news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә БТР урлап качкан Фәнис Хөсәенов турында мультфильм төшерергә җыеналар

news_top
Хәрби операциядә БТР урлап качкан Фәнис Хөсәенов турында мультфильм төшерергә җыеналар

Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе махсус хәрби операция зонасында дошманның бронялы транспортерын (БТР) куып алып киткән Фәнис Хөсәенов турында анимацион фильм төшерү өчен ике килешү төзегән. Аларның гомуми бәясе якынча 3,6 миллион сум тәшкил итә.

Ике килешү дә мультипликатор, эшмәкәр Дамир Мөхәммәтяров белән төзелгән. Ул анимация тасмасын җитештерүгә әзерлек алып барырга, шулай ук «Безбашенный» дигән беренчел исем белән мультфильм төшерергә тиеш булачак. «Коммерсантъ» шул турыда яза.

Башкортстанда «Барс 17» батальонына үз теләге белән хәрби хезмәткә алынган Фәнис Хөсәенов Украина Кораллы көчләренең 7 кешесенә каршы бара, 1 хәрбине әсирлеккә ала һәм украин бронетранспортерын куып алып китеп таныла. Гыйнварда аның һәлак булуы турында билгеле булды.

Дамир Мөхәммәтяров – «Урал-батыр һәм Самрау патшалыгы» анимацион фильмының да режиссеры, ул Башкортстан башлыгы гранты акчасына төшерелгән иде. Ул мультфильм 2020 елда тәкъдим ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар