Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзенә очкан дронны алдаган оста сугышчы Чиләбедән, позывное – «Бабай», хатыны – Вәлия

news_top_970_100
Үзенә очкан дронны алдаган оста сугышчы Чиләбедән, позывное – «Бабай», хатыны – Вәлия
видеодан скриншот

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә махсус операциядәге солдатның бик оста итеп дрон һөҗүменнән котылып кала алуы сурәтләнгән видеоролик таралган иде.

Үзен эзәрлекләүче дронга сугышчы башта автоматтан ата, әмма тидерә алмый. Дрон һөҗүм иткән мизгелдә, сугышчы бер якка сикерер кебек хәрәкәтләр ясый, дрон шуңа алданып һөҗүм итә, әмма сугышчы икенче якка сикерә дә җиргә ята. Дрон төшеп шартлый. Сугышчы торып китеп бара.

Әлеге ролик тиз арада бик зур популярлык казанды. Аны барлык социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Инде батыр хәрбигә багышлап комикслар да ясый башлаганнар.

Телеграм-каналларда хәрби белән беренче интервью да чыкты. Кыю егетнең «позывное» – «Бабай», ул Чиләбе өлкәсеннән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әңгәмә алдыннан 46 яшьлек «Бабай»га үз батырлыгының видеосын да күрсәткәннәр. Егет әлеге роликның үзен бөтен илгә танытканын, халык герое ясаганын журналисттан гына белә. Өстәвенә, әлеге вакыйганың күп өлеше кадрга кермәгән булып чыга. Баксаң, сугышчы бер түгел, ә өч дошман коптеры белән көрәшкән икән.

«Дрон очып килде. Мин аңа ата башладым. Минем артымда яшьрәк (сугышчы) торды. Безнең артта командир иде. Командирга төшмәсен өчен, мин тордым, һөҗүм башладым. Өчесен бәреп төшердем», – дип сөйли ул.

Дроннан шулай оста итеп котылып кала алуын хәрби командирлардан алынган тәҗрибә белән бәйләп аңлаткан. «Мине өйрәткәннәре өчен бик зур рәхмәт», – дигән «Бабай».

Хәрби үзенең Чиләбе өлкәсе Кунашак районыннан булуын әйтеп, тормыш иптәшенә сәламнәрен җиткергән.

«Вәлия, мин сине яратам», – дигән ул, ихлас итеп.

Бу вакыйганың кызыклы нечкәлекләре белән әлеге көрәшне төшергән «Бес» «позывной»лы хәрби дә бүлешкән.

«Үзебезнең полкның штурмын видеога төшергәндә, дрон-камикадзе һәм «Бабай»ны күреп алдык. Башта ул беренче камикадзены бәреп төшерде, аннан икенчесен хәйләләде. Видеода шул икенче дрон күрсәтелә дә инде. Ә өченчесенең берничә кыйпылчыгы эләкте», – дип сөйләгән ул.

Искә төшерәбез, Башкортстанның Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәеновны да махсус операциядә кылган батырлыгы халык героенә әверелдергән иде. «Тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрелгәч, ул дошман БТРын куып алып китте һәм әсирне безнең якка алып чыга алды.

Кызганыч, батырлыгы белән дан казанса да, Фәнис махсус операциядән исән кайта алмады – ул узган елның гыйнвар аенда һәлак булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100