Хәбиров Украинада һәлак булган биюченең декреттагы хатынын эшкә урнаштырырга вәгъдә иткән
Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Сибай филармониясе биючесе – махсус операциядә һәлак булган Илнар Хәтмуллинның тол хатынының хәлен белгән, дип яза «Башинформ».
Илнар Хәтмуллин 2022 елның 26 сентябрендә мобилизацияләнә. 2023 елның 30 июнендә һәлак була. Аңа Батырлык ордены бирелә.
Радий Хәбиров биюче егетнең әнисе Лариса Хәтмуллинага батыр һәм иҗади егетне тәрбияләгән өчен рәхмәт әйткән.
Илнар 2000 елда биючеләр гаиләсендә туган, кечкенәдән сәнгать мәктәбенә йөргән, аннары училищеда укыган. 2022 елда өйләнә, уллары Аслан туа.
Илнарның хатыны Фидалия Радий Хәбировка декрет ялында булуы, аннары икътисадчы булып эшкә урнашырга теләве турында әйткән.
«Без сезгә эшкә урнашу белән булышырбыз, улыгызны үстерергә һәм тәрбияләргә барлык республика булышыр. Һәлак булган егетләрнең балалары аерым игътибар үзәгендә», – дигән Радий Хәбиров.
Быел Сибай концерт-театраль берләшмәсенең «Сибай» халык ансамбле репетицияләр залына Илнар Хәтмуллин исеме бирелгән.