Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Россия белән тынычлык турында сөйләшүләр хакында сорауга җавап бирде

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский Россия белән конфликтны туктату турында сөйләшүләр алып барырга җыенмый. Бу хакта ул матбугат конференциясендә әйтте, дип яза РБК.

Украина президенты әйтүенчә, Россия белән сөйләшүләр мәсьәләсе хәзер актуаль түгел. «Безнең «тынычлык формуласы бар». Ул документ әзер булып, калган дәүләтләр аны хуплагач, без аны Россиягә бирә алабыз. Алар аны алсалар, бу – сөйләшүләргә әзер булуны аңлатачак», – дигән ул.

Украина президенты 1991 елгы чикләргә – Кырым Украина составында булган чактагы чикләргә кайтуны таләп итә. Ә бүгенге матбугат конференциясендә исә ул андый шартларда да конфликттан баш тартырга теләмәвенә ишарә ясады. 1991 елгы чикләргә чыккан очракта да сугышырга кирәк икәнлегенә ишарә ясады.

Украинада язын сайлау булырга тиеш иде. Украинада хәрби хәл булу сәбәпле, Зеленский сайлау үткәрелмәячәген әйтте. Язын, срогы чыкса да, ул президент булып кала.

Владимир Путин Украина белән тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләргә әзер булуын, бу сөйләшүләрдән Киевның чыгуын белдерде. 2022 елның октябрендә Зеленский сөйләшүләрне тыю турында карар кабул итте.

Россия Украинадан сугыш хәрәкәтләрен туктатуны, Көнбатыштан корал алуны бетерүне, Украинаның нейтраль илгә әйләнүен, яңа территорияләрне тануын, демилитаризация һәм денацификацияне, рус һәм башка милләтләрнең хокукларын тануны таләп итә.

Украина президенты әйтүенчә, генераль штаб тагын ярты миллион кешене мобилизацияләүне сорый. 450-500 мең солдат кирәк, дип саныйлар. Бу – дәүләткә 13 миллиард долларга төшәчәк. Зеленский әйтүенчә, ул уйлана икән, чөнки казнада акча юк. 1 хәрбине тоту өчен 6 кеше түләгән салым китә, дигән ул.

Россия Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, Украина хәрби көчләре конфликт башланганнан бирле 383 мең кешене югалткан, җәйге контрһөҗүм вакытында 159 мең кешене югалтканнар. Украинадан 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-егетләр чыгып китә алмый, гомуми мобилизация турында карар кабул ителгән, илдә – хәрби хәл режимы. Сугышка бармаган өчен 5 ел иректән мәхрүм итү каралган. Повесткаларны теләсә кайда бирергә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100