«Ул татарны сәламәт һәм бакчалы итте» — галим Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар
Күңеле сабый балалар кебек саф, үзе гадел һәм ярдәмчел… Галим-бакчачы Фарсель Зыятдиновны белгән һәр кеше әнә шул сүзләрне телгә алды. Фарсель абыйны бүген Мәрҗани мәчетендә җәмәгатьчелек соңгы юлга озатты.
«85 яше тулмаячагын сизенде…»
Фарсель абыйны соңгы юлга озатырга дип бер сәгать алдан бардым. Күк йөзе ап-аяз, кояш кыздыра, ә мәчет тирәсендә озатырга килүче кешеләр күренмәде. Фарсель абый турында белгәннәремне баштан кичергән арада мәчетнең сул ягыннан роза чәчкәләре күтәргән бер ханымның атлавын күреп алдым. Борылдым да:
— Апа, бу чәчәкләр Фарсель абыйгамы? — дим.
— Абыема, бертуган абыема алар, — дип җаваплады ул, күз яшьләрен сөртеп. Аннан бераз тынычлана төшкәч, дәвам итте. — Сеңлесе Хәмдия булам. Безнең абый кебек кешеләр бик сирәк инде ул. Гомере буена гадел кеше булды. Күңеле саф, һәрвакытта да тырыш. Туганнарга яхшы мөгамәләдә иде. Әти-әнине дә һәрчак ул карап, шифаханәләргә йөртте.
Бөтен Татарстан аның китаплары белән файдаланып, яшелчәләр, агачлар үстерә башлады. Аның машинасы да юк иде — ул байлыкка кызыкмады. Һәрвакытта да язу, бакчачылык белән шөгыльләнде.
Инсульт булганчыга кадәр эшләде. Радиоларга барып йөрде… Балалары дачада, Венера апа Түбән Камага туганнарына кайтып киткән, Фарсель абый өйдә берүзе калган. Шул көнне абый поликлиникага барырга тиеш булган. Улы Айнур алырга килгән, ә абый идәндә яткан. Инсультның төнләме, иртәнме булганын белә алмадык.
Абый ике айга якын Республика клиник хастаханәсендә урын өстендә ятты. Бик азапланды. Бер айдан соң күзләрен ачкан иде, кислород белән тәэмин итә торган аппараттан аергач, үзе тын ала башлады. Кан басымы кинәт кенә төшеп киткән дип, кичә шалтыраттылар.
Яше 84тә иде. 85 яше тулмаячагын сизенгән кебек, 1 июньдә туган көнен дуслары белән ресторанда, зурлап бәйрәм итте.
«Минтимер Шәрипович белән бергә укыдылар»
— Фирая апаның китүен бик авыр кичерде. Хастаханәдә ятканда, абый янына баргач: «Абый, бәгърем, авырдыр инде сиңа, түз инде, син көчле бит», — дидем. Шуннан соң күзләремә тутырып карады. Барысын да аңлады, җавап кына бирә алмады. Икенче бер килгәндә: «Абый, сау бул, икенче юлы мин килгәндә елмаеп ят инде», — дидем. Абый кулымны ике тапкыр кысты.
Шунысы гаҗәп, иптәшем төш күргән, имеш, әниләр сөенеп табын әзерләп йөри икән. Шуннан соң абый икенче көнне үлде.
Абый яшәргә тырышты. Инсультка кадәр дә аяклары авыртты, начаррак йөри башлады. Һаман хастаханәдә иде. Үзе өчен яшәмәде, халык өчен яшәде.
— Фарсель абый Минтимер Шәймиев белән бергә укыган дип ишеттем…
— Бергә укыдылар. Без Качкын авылында тудык, Минтимер Шәрипович Әнәк авылында. Икесе дә 1937 елгы, икесе дә бик яхшы укыды. Аннан соң юллары аерылды, еш аралашмадылар. Әмма Минтимер Шәрипович абыйның тырышлыкларын күрде, тиешенчә бәяләде. Моның өчен зур рәхмәт аңа.
Табиблар палатада Фарсель Зыятдинов ятканын белә иде. Белмәсәләр, ике ай тотмаслар иде. Актаныш башлыгы Энгель Нәвапович контрольгә алган, диделәр.
Абыйның тырнакларын кисеп, чәчләрен юешләп кайта идем. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде, аз яшәмәде. Безнең нәселдә 84 яшькә җитүче юк иде. Энем 64 яшендә, апам 62дә инсульттан үлделәр, бер абыебыз 52 яшендә инфаркт белән китеп барды.
Энем Зөфәр белән икәү генә калдык. Әтиебездә дә инсульт иде, кан басымы уйнау нәселдән килә безнең. Туган ягын ярата иде, еш кайта иде Фарсель абый. Анда безнең әнинең сеңлесе — 93 яшьлек Гөлҗәнәт апа тора. Качкында абыйга бик зур музей ачтылар. Ул мәчет тә төзешергә булышты, хәленнән килгәнчә акча бирә иде.
…Мәңгелек мәхәббәте Фирая апа янына бара инде. Искә төшермәгән көне юк иде, улы Айваз үлгәч тә борчылды, малаен кызганып елый, шигырьләр яза иде, — дип тәмамлады сүзен сеңлесе Хәмдия апа.
«Фарсель, китәсең бит, рәнҗемә», дип пышылдадым»
Хәмдия апа белән сөйләшеп торган арада халык та шактый гына җыелган — көндезге ун якынлашып килә иде. Фарсель абый 42 ел гомерен күпләребезгә таныш булган шагыйрә Фирая Зыятдинова белән гомер итә. АНың вафатыннан соңгы 13 елында янәшәсендә Венера Галиевна була. Мин Венера апаны күреп алганда аны журналистлар сырып алган иде.
— Реанимациядә 55 көн ятты, табиблар аны әйбәт карады, Аллага шөкер. Аларга зур рәхмәт. Ике көнгә бер барып йөрдем. Сөйләшә алмады, ләкин аңында булды, ишетеп ятты. Килгәч, кулларны кыса иде. Соңгы тапкыр җомга көнне бардым, телефоннан догалар тыңлаттым, температурасы бар иде, бер сәгать башын тотып утырдым. Канәгать булуын сиздерде.
«Ун минутка гына керткәннәр иде, өч сәгатькә якын утырдым. Китәм инде, ялдан соң дүшәмбе киләм, исән-сау тор», — дидем. Кичә генә шулпа алып бардым, аны трубка аша гына ашаталар. Керәм дисәм, каршыма табиб килеп басты. «Апа, керми торыгыз әле, аның хәле авыр», — диде. Авыр булгач, кермичә китмим дип, йөгереп кердем. Карасам, Фарсельның күзләре яртылаш йомык, башларын, битләрен тоттым — кап-кайнар иде. Аякларына кадәр кайнар.
Аппаратурасына карасам, әкрен генә китеп бара. «Фарсель, китәсең бит. Бәхилләшик инде, мин сиңа рәнҗемим, син дә миңа рәнҗемә», — дип пышылдадым. Күзләрен йомдырдым. Аннан соң мине алып чыгып киттеләр. Бик каты еладым, — дип көч-хәл белән сөйләде Венера апа.
«Күп авырлыклар күрде, сәламәтлеге дә булмады»
Венера апа Фарсель абыйның соңгы арада чыккан китапларын компьютерда җыярга булышкан. Аның радиога бәйрәмгә барган кебек баруын да искә алды ул:
— «Тәртип», «Болгар» радиоларын яратты. «Татарстан» радиосына да чакырып тордылар. Моның өчен ул иртәнге өчтә тора, эфирга өлгерер өчен, биштә чыгып китә һәм алып баручылардан да алданрак барып утыра иде.
Тынгысыз җан булды. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде, кешеләргә ярдәм сорап бармады. Тыйнак, сабыр иде. Булганыннан канәгать булды.
Күп авырлыклар күрде, сәламәтлеге дә булмады. Авыру малаебыз да бар иде, ул да безнең белән сигез ел яшәде. Хастаханәнең бер башында Фарсель, икенчесендә Айваз ятар иде. Төшкә кадәр берсенә, төштән соң икенчесенә әйберләр төяп йөри идем.
Айваз белән дус яшәдек, беркем белән сөйләшми, минем белән генә сөйләшә иде. Кибеткә барсам, тәм-том алып кайтам. «Мин моны бик яратам. Рәхмәт, Венера апа!» — дия торган иде сабый бала кебек.
Хатирәләргә бирелеп торганда, безне мәчетнең ишегалдына, Фарсель абыйның җәсәде янына чакырдылар.
«Дәү әти — иң яраткан кешем иде»
Мәрасимдә Фарсель абыйның улы Айнур, аның балалары Илнур һәм Гүзәлия белән дә сөйләшеп алдым.
— Дәү әти яхшы кеше иде, бик ярата идек үзен. Кунакка барып йөрдек, бакча эшләрендә булыша идек. Уңышларны өйгә алып кайтыша идек. Күп нәрсә үстерде, — диде Илнур.
— Иң яраткан кешем иде. Ул һәрчак кешегә ярдәм кулын сузар, беркайчан да баш тартмас иде, — дип дәвам итте Гүзәлия.
— Ул дәүләткә хезмәт итте. Ике институт тәмамлаган, кайда гына эшләмәгән. Телевидениедән башлап, югары уку йортларында — төрле өлкәләрдә хезмәт куйды. Актив кеше иде, — диде Фарсель абыйның улы Айнур һәм күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде.
«Ул татарны сәламәт һәм бакчалы иткән шәхес»
Хушлашу мәрасимен Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул да үз чиратында галимнең бәяләп бетергесез зур шәхес булганын билгеләп узды.
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, Фарсель Зыятдинов соңгы тапшыруын 20 майда студиягә килеп яздырган.
— 20 майда үзебездә булган барлык алып баручыларны җыйдык. Шунда Фарсель абый да килде. Аның белән тапшырулар яздырып калдык, эфирга чыкмаганнары да бар әле. Фарсель абыйны тапшыруга чакырыйм микән дип, Венера апага шалтырата идем. «Балалар, ул сезнең белән яши бит», — ди иде. Радиотыңлаучылар аңа шалтырата, ул аларга шулкадәр рәхәтләнеп сабый бала шикелле җавап биреп утыра.
Фарсель абыйны китте дип әйтеп булмый, аның халык өчен еллар буена кулланырлык язмалары калды. Авызында сүзе, күзендә яше булды, чөнки соңгы елларда ул үткәннәр белән яшәде. Ул — татарны сәламәт һәм бакчалы иткән шәхес, — дип сөйләде ул.
«Үземнең кайчан үләчәгемне беләм, дигән иде»
«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Фарсель абыйны ике сүз белән — мәрхәмәт иясе дип атады.
— Якташ булудан тыш, ул миңа остаз да иде. Терлекчелек фәненнән укытты. Без аның белән даими диярлек очрашып тордык. «Салават күпере» журналы редакциясенә кереп, якын дусты Рөстәм Мингалим белән бергә күрешә идек. Мин Фарсель абыйны мәрхәмәт иясе дип әйтер идем.
Безне бакчачылык та берләштерде. Соңгы күрешкәндә аннан армут агачы турында сорадым. «Үсеп китәргә тиеш», — дип өметләндерде. Фарсель абый авырып киткәндә груша агачым яфракларын киңәйтеп җибәрде, чәчәк атты, өч грушасы да бар. Күрәсең, Фарсель абый моны алдан белеп әйткән.
Аннан соң, ул теләсә кем белән уртак тел таба белә иде. Дәрвишлектә гомер чиккән әдибебез Мөдәррис Әгъләмне дә ул үзендә сыендыра. Бервакыт, Фарсель абый Мөдәррис Әгъләм турында язган повестен алып килгән иде. Якын арада «Казан утлары» журналында чыгар дип уйлыйм.
Күрешкәндә «хәлең ничек?» дип сораганда күз яшьләре атылып куя иде. Сораганыма үкенеп тә куя идем, чөнки Фирая апа белән улының вафатын авыр кичерде.
Мистикага кагылышлы темага сөйләшеп киткәндә: «Мин үземнең кайчан үләчәгемне беләм, исәпләп чыгардым», — дигән иде. Ул шуңа туры килде микән? Белмим.
«Республикабызны алга илтә торган кешеләрдән булды»
Филология фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рүзәл Йосыпов Фарсель абый белән 1960нчы еллардан ук таныш булуын әйтте:
— Республикабыз, халкыбыз өчен янып йөргән, зур, игелекле гамәлләр кылган галимне озатабыз. Ул сирәк очрый торган сәләтле, ялкынлы йөрәкле кеше иде. Мин моны бернинди арттырусыз әйтәм, чөнки без аның белән университетта укыган елларда ук якыннан аралашып, ярдәмләшеп яшәдек.
Киңкырлы, гаҗәп җитез, өлгер кеше. Берьюлы икешәр вузда укыды. Бер кешенең шулкадәр уңышка казануы, игелек күрсәтүе сирәк була торган хәл. Бу яшьләр өчен менә дигән үрнәк. Туксанынчы елларда суверенлык яулап йөргән вакытта фикердәшләр белән Татарстанның партиясен төзедек. Фарсель — иң активлардан булды. Фарсель республикабызны алга илтә торган кешеләрдән иде.
«Яратып, „Фарсель абый“ дип эндәшә идек»
«Татар дөньясы зур югалту кичерә. Фарсель абый укытучы булырга теләгәнен әйткән иде, радио-телевидениедә игенчелек өлкәсендә тапшырулар алып барды. Сәләтле кеше бар җирдә дә сәләтле диләр, бу сүзләр аның турында», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
«Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов Фарсель абыйның күпкырлы шәхес булуын әйтте: «Без аны, яратып, „Фарсель абый“ дип эндәшә идек. Аның белән һәрвакыт төрле темага сөйләшеп була иде. Ул Актанышка кайтса, безгә бәйрәм була. Балаларны ярата иде. Райондагы очрашуларга гел йөрде», — диде ул.
Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Фарсель абыйның мал, дан җыймавын билгеләп үтте. «Кешеләргә ярдәм итүне бурычы дип санады. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль әфәндегә, Актаныш башлыгы Энгель Нәваповичка рәхмәт. Венера апага аерым рәхмәт, Фарсель абыйны сабый баланы караган кебек карады», — диде ул.
***
Фарсель Зыятдиновны, үзенең үтенече буенча, Биектауның мөселман зиратында — беренче хатыны Фирая Зыятдинова кабере янында җирләделәр. «Ни өчен Биектау?» — дигәнгә Фарсель абыйның сеңлесе Хәмдия апа болай аңлатты:
— Фирая апа янында абый урын калдырган иде. Соңгы елларда әтиләр Биектауда торды, бөтен туганнар да шунда җирләнгән.
Фарсель абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын.
- 21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул биредә ятты.
- Фарсель Зыятдиновның соңгы минутлары: «Рәнҗеп китмә, дидем. Ул кулымны кысты…»
- Бакчачы Фарсель Зыятдинов авыр хәлдә: «Могҗиза булса гына дип өметләнәбез…»
- Фарсель Зыятдинов: «Үзем — алмагач, Фирая — карлыган, улларым — кура җиләге, слива»
Язучы, икътисад белгече, икътисад фәннәр докторы (2002), профессор (2010), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007) һәм атаклы бакчачы Фарсель Сәхәп улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа.
1964–1970 елларда Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында эшли, 1970–1986 елларда Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтында бүлек мөдире, бер үк вакытта Казан университетында укыта (1978–1987).
1986 елдан Казан финанс-икътисад институтында укыта, 2004 елдан житештерү икътисады кафедрасы профессоры, 1993 елдан Татар энциклопедиясе институтында (2003 елга кадәр икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлеге мөдире), 2003 елдан Икътисад, идарә итү институтында эшли.
16 августта Казанда вафат булды.