Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак биюче Илнар Хәтмуллин истәлегенә шигырь язганнар: «Тыңлаган саен елыйм»

news_top_970_100

Башкортстанда әниләргә һәм патриотизмга багышланган «Йөрәк сүзе» («Йөрәк һүҙе») бәйгесендә шагыйрә Әнисә Маиянова-Галина «Ел шигыре» номинациясен алган. Ул Илнар Хәтмуллинның истәлегенә багышланган «Нуры калды сибелеп» («Нуры ҡалды һибелеп») дигән шигырь язган. Аны Баймак районыннан Варис Искужин укыган. Ул егет бәйгедә төп җиңүче дип табылган, дип яза «Осҡон» гәзите. Бу хакта «Ил ағаһы Мортаза Рәхимов» төркемендә язалар.

«Бар халыкны зар елатты Илнар хакында килгән кара хәбәр. Бу егет турында кем дә булса йөрәк сүзен әйтергә тиеш иде, аны син әйттең, Варис!

Синең кыска гына, кычкырмыйча, мәгънәле паузалар аша үзәккә үткәреп, аңга сеңдереп, уйландырып, хисләндереп сөйләүләрең тамашачы йөрәген телгәләде һәм сызландырды. Алар, күз яшьләрен тыя алмыйча, синең чыгышыңны дәррәү басып алкышлады.

Тамашачылар арасында яралы күңеле рәхмәт хисләре белән тулган Илнарның әнисе Лариса да бар иде. Без улын югалткан әниләрнең кайгыларын, күпмедер вакытка гына булса да, синең йөрәк сүзең аша уртаклаша алдык, рәхмәт сиңа, Варис!» – дип язган Наилә Сәфәрголова.

«Тыңлаган саен елыйм»;

«Илнарга аталып язылган. Елатты. Чын йөрәк сүзе», – дип язганнар социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100