Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җан өшеткеч кайгы» – Актаныштан махсус операциягә йөк илтүче Алмаз юл һәлакәтендә үлгән

news_top_970_100
«Җан өшеткеч кайгы» – Актаныштан махсус операциягә йөк илтүче Алмаз юл һәлакәтендә үлгән
Алмаз Кашапов махсус операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм җыю төркемен оештырган Гөлинә Иделбаева белән

Бүген Саратов өлкәсенең Хвалын районында 6 автомобиль авариягә юлыкты. 15.00 сәгатькә Алексеевка авылына борылыш янында «МАЗ», «КамАЗ», ике йөк «Мерседес»ы, «Рено» һәм «Мерседес» минивэн бәрелешкән, дип хәбәр итә «sarnovosti.ru» сайты.

«МАЗ» йөртүчесе шул ук урында һәлак булган. «Минивэн»дагы 2 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Актанышта махсус операциядәгеләр өчен ярдәм төркемен оештырган Гөлинә Иделбаева хәбәр итүенчә, бу авариядә Актаныштан күп тапкырлар махсус операциягә ярдәм илткән Алмаз Кашапов һәлак булган. Гөлинә Иделбаева: «Тыныч йокла, безнең горур бөркетебез. Ышанасы килми, сүз юк… Күптән түгел озатылган фурабыз юл һәлакәтенә очрады. Алмаз абый, син – безнең горурлык, йөрәгебезнең яртысы иде бит», – дип язды.

«Урыны оҗмахта булсын. Ачык кеше иде, ярдәмчел иде. Нинди зур эшләр эшләдең, Алмаз, күпме кешене сөендердең, тыныч йокла»; «Бу авыр кайгы башка сыя торган түгел, нинди яхшы кешеләр арабыздан китеп баралар»; «Җан өшеткеч авыр кайгы һәм югалту. Чын күңеле, йөрәге белән изгелек юлында йөргән Алмазыбыз...» – дип язганнар Алмазны белүчеләр.

Махсус операциядә катнашучы хәрби – «Добрый» позывнойлы кеше дә: «Их, әйбәт мужик иде», – дип язган.

Мәрхүмнең хатыны Рәмилә һәм 2 баласы калган.

Төркемдә хәбәр ителүенчә, Актаныштан башка йөк автомобиле юлга чыккан, авариягә юлыккан фурадагы йөкне икенче автомобильгә күчерәләр.

Төркемдә Алмаз Кашапов истәлегенә клип та урнаштырганнар.

Алмаз Кашаповның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100