Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә үлгән биюче Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга алкышлап озатканнар

news_top_970_100
Махсус операциядә үлгән биюче Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга алкышлап озатканнар
https://ataisal.com/

Сибайда махсус операциядә һәлак булган талантлы егет, биюче Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Атайсал» газетасы хәбәр итә.

Илнар 2022 елның 26 сентябрендә мобилизациягә эләгә, мотоукчылар ротасында хезмәт итә. 2023 елның 30 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Илнарның тормыш иптәше – тол, 5 айлык улы ятим калды.

«Илнар белән хушлашу мәрасимендә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова Илнарның әнисенә «генерал Шәйморатов» ордены, Илнар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Алексей Батайкин хәрбинең тормыш иптәшенә «Батырлык» ордены тапшырды.

Якыннары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур югалту. Халык бию көе астында алкышлап, күз яшьләре белән, Илнарны соңгы юлга озатты. Кызганыч, бу бию көенә күпме биемәгән биюләрең, бу алкышлар астындагы күпме чыгышларың калды, Илнар. Язмыш аяусыз, җаның җәннәттә булсын. Әти-әниең, тормыш иптәшең, сеңлең, кечкенә улыңа Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен», – диелә хәбәрдә.

Илнар 2000 елның 5 апрелендә Баймак шәһәрендә туа. 9нчы сыйныфка кадәр Сибайның 5нче мәктәбендә укый. Аннары Сибай сервис һәм төзелеш көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштерә.

Әтисе Илдар һәм әнисе Лариса кебек үк, Илнар да кечкенәдән биюгә һәвәс була. Сибайның «Очкын» балалар ансамблендә шөгыльләнә. Оста яшь биючене 2017 елда балет биючесе итеп эшкә алалар.

2019 елда укуын тәмамлап, Илнар армия сафларына китә. Анда машина йөртүче-механик булып хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайткач Сибай ансамблендә эшли башлый.

Илнарны тыныч, мәрхәмәтле, изге күңелле, аралашучан, үз фикерле егет буларак искә алалар. Аның дуслары арасында да абруе зур була.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июль 2023
    Исемсез
    Купме яшь гомерлэр.....Бигрэк матур биилэр!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100