Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Повестканы кем бирә, ничек бирә, алмасаң ни була – ун сорауга ун җавап

news_top_970_100
Повестканы кем бирә, ничек бирә, алмасаң ни була – ун сорауга ун җавап
Михаил Захаров, "Татар-информ" архивы

Повестканы эш урыны аша да тапшырырга мөмкиннәр. Бу турыда «Объясняем.рф» порталында аңлатыла.

«Әйе, повестканы хәрби-хисап өстәленә яки эш урынына кадрлар бүлегенә җибәрергә мөмкиннәр. Ул мобилизация буенча чакырыла торган хезмәткәрнең кулына тапшырылырга һәм имза куеп алынырга тиеш», – диелә хәбәрдә.

«Фонтанка» өлешчә мобилизация чорында повесткага кагылышлы сорауларга җавап язган.

Повестка кайсы вакыттан тапшырылган санала? Аны кеше аркылы биреп буламы? 

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» федераль закон буенча, повестканы кешегә шәхсән үзенә һәм имза куйдырып кына тапшыралар. Военкомат повестканы «Россия почтасы» аша гражданин теркәлгән адреска гади яки заказлы хат белән җибәрә ала, бу очракта хатны алу турында уведомление булырга һәм кеше аны имза куеп алырга тиеш.

Повестканы шәһәрдәге теләсә кайсы хәрби комиссариат бирә аламы?

«Россия гражданнарын мобилизация буенча чакыру турында нигезләмә»дә әйтелгәнчә, повестканы сез хәрби хисапта торган хәрби комиссариат бирергә тиеш. 

Кешегә повестканы имза куйдырып кем тапшыра ала?

Повестканы хәрби комиссариат хезмәткәре, Эчке эшләр министрлыгы яки Росгвардия хезмәткәре, эш бирүче (оешма җитәкчесе яки хәрби-хисап өчен җаваплы хезмәткәр) тапшыра. Әгәр повестканы тапшырып булмаса, военкомат Эчке эшләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итә ала.

Повестканы эшкә китерсәләр, җитәкче яки башка хезмәткәр аны тапшырудан баш тартса, аларны да штрафка тартулары ихтимал.

Повестка тапшыручының вәкаләтләре Саклану министрлыгыннан ышаныч кәгазе яки башка рәсми язу белән расланырга тиеш. ЮХИДИ инспекторлары повестка тапшырмый. Алар янында военкомат хезмәткәре кизү торырга, повестканы ул тапшырырга мөмкин. Полиция хезмәткәрләре белән дә шул очрак була. 

Хәрби комиссариат качып йөрүчеләр исемлеген Эчке эшләр органнарына тапшырган булса, аларны полиция хезмәткәрләре военкоматка алып килә ала.

Повестка минеке түгел, дип алдап котылып буламы?

Шәхесне раслый торган документларны Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Федераль Саклау хезмәте вәкилләре тикшерә ала. Военкомат хезмәткәрләренең мондый хокукы юк. Шуңа күрә аларны участковый озата йөрергә мөмкин.

Повестка тапшырылырга тиешле кеше «документларым юк» дисә, үзен башка исем белән атаса, хокук саклаучылар аны, шәхесен ачыклау өчен, 48 сәгатькә тоткарлый ала. Бу вакытта аның янына военкомат хезмәткәрләре килеп җитә алачак.

Повестканы урамда яки метрода тапшыра алалармы?

Повестканы теләсә кайда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшыра алалар. Төп шарт – ул шәхсән һәм имза куеп тапшырылырга тиеш.

Повестканы алудан баш тартып буламы?

Бу очракта «повестка алудан баш тарту турында» акт төзелә. Аннары административ җаваплылык билгеләнә, аны суд билгели. КоАП РФ буенча 500 сумнан 3000 сумга кадәр штраф. Кайбер юристлар әйтүенчә, Җинаять кодексының 328 маддәсе буенча җаваплылыкка тарту булырга мөмкин. Бу очракта – 200000 сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Юристлар әйтүенчә, бу – призывникны армиягә чакыруга кагылышлы маддә, ул мобилизацияләнгәннәргә карата кулланылырга мөмкинме-юкмы – билгесез, әлегә Россиядә мондый очраклар юк. 

Мобилизация күрсәтмәсе булган, ә повестка китермәгән очракта нишләргә?

Әгәр хәрби билетта аерым бит – мобилизация күрсәтмәсе булса, рәсми рәвештә мобилизация игълан ителгәч, повестка көтеп тормыйча, күрсәтмәдә язылган урынга барырга кирәк.

Мобилизация күрсәтмәсе булмаса, повестка килмәсә, нишләргә?

Повестка килмәгән килеш кеше военкоматка барырга тиеш түгел.

Повестка алып, имза куйгач, военкоматка бармасаң ни була?

Повестка алудан баш тарткан очрактагы кебек үк, 500 сумнан дән 3000 сумга кадәр штраф каралган. Әгәр сезгә карата Россия Җинаять кодексының 328 нче маддәсе кулланылса, 200000  сумга кадәр штраф яки 2 елга иректән мәхрүм ителү яный. Бу очракта әлеге маддә туры киләме – юкмы, юристлар бу хакта уртак фикергә килмәгән.

Повестка буенча килмәгән өчен кемне 10 елга ирегеннән мәхрүм итә алалар?

Военкоматта медкомиссия узган, Кораллы Көчләр сафларына приказ белән кертелгән, аннары хезмәт итү урынына килмәгән кешеләрне шушы җәзага тартулары мөмкин. Әгәр мобилизация чорында килмәү срогы бер айдан артса, Россия Җинаять кодексының 337 нче маддәсе буенча, бу җинаять өчен 2 тәүлек аресттан 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100