Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак Сибай биючесе Илнар Хәтмуллин турында: «Биергә дә биергә иде бит...»

10 июль көнне «Сибай» концерт-театраль берләшмәсе (филармониясенең) артисты, халык биюе ансамбле солисты Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус хәрби операция барышында һәлак булды. Сибай «йолдызы»ның тормыш юлын һәм якыннарының истәлекләрен «Интертат» белеште.

news_top_970_100
Украинада һәлак Сибай биючесе Илнар Хәтмуллин турында: «Биергә дә биергә иде бит...»
Сибай концерт-театр берләшмәсе сайтыннан

3 яшендә «Генерал Игзаков» башкорт биюен башкара

Илнар Илдар улы Хәтмуллин 2000 елның 5 апрелендә Лариса һәм Илдар Хәтмуллиннар гаиләсендә туа. Илнарның әтисе дә, әнисе дә – профессиональ биючеләр. Илнар кечкенәдән сәхнәдә үсә һәм 3 яшендә үк әтисе Илдар Хәтмуллин белән «Генерал Игзаков» башкорт биюен башкара.

«Илнар белән Лариса Хәтмуллиннар «Сибай» бию ансамбленә биюче булып эшкә килгәндә, Илнар әнисенең карынында иде. Ансамбльнең иң матур парларының берсе булып эш башладылар. Илнар шулай үсте, елмаюлы, мөлдерәмә тулы карашы әле дә күз алдында. Балалар арасында ул иң батыры иде. Ул сәхнә өчен туган кеше иде. Тормыш нинди аяусыз! Бүген ул юк безнең арада. Йөрәк әрни. Әй Ходаем, кирәкми безгә бу каһәрле с…! Балакай, җаның җәннәттә булсын. Илдар… Лариса… Юатырга бер сүз дә табып булмый», – дип язган Гөлназ Алдархан.

«Атайым Сибай дәүләт филармониясендә эшли башлаган, миңа 9 ай тулгач, әсәйемне дә бию ансамбленә чакырганнар. 2 ай чамасы Баймакта яшәгән өләсәйем (ред. – әнисе ягыннан әбисе) белән картатаем (ред. – бабасы) караган. Ә аннары инде сәхнә артында үскәнмен. Әти-әни сөйләвенчә, мин аларның репетициясен карап торганмын да, өйгә кайткач, хәрәкәтләрен кабатлаганмын икән», – дигән булган Илнар Хәтмуллин «Шоңкар» башкорт журналына биргән әңгәмәсендә.

«Атайым өчен «Игзаков» биюен әзерләгән чакта, аның артыннан кабатлап йөргәнмен, аннан соң мине дә биетеп караганнар. Шул вакытта «Атанан күргән – ук юнган, әсәнән күргән – тун бескән» дигән концерт программасы әзерләнгән булган. Махсус бию костюмы тектереп, мине дә сәхнәгә чыгардылар. Ул чакта миңа нибары 3 яшь булган. Аннары өйдә, авылда табын җыелган чакларда, кунаклар һәрвакыт акча биреп биеткән», – дип сөйләгән ул.

Видеода: Илнар Хәтмуллин 3 яшьлек чагында «Генерал Игзаков» биюен башкара.

«Курайны ташлап, күңел яткан шөгыльгә тотындым»

Мәктәп елларыннан Илнар балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегендә шөгыльләнгән. ОХА «Оскон»ның әйдәп баручы биючесе була. Укуны уңышлы тәмамлаганнан соң, 2014 елда Уфа шәһәрендәге Рудольф Нуриев исемендәге сәнгать училищесына, хореография бүлегенә укырга керә, ләкин, аягы имгәнү сәбәпле, Сибайга әйләнеп кайта.

«Биюче булам, дигән сүз булмады. Сәнгать мәктәбенә барып, үз теләгем белән курай түгәрәгенә язылдым. Курай моңнарын ярата идем. Әмма бераздан сәгатьләр буе тик торып шөгыльләнү туйдыра, хәрәкәт җитми башлады. Җитмәсә, 1нче катта «Оскон» ансамбленең репетицияләре бара, араларында матур кызлар да күренә. Тәнәфес вакытында аларны күзәтә идем. Укытучы Сания Хәйбуллина кызыксынуымны күреп, биергә чакырды. Курайны ташлап, күңел яткан шөгыльгә тотындым. 2014 елда сәнгать мәктәбенең бию классын тамамладым. Укытучым Рудольф Нуриев исемендәге Уфа хореография колледжына барырга тәкъдим итте. Ул чакта булачак һөнәр турында артык уйланмый идем әле. Шулай да өйдән китеп, әти-әнидән читтә мөстәкыйль тормыш башлау кызык күренде. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, медицина тикшерүе үтеп, 8нче сыйныфны Уфада укый башладым. Тик ел ярымнан кире кайтырга туры килде», – дигән Илнар Хәтмуллин.

5нче мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, механик-йөртүче һөнәрен сайлап, Сибай төзелеш һәм сервис көллиятенә укырга керә. Әмма биюче биемичә тора алмый, 2017 елның августыннан Илнар Сибай концерт-театр берләшмәсендә балет артисты вазифасында хезмәт эшчәнлеген башлый.

«1 елдан (ред. – көллияттә 1 ел укыганнан соң) «Сибай» бию ансамблендә биючеләр җитмәү сәбәпле, мине дустым Айсуак Гобәйдуллин белән Мәскәүгә гастрольләргә алып бардылар. Җитәкчелек, атайым-әсәйем үгетли торгач, 17 яшьтә контракт төзеп, филармония белән эшли башладым, шул ук вакытта укып та йөрдем. Авыр булыр, дип курка идем, әмма барысы да яхшы булды. Дәресләрне еш калдырырга туры килде, шулай да көллиятне кызыл дипломга төгәлләдем», – дип сөйләгән Илнар Хәтмуллин.

«Хәрби хезмәт үткәндә дә биюдән аерылмадым»

Көллиятне тәмамлаганнан соң, 2019 елдан 2020 елга кадәр армиядә хезмәт итә, анда хәрби часть ансамбле солисты була. Хәрби хезмәттән соң, 2020 елның июлендә Сибай концерт-театр берләшмәсендә балет артисты булып эшләвен дәвам итә. 2020 елда К.А. Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать көллиятендә һөнәри әзерлек уза һәм «Һәвәскәр иҗат (хореография) коллективы җитәкчесе» квалификациясен ала.

«Армиягә үз теләгем белән бардым, һәм ил алдында бурычымны намуслы үтәвем белән горурланам. Пенза шәһәрендә ракета һәм артиллерия гаскәрендә хезмәт иттем. Биючеләрнең физик әзерлеге әйбәт була бит, шуңа җиңел булды. Анда да биюдән аерылмадым: «присягага» кадәр биюче икәнлегемне белеп, үзешчән ансамбльгә яздылар. Бу – минем өчен файдага гына булды, армия азагына кадәр Пензада калдым. Югыйсә, ярты елдан кайсыбер егетләрне икенче шәһәргә күчерделәр. Концертлар куя идек, тик пандемия башлангач, чыгыш ясаулар туктатылды. Яшьләргә хәрби хезмәтне үтәргә киңәш итәр идем: күңелдә матур хәтирәләр калачак, дуслар арта», – дигән ул.

2022 елның 26 сентябрендә Илнар Хәтмуллин мобилизациягә эләгә. Сибай филармониясеннән 10 егет мобилизациягә китә. Аларның бии-бии барган видеолары бик күп каралды, төрле социаль челтәрләргә таралды. Бу видеоларда – әллә никадәр комментарийлар…

Шулай ук филармониядән чакырылган егетләрнең «Шәйморатов генерал» дип җырлаган видеолары да популярлык казанды.

Илнар мотоукчылар ротасында хезмәт итә. Февраль аенда ул, баласы туу сәбәпле, отпуск ала.

28 июнь көнне аның яраланып, авыр хәлдә булуы турында хәбәр чыга. Ул булган урын артиллерия уты астына эләгә, аның бер аягын ампутациялиләр, кулы, күкрәге, башы яралана. Туганнары, якыннары аны госпитальләрдән эзләргә керешәләр, ә 30 июньдә Илнарның һәлак булуы ачыклана.

Илнарга нибары 23 яшь. Аның 1 ел да бергә яшәмәгән хатыны Фидалия – тол, ә 5 айлык улы ятим калды.

Соңгы юлга озату...

Илнар Хәтмуллин белән хушлашу мәрасименә туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм тамашачылары килә. Халык бию көе астында алкышлап, күз яшьләре белән, Илнарны соңгы юлга озата.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова Илнарның әнисенә «генерал Шәйморатов» ордены, Илнар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Алексей Батайкин хәрбинең тормыш иптәшенә «Батырлык» ордены тапшырган.

Башкортостан сине онытмаячак!

Айгиз Баймөхәмәтов («Шоңкар» журналының баш мөхәррире):

Без Сибайда концерттан соң таныштык. Хәтәр шәп биегән иде! «Минем бию стажым 17 ел», – диде ул, шаяртып. Баксаң, биючеләр гаиләсендә туган егет 3 яшьтән сәхнәдә икән. Бик итагатьле, тәрбияле, шаян. Мондый талант хакында республика халкы күбрәк белсен дип, «Шоңкар» журналына аның белән әңгәмә әзерләп бирдек. Бик куанды Илнар. Ил чакыргач, күтәренке рухта, җырлап-биеп, яуга китте. Отпуск алып кайткач, хәбәрләшеп алдык. «Улым туды, Аслан исемен бирдек», – дип, шатлыгы белән уртаклашты... Бик үкендереп китте Батырыбыз... Тыныч йокла, талант! Башкортстан сине онытмаячак!

Сибай концерт-театр берләшмәсе:

Йолдыз булып атылды ул бүген күкләргә. Яктылыкка, сафлыкка, яхшылыкка әйдәп торучы, сәхнә «йолдызы» – Илнар! Ипле, итагатьле, ярдәмчел булып гомерлеккә хәтеребездә калырсың. Сәхнәләрне дер селкетүче мәшһүр биюче, буй-сыны, чибәрлеге белән хуш итүче чая егет... Эх, тик тормыш кына аяусыз. Биергә дә биергә иде бит... Халык күңелендә, безнең күңелебездә син – мәңгелек, биючебез, батырыбыз, Башкортстанның асыл улы Илнар Илдар улы Хәтмуллин!

Сания Хайбуллина (хореография укытучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре):

Илнар сугыш өчен тумаган иде. Ул күңеле һәм йөрәге белән сәнгатьтә яшәде. Балачакта Илнар балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә уңышлы гына укыды. «Оскон» ансамбленең әйдәп баручы биючесе иде. Сәләтле, җаваплы, һәркемгә ихтирамлы, һәрвакыт көләч, пөхтә, тамашачыларның яраткан биючесе – Илнар безнең хәтердә шулай калачак.

Илнар еш кына: «Мин әсәйем белән атайым гастрольдә чакта, соңлап килермен инде, сеңлемне карыйм», – ди торган иде. Килгәч кием алыштырып утыра, ә ике күзе – көзге аша биеп йөргән иптәшләрендә, итеген кия дә, залга очып килеп кереп, биюгә кушылып та китә. Җаны, тәне бер булып бии иде.

Фото: © Сания Хәйбуллинаның шәхси архивыннан

Луиза Кәримова (гаилә дусты):

Мин 2007-2011 елларда Илнарның әти-әнисе Илдар һәм Лариса белән бергә Сибай филармониясендә эшләдем. Мин эшкә килгәндә, аңа 7 яшь иде. Ул безнең күз алдында үсте. Кече яшьтән актив, биеде, сәхнәдә иде. Соңыннан без Казанга күчендек, аннан соң ничек үсүен, сәнгать мәктәбен, хореография көллиятен тәмамлавын, армиягә баруын, өйләнүен читтән генә күзәттек.

Хәзер без Мәскәүдә яшибез. 6 июль көнне Илдар шалтыратты, янәсе, безнең бәла-каза, Илнар яраланган, авыр хәлдә, 28 июньнән бирле таба алмыйбыз. Без тиз арада пост урнаштырдык, Мәскәү һәм Мәскәү арты госпитальләреннән эзли башладык. 7се көнне Илнарның 30 июнь көнне үк һәлак булуы ачыкланды.

Илнар әнисе белән

Фото: © Луиза Кәримованың аккаунтыннан

Айсуак Гобәйдуллин (Илнарның дусты, «Мирас» җыр һәм бию ансамбле артисты):

Безнең әти-әниләр (ред. – Башкортстанның атказанган артистлары Фәйзулла Хөрмәт улы һәм Эльвира Вакил кызы) бергә Сибай дәүләт филармониясендә балет артистлары булып эшләделәр. Шуңа күрә без балачактан ук таныш идек, бергә үстек, филармониянең «сәхнә артында» уйнадык. Аннары Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйбуллина Сания Салаватовна җитәкчелегендә «Оскон» хореография ансамблендә бергә шөгыльләндек. 2014 елда мин Сибайдан Уфага укырга киттем, тик без аралашудан туктамадык. 2016 елның җәендә безнең икебезне Сибай дәүләт филармониясенең «Сибай» ансамбленә эшләргә чакырдылар. Без шатланып ризалаштык, чөнки һәрвакыт әти-әниләребез кебек профессиональ дәрәҗәдә биергә тели идек. Шул вакыт эчендә без Мәскәүгә сабан туена да барып кайттык. Безне «Урал бөркөттәре» биюендә парлап куйдылар, без шундый шатланган идек.

Фото: © Айсуак Гобәйдуллинның шәхси архивыннан

Кеше китә – җыры кала, диләр, шуның кебек, Илнарның да җанын-тәнен биреп биегән биюләре яраткан тамашачылары, якыннары күңелендә мәңге сакланыр. Биергә тиешле биюләрең әле күп булгандыр, «йолдыз» булып балкыйсы да балкыйсы иде, әмма, күрәсең, насыйп булмаган, «тормыш» үзенекен иткән, кызганмаган. Тыныч йокла, Сибай «йолдызы»!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июль 2023
    Исемсез
    Эти энисенэ жир сабырлыклары бирсен Ходайым. Бигерэклэрдэ кызганыч, йэш гумерлэр жэл.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100