Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Военкоматка килмәгәннәрне дә исәпкә алу эшен Путин контрольгә ала

news_top_970_100
Военкоматка килмәгәннәрне дә исәпкә алу эшен Путин контрольгә ала
Фото: © «Татар-информ», Ильсия Завилейская

Путин военкоматка шәхсән килмәгәннәрне дә хәрби исәпкә алу һәм исәптән чыгару эше турында үзенә хәбәр җиткерергә кушты. Аңа бу турыда 15 гыйнварга кадәр хисап тотачаклар. Тиешле йөкләмә Кремль сайтында басылып чыкты, дип яза «РИА Новости».

«Россия Саклану министрлыгына, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә, элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, хәрби комиссариатка шәхсән килмәгән гражданнарны да хәрби исәпкә куюны (хәрби исәптән төшерүне) тәэмин итү буенча эшне оештырырга», – диелә хәбәрдә.

Йөкләмәне министрлыкларга 2024 елның 15 гыйнварына кадәр башкарып чыгарга кирәк.

Искәртеп үтик, Украина президенты Владимир Зеленский Россия белән конфликтны туктату турында сөйләшүләр алып барырга җыенмавын әйткән иде.

Аның сүзләренчә, Россия белән сөйләшүләр мәсьәләсе хәзер актуаль түгел. «Безнең «тынычлык формуласы бар». Ул документ әзер булып, калган дәүләтләр аны хуплагач, без аны Россиягә бирә алабыз. Алар аны алсалар, бу – сөйләшүләргә әзер булуны аңлатачак», – дигән ул.

Украина президенты 1991 елгы чикләргә – Кырым Украина составында булган чактагы чикләргә кайтуны таләп итә.

Украинада яз көне сайлау булырга тиеш иде. Украинада хәрби хәл булу сәбәпле, Зеленский сайлау үткәрелмәячәген әйтте. Язын, срогы чыкса да, ул президент булып кала.

Владимир Путин Украина белән тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләргә әзер булуын, бу сөйләшүләрдән Киевның чыгуын белдергән иде. 2022 елның октябрендә Зеленский сөйләшүләрне тыю турында карар кабул итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100