Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын канлылык һәм тиз реакция үрнәге: сугышчы үзенә таба очкан дронны алдый алган

news_top_970_100
Салкын канлылык һәм тиз реакция үрнәге: сугышчы үзенә таба очкан дронны алдый алган

Социаль челтәрләрдә видеоролик популярлык казанды: Россия армиясе сугышчысы үзенә таба очкан дроннан котылып кала ала.

Кадрлардан күренгәнчә, сугышчыга таба FPV тибындагы дрон-камикадзе оча. Бу дрон эчендә камера бар, ул сигналны дрон белән идарә иткән операторга тапшыра һәм оператор виртуаль чынбарлык рәвешендә күрә. Ягъни, гади генә итеп әйткәндә, оператор үзен дрон эчендә утырган очучы кебек хис итә. Әмма шушындый дронны да сугышчы алдый алган.

Сугышчы шушы дронга башта автоматтан ата, әмма тидерә алмый. Дрон һөҗүм иткән мизгелдә, сугышчы бер якка сикерер кебек хәрәкәтләр ясый, дрон шуңа алданып һөҗүм итә, әмма сугышчы икенче якка сикерә дә җиргә ята. Дрон төшеп шартлый. Сугышчы торып китеп бара.

«Беренче канал» хәбәр итүенчә, бу сугышчы – 1нче Донецк корпусыннан.

Сугышчының мондый салкын канлылыгы дрон белән идарә иткән операторларны да сокландырган. Алар соклануларын яшерми: «Красавчик! Синдә «алмаз йомыркалар, братан!» – дип бәялиләр.

Социаль челтәрләрдә сугышчыны «футболда яхшы сакчы булыр иде» дип бәялиләр – чөнки пенальти вакытында да оста капкачылар көндәшен шулай алдый. Әмма, футболдан аермалы буларак, биредәге «туп» – уен тубы түгел, үлем китерә торган куркыныч бомба. Сугышчы үзенең осталыгы, салкын канлылыгы һәм көчле реакциясе белән исән кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100