Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Улы Израильдә рактан дәваланучы Гөлназ: «Шау-шу, паника, эвакуация...»

Данил Корбангулов бүген сугыш хәрәкәтләре барган Израильдә яман чир белән батырларча яшәү өчен көрәшә. Күтәрмәслек сумма, эвакуацияле тормыш, әти-әни сабырлыгы – «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Улы Израильдә рактан дәваланучы Гөлназ: «Шау-шу, паника, эвакуация...»
Гөлназ Корбангулованың шәхси архивы

7 октябрь Палестинада Газа Секторы һәм Израиль арасында хәрби бәрелешләр башланды. Израильдә мобилизация бара, ил территориясендә сиреналар кычкыра.

  • Көнчыгыш илләре буенча белгеч Азат Ахунов Израиль – Палестина конфликты бу юлы озакка сузылырга мөмкин икәнлеген әйтте. «Бу юлы озакка сузылыр кебек, чөнки монда күрше илләр кушылырга мөмкин. Әле сугыш башланды гына. Израиль «җиңеп барабыз» дисә, гарәп телеграм-каналларында Палестина тарафдарларының һөҗүме көчле күренә. Җиңү турында әйтергә иртәрәк әле», – диде белгеч.

Израиль – медицинасы белән дә алга киткән, рак һәм башка төрле көчле авыруларны дәвалау системасы көчле булган ил. Күпләрнең Израильгә барып дәвалану турында соңгы өметләрен илдә барган сугыш җимерергә мөмкин. 15 яшьлек Данил Корбангулов та бүген Израильдә яшәү өчен көрәшә.

Уфадан Данил Корбангулов әнисе Гөлназ белән Израильнең Шнайдер клиникасында дәвалану курсы уза. «Җирле халык сугышның озак барачагын әйтә, шулай да тиз генә бетүенә өметләнәләр. Пациентлар турында берни әйтмиләр. Баламны дәвалауны туктатмаслар, дип өметләнәм, чөнки бу – безнең өчен бердәнбер шанс», – ди әни кеше.

«Россиядә башка төрле дәвалау методлары юк, эзләп тә тормагыз», – диделәр»

Данилда узган елның ноябрендә куркыныч чир – яман шеш ачыклана. «Лимфома Беркита» диагнозы аркасында егет елга якын Россиядә дәвалану курслары үткән.

Авыру турында 2022 елның 10 ноябрендә белдек. Көзге каникулларда ул санаторийга китте. Кайткач, аның бик ябыгуын күрдек, аяклары авырта башлады, – дип сөйләп китте Гөлназ Корбангулова. – Хастаханәгә баргач, УЗИдан карап, ашказаны куышлыгында зур шеш барлыгын әйттеләр һәм Республика балалар клиникасына салдылар. Биопсия нәтиҗәләрен 10 көн көтәргә туры килде. Шул вакытта башка хастаханәләр, башка табиблар эзли башладык. Берничә көннән Самарага чакырдылар һәм безгә 2 көн эчендә диагноз куйдылар – «Лимфома Беркита».

Фото: © Гөлназ Корбангулованың шәхси архивы

Алга таба – күпләгән химиотерапия, препаратлар. Түбән Новгородта 6 айлык дәвалану курсы үткәч тә, шеш үсүдән туктамый. Киләсе этап итеп, Мәскәүдәге Рогачев исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәгенә баралар.

Биопсиядә СД 19 һәм 22 геннарының җимерелүен ачыкладылар, «картоклеточная терапия» ясадылар. Тик шеш үсүен дәвам итте. Кабат биопсия ясадылар. Нәтиҗәдә, ике генның үзгәрүен әйттеләр. Полайви һәм Газива препаратлары бар, тик алар балаларда беркайчан да кулланылмаган булган. Аларны 2 тапкыр керттеләр, әгәр нәтиҗә яхшы булмаса, алга таба дәвам итүнең мәгънәсез булуын әйттеләр. 2 тапкырдан соң КТ эшләделәр, һәм шешнең 3,5 тапкырга үсүен белдек. «Россиядә башка төрле дәвалау методлары юк, эзләп тә тормагыз», – диделәр, – дип искә ала ул көннәрне Гөлназ ханым.

Фото: © Гөлназ Корбангулованың социаль челтәреннән

«Җирле халык инде өйрәнгән, алар ничә еллар шундый вазгыятьтә яшиләр»

Корбангуловлар – урта хәлле гаилә. Әтиләр Уфада тимер-бетон заводында эшли, Гөлназ ханым – медицина өлкәсендә. Аларның кече уллары да үсеп килә. Данил Калинин районында урнашкан 74нче мәктәптә укый, волейбол, компьютер уеннарын, балык тотарга, дуслары белән аралашырга ярата. «Данил – тыныч, йомшак, аңлаучан бала, гаиләдә зур ярдәмче», – ди аның турында ут йотып торучы әнисе.

Фото: © Гөлназ Корбангулованың шәхси архивы

Социаль челтәрендә ул Данилның авырый башлаган көннәрен искә алган. «Беренче химиотерапиядән соң Данил авырлыгын югалтты. Мин улыма булдыра алганча көч бирдем, үземә ничек авыр булганын күрсәтмәдем. Палатадан чыга идем дә, авызымны каплап, акырып кычкыра идем. Балам нинди авыртулар тоя», – дип яза Гөлназ ханым.

Балаларын аякка бастыру өчен, алар дөньядагы бөтен клиникаларга яза башлый. Данилны бары тик Израильдәге Шнайдер клиникасы алырга ризалаша, терапиянең 2 вариантын тәкъдим итә. Тик дәвалау өчен клиника гаилә күтәрә алмаслык сумма билгели. Шешнең агрессив һәм тиз үсүен күреп, 15 миллион күләмендә депозит кертүгә килешеп, алар дәвалауга алыналар. Хәзер гаиләгә дәвалау курсына калган акчаны – 24 миллион 500 меңне табарга кирәк.

Фото: © Гөлназ Корбангулованың шәхси архивы

Данил белән Гөлназ ханым Израильгә 2 октябрьдә очалар. Шунда ук химия һәм гормональ терапия курслары башлана. 15 октябрьдә малайга препаратның беренче дозасын кертәләр. «Данил бик тыныч һәм көчле, аңлаучан бала булса да, бик арыды. Төрлечә аның күңелен күрергә тырышам», – ди әни кеше.

Тик дөньядагы, Израильдәге вазгыять хастаханә ишекләрен дә кага. 7 октябрьдә башланган сугыш хәрәкәтләре аркасында авыруларны эвакуациялиләр.

Башта паника булды. Чөнки барысы да иртә таңнан һәм көтмәгәндә башланды. Җирле халык инде өйрәнгән, алар ничә еллар шундый вазгыятьтә яшиләр, ә безгә ул – кыргыйлык, минем андый тормышка ияләнәсем килми.

Әле 3 көн тыныч булды. Без инде, иркен суларга була, дип уйладык. Тик бүген 2 тапкыр сирена кычкырды. Әлбәттә, шау-шу күп. Тиз генә җыенырга кирәк. Балаларның күбесе бик авыр хәлдә яталар.

Данилда һәрвакыт капельница тора. Миңа аңа торырга, креслога утыртырга булышырга кирәк. Ул берничә адымнан артык йөри алмый. Данил барысына да тыныч карый. Сирена ишетә икән, чыгарга кирәк икәнлеген аңлый. Күзендә курку күрсәм дә, ул аны миңа әйтми.

Медицина персоналы бик тиз һәм оешкан рәвештә эшли. Балаларны тиз генә эвакуацияләргә булышалар. Җирле халык моның озак барачагын әйтә, шулай да алар да тиз генә бетүгә дә өметләнәләр. Пациентлар турында берни әйтмиләр. Безне дәвалауны туктатмаслар, дип өметләнәм, чөнки бу – безнең өчен бердәнбер шанс, – ди баласын аякка бастырырга тырышкан ана.

Фото: © Гөлназ Корбангулованың социаль челтәреннән

24 миллионның да 10 проценты гына җыелган. «Акча бик озак җыела. Безне әлегә бер генә фонд алды. Алар 1 650 000 сум гына җыя алачаклар. Башка фондлар, йә чират зур булу, йә чит илдә дәвалауга акча җыймау сәбәпле, безне алмыйлар. Әлеге көндә 2 300 000 сум гына җыелган. Ул – кирәкле сумманың 10 проценттан да әзрәге дигән сүз», – ди Гөлназ Корбангулова.

Данил Корбангуловка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

2202 2007 1601 1018 (Сбербанк)

2200 7009 1120 4047 (Тинькофф)

89374732228 (СБП, Гульназ Юнировна К.)

Фото: © Гөлназ Корбангулованың социаль челтәреннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100