Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәеновның беренче укытучысы: «Мин, һичшиксез, кайтачакмын», – дигән иде»

news_top_970_100
Фәнис Хөсәеновның беренче укытучысы: «Мин, һичшиксез, кайтачакмын», – дигән иде»
социаль челтәрләр

Украинада БТР куып алып китеп танылган Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов исемен хәзер бөтен ил белә, аның белән горурланалар, үрнәк итеп китерәләр. Халык героена әверелгән Фәниснең батырлыклары турында фильм төшерү идеясе дә бар. Инде Фәнисне якыннан белгән кешеләрдән герой хакында истәлекләр дә туплый башлаганнар. 

«Молодежка» корреспонденты, Фәнис турындагы истәлекләре белән бүлешүен сорап, геройның беренче укытучысы Айсылу Хаҗиповага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Әбҗәлил» газетасы яза. 

1нче сыйныфтан алып 4нче сыйныфка кадәр Фәнис Тәтешле районының Яңа Кайпан авылында укыды. Мин ул вакытта башлангыч сыйныфлар укытучысы, әле хезмәт юлымны башлап кына килүче 25 яшьлек педагог, көчемне кызганмыйча, энтузиазм белән эшләдем.

Классыбыз кечкенә иде. Нибары 8 бала – 7 малай һәм 1 кыз булганга һәрвакыт күз уңында булдык. Фәнис мәктәпкә әзерлек белән килә иде. Дәресен әзерләми килгән бер генә очракны да хәтерләмим. Укуы уртача булуга карамастан, Фәнис класста формаль булмаган лидер иде. Ул магнит кебек кешеләрне үзенә тартып торды. Бөтен хикмәт аның характерында, ул һәрвакыт позитивта булды. Күзләре нур чәчеп тора, йөзеннән елмаю төшми. Кечкенәдән әйткән сүзендә тора белде. Миңа такта сөртергә, кабинетны җилләтергә ярдәм итә иде. Фәнис үзенең туганнан туган абыйсы Алгиз белән бер сыйныфта укыды, алар бик дус булдылар.

1нче сыйныфта алар барысы да шаян булды, көтелмәгән сүзләр дә әйтеп куя иделәр. Кыш Бабайга ышандылар. Авылда бакча булмаганга, балалар 1нче сыйныфка бакчага йөрмичә килделәр. Хәтеремдә: берсендә кабинетка 4нче сыйныф укучысы йөгереп керде дә барыбызны да линейкага чакырды. Фәнис өстәлдә яткан линейканы эләктерде дә, елмаеп, миннән: «Линейканы да алыйммы?» – дип сорый.

Икенче юлы шигырь ятлап килергә кушкан идем. Алгиз беренче юлын сөйләде дә тукталып калды. Үзе, ярдәм көтеп, Фәнискә карый. Ә Фәнис түзеп тора алмады: «Айсылу Мөдәрисовна, карагыз әле, ул минем әйтеп җибәргәнне көтеп тора», – ди, үзе шаркылдап көлә.

1нче сыйныфларым минем ирем белән дә дуслаштылар. Дәресләрдән соң ул мине алырга килә иде (без күрше авылда яшәдек). Балалар йөгерешеп чыгып, аны каршы ала, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, көн дәвамында булган хәлләрне сөйләп, ясаган рәсемнәрен, көндәлекләрен күрсәтәләр.

Башлангычта укыганда, Фәнис әбисе һәм бабасы белән яшәде. Әнисе Фәридә Хөсәенова сөйләвенчә, нәкъ менә алар, Фәниснең үги әтисе йортында түгел, үзләре белән яшәвен теләгәннәр. Әнисе Яңа Кайпанга ата-аналар җыелышлары, мәктәп чараларына кайтып йөрде. Каникулларда улын гаиләсе белән яшәгән Пермь өлкәсенең Барды поселогына алып китә иде.

Әбисе вафат булганнан соң, Фәридә Хөсәенова улын үзе янына алды. Ул анда 5нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр укыды. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Фәнис Тәтешле районына әйләнеп кайтты һәм көллияткә тракторчылыкка укырга керде», – дип сөйләгән Айсылу Хаҗипова. 

Журналист Фәниснең аеруча нинди фәннәрне яратуы белән дә кызыксынган. 

Физкультура, музыканы яратты. Ул бик сыгылмалы иде, биергә яратты (Фәниснең искиткеч сыгылмалы булуы турында үзе коткарган генерал да сөйләгән. Ул аның әнисенә шалтыратып, улының геройлыгы өчен рәхмәт әйткән, Фәнисне «Человек-паук» белән чагыштырган).

Мәктәпне тәмамлагач, Фәнис белән аралаштыгызмы?

Без ирем белән бер тапкыр аны юлда туктап утырттык. Фәнисне балкып торган күзләреннән, елмаюыннан танып алдым. Сөйләшеп киттек, телефоннар алыштык. Ул миңа өйләнергә өлгерүен, кечкенә кызы барлыгын сөйләде.

Соңыннан ул миңа миндә булмаган берничә мәктәп еллары фотосын җибәрде. Фәнисне соңгы тапкыр бөтен район белән мобилизацияләнгән егетләрне озатканда, 2022 елның 28 сентябрендә күрдем. Ул дуслары белән яңадан сугышка китәргә җыена иде. Фәнис мине күреп куанды, кочаклады. Саубуллашканда: «Мин һичшиксез кайтачакмын», – дигән иде, – дип сөйләгән Фәниснең беренче укытучысы. 

Фәнис Хөсәенов белән хушлашу мәрасимендә Айсылу Хаҗипованың укучысына багышлап үзе язган шигырен укуы турында да язган идек. 

Фәнис Хөсәеновны озату: «Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән аңа»

 

Фото: © https://vk.com/club218315065

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100