«Гарант» законнар чыгару порталы повесткага бәйле сорауларга җавап язган.
Мобилизациягә ничек чакыралар?
Хәрби комиссариатлар мобилизацион предписание, повестка җибәрә. «О воинской обязанности и военной службе» (Закон № 53-ФЗ) повестка кешенең үзенә бирелә. Повестка эш, уку, яшәү урынына – эш урынында военкомат өчен җаваплы кешегә, җитәкчегә, башка җаваплы кешегә тапшырылырга мөмкин. Әгәр андый кеше булмаса, кешене табу Эчке эшләр органнарына тапшырыла.
Повесткалар «Госуслуги» порталы буенча җибәрелми.
Повестка җибәрелгән кеше военкоматка килмәсә, ни була?
Җитди сәбәпсез военкоматка килмәгәндә 500 сумнан 3 мең сумга кадәр штраф салына (21.5 КоАП). Моңа өстәп, Җинаять кодексында 200 мең сум штрафтан 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Нинди очракта повестка буенча килмәгәндә җәза бирелми?
Җитди сәбәп булганда, повестка тапшырылмаганнан килмәгәндә җәза бирелми.
Авыру һәм гариплек алу;
Әти-әни, хатын, ир, ул, кыз, бертуган ир һәм кыз туган, әби-бабай яки гражданны уллыкка (кызлыкка) алучының авыр хәлдә булуы яки шушы кешеләрнең вафаты сәбәпле, җирләүдә катнашу;
Кешенең үзенә бәйле булмаган сәбәпләр (әйтик, юлда автобусның авариягә эләгүе);
Суд яки призывная комиссия «җитди сәбәп» дип бәяләгән сәбәпләр (п. 2 ст. 7 № 53-ФЗ).
Санап кителгән бу очраклар бары тик документаль расланган очракта гына җитди сәбәп санала.