәхси архив

«Бөтен нәрсәне көттем, абыйны югалтуны гына көтмәдем»

Абыйсын югалту ачысыннан Энҗе бер-бер артлы шигырьләр яза. «Абый минем гомерлек ярам булып кала. Мәңге онытмаячакмын. Йөрәгемнең яртысын ярып салдылар да алып киттеләр», – ди ул.

Минем җир йөзендә безнеке кебек абый-сеңел мөнәсәбәтләре күргәнем юк. Беренче тапкыр ялга кайтып киткәндә, әни: «Энҗе елый, бөтен кеше елый, Айназ», – дип язган. «Нык яратам мин Энҗене, нык якын миңа Энҗе», – дип язган абый да. Минем аны ничек яратканны әйтеп аңлата торган түгел. Әти белән әни дә: «Сезне шундый туган җанлы итеп үстерүебезгә сөенәбез. Айназ үзенең безгә ничек кадерле икәнен аңлап, күреп, белеп китте», – диләр.

«Яратам инде үзеңне! Ярый син бар бу дөньяда. Абыйлы булу – бәхет бит ул», «Син миңа бар нәрсәдән дә кадерле», «Яратам, абыем!» – дип гел яза идем. Фотосын гел алыштыра иде, аларның һәрберсенә дә «матур фото» дип яза идем. Аллага шөкер, андый сүзләрне язып торганмын. Ярый язганмын әле, үкенечкә калмаган. Әле дә искә төшкән саен язам. Соңгы тапкыр 28 декабрь иртә белән язышканбыз. «Ничек хәлләр?» дип соравыма «ярыйсы» дип җавап биргән булган. Шуның белән бетте. Соңгы арада боекты. Соңгы көннәрдә «абый, яратам» дип әйтмәгәнмен, дим.

Бөтен киемен дә киеп йөрим, зур булса да киям. Тәмәке исе килә, окоп исе килә, барыбер киям. Уртанчы сеңлекәш Әдилә дә авыр кичерә. Ул юлны авыр кичерә, чирли. Абыйга да, безгә дә: «Госпитальгә дару эчеп булса да барам, чирләсәм дә барам. Өйгә кайткач, үзең йөрсәң дә, йөрмәсәң дә, ничек булсаң да, сине үзем карыйм», – дигән иде. Бәләкәч: «Абый «үф» итте, абый самолетта очты, абый кайтмый», – ди. Ул әле аңламый, – ди Энҗе.

Фото: © шәхси архив

Абыйсы үләр алдыннан Энҗене төшендә куып йөртәләр, куып тота алмагач, кара еланнар өеренә ташлыйлар. «Алар мине буды. Төш булдымы, саташумы… Шуңа булгандыр, дим», – ди ул.

Көз көне гуманитар ярдәм илтә торган Руслан абыйга: «Руслан, мин үз аягымда кайта алмыйм инде. Апайларга терәк бул», – дип әйткән булган. Ут эчендә исән калмам, дигән булгандыр инде. Госпитальгә чыккач, «үләм» дип ятмады, – ди Энҗе.

Фото: © шәхси архив

Айназ белән Энҗе абый белән сеңел генә түгел, чын дуслар да булалар. Айназ – бөтен гаиләләре өчен мәңгелек яра. «Абый үлгән кебек түгел, гел янымда кебек», – ди күзләре гел дә дымланып торган Энҗе.

Бөтен нәрсәне көттем, абыйны югалтуны гына көтмәдем. Бөтенләй башыма килмәде. Госпитальгә эләккәч – бигрәк тә. Ут эчендә түгел бит. Үзебез госпитальгә барабыз, дип йөрдек. Үзе: «Менә туган көнгә кайтармаслар микән әле», – диде. 25е гыйнвар – туган көне…

Айназ Арслановның урыны җәннәттә булсын! Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фото: © шәхси архив

«Нинди матур көз, әйеме?!

Яфраклар да, гөлләр дә

Салкыннарга бирешмәде

Илдә тыныч көннәрдә.

Елак яңгыр ява хәзер,

Ачы һәм салкын җиле.

Үтәли ярып телгәли

Көз генәме соң җанны?!

Тынгысызлык йөрәкләрдә,

Өзгәли ул күңелне.

Көз генәме, сугыш җиле

Салкынга төрә безне.

«Борчылма» дип әйтүләрең

Яңгырый колагымда.

Сагышлы, сабыр күзләрең

Әле дә күз алдымда.

Күз алдымда, килеп кергәч,

Сер бирми сөйләшүең.

Солдат рюкзагы белән

Сорагач, ни эшләвең.

«Илебезнең чиген саклау

Бурыч бит ир-егеткә.

Кушылдым мин чакыруга,

Сүзсез, шулай тиеш тә.

Сугыш утын сүндерергә

Барырга кирәк, сеңлем.

Бармый калсам, бер сәбәпсез,

Тыныч булмас күңелем».

Абыем, син сакла безне,

Тынычлык килсен илгә.

Безнең изге теләк белән

Исән кайт туган җиргә.

Күңел сизә, озакламый,

Җиңәрбез якын көндә.

Каршы алырбыз, абый, сезне

Кояшлы матур көндә».

(Энҗе Арсланова)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100