Фарсель Зыятдинов: «Үзем — алмагач, Фирая — карлыган, улларым — кура җиләге, слива»
Бакчачы Фарсель Зыятдиновның җәйнең беренче аенда тууы күкләр билгесе булгандыр. Күпкырлы галим, язучы, икътисадчы Фарсель Зыятдиновның эшчәнлеге гөрләп чәчәк атса, шәхси тормышы чәчәкләре озын гомерле булмый. Тормыш ничек кенә сынамасын, аның тамырлары нык. Фарсель абый гомеренең 83нче елын каршылады.
Фарсель абый хатыны Фирая апаны, ике баласын соңгы юлга озаткан. Бүген Фарсель абый Венера апа белән тормыш итә. Без килгәндә өйдә үзе генә иде. Бүлмәдәге шкафта китаплар тезелеп тора. Өстәлдә - кандагы шикәр күләмен үлчәү өчен аппарат ята. «Шикәрне үлчәп торам, шикәр авыруы бар шул», — диде Фарсель абый. Шуннан ул үзенең яшьлек елларын искә алды.
«Шлангтан өстемә гербицид сиптерделәр - агуландым»
Актаныш якларындагы Качкын авылыннан мин. Авылның исеме кызыклы. Авыл урынына, патша салымнарыннан котылырга теләп, төрле җирләрдән кешеләр качып килгәннәр дә, шунда нигез салганнар. Безнең нәсел дә шул авылдан. Минтимер Шәрипович туган Әнәк авылы аша Пучы авылы урта мәктәбенә укырга йөри идем.
Минем белән укыган кызлар Бөгелмәгә укытучылыкка укырга барырга уйлаганнар. Мин дә аларга иярдем. Берничә көннән кызлар: «Медицина юнәлеше буенча укырга керәбез», — дип кайтып киттеләр. Мин дә алыр янына кайтырга уйлаган идем, тик минем документларны таба алмадылар. Соңлап таптылар, мин кайтканда уку йортларына кабул итмиләр иде.
Авылга практика үтәргә билгеле агроном килгән иде: «Тәтештә бер айга соңрак кабул итәләр, шунда барып кара», — диде. Аның сүзе белән Тәтеш техникумында өч ел укыдым да, агроном булып чыктым. Актаныш, Арча колхозларында агроном булып эшләдем.
Яңа агу сынаган вакытта, безнең белән бер акыллы егет бар иде. Без көлешеп торганда, агу сиптергән шлангны безнең өскә җибәрде. Гербицид авызларга тулды, агуландым шунда.
Армиядә дәваларлар дип, хезмәт итәргә китеп бардым. Кавказда, Кара диңгез буенда хезмәт иттем. Табиб: «Ике-өч ел гомерең калды, бавырыңа зарар килгән», — дигән иде. Өч ел хезмәт иткәннән соң сәламәтләнеп кайттым.
«Череп беткән тозлаган кыярны авыл халкы чират торып ала иде»
Казан дәүләт университетына укырга кердем. Параллель рәвештә авыл хуҗалыгы институтында укыдым, анда армиягә киткәнче кереп калган идем. Икесен дә тәмамладым. Төрле газеталарда хәбәрче булып эшли башладым.
Ул вакытта төрле авылларга йөрергә туры килде. Минзәлә районындагы рус авылыннан череп беткән тозлаган кыярны сатарга алып киләләр иде. Авыл халкы шуны чират торып ала. Шундый ачуым килде. Үзләре үстермиләр, бакчаларда кычыткан, әрекмән үсә. Шуннан татар халкын җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә өйрәтергә дигән максат куйдым үземә.
Кыям Янгуловка телевидениедә тапшырулар башларга тәгъдим иттем. Башладык. Ул тапшыруларны халык яратты. Шулар исемә төшсә, күздән яшьләр чыга. Хәзер һәр авылда, һәр кешедә бакча бар. Теләгем чынга ашты, үләргә дә риза инде хәзер...
Фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләндем. Икенче максатыма ирештем — икътисад фәннәре буенча докторлык дәрәҗәсен алдым. Икътисад, бакчачылык, язу эшен берләштердем.
«Юк, кызым үлмәгән, күрергә телим» - дип, хатыным каберен тырнап елады»
Укыганда Фирая белән таныштык, әдәби түгәрәкләргә йөрдек. Хәсән Туфан килгән иде, шул кичәдән бергә кайтырга сөйләштек. Карасам, ул бер егет белән кайтып бара, мин артларыннан бардым. Тулай торак янына җиткәч: «Фарсель, без болай гына бергә кайттык», — дип минем янга йөгереп килде. Күңелле еллар иде…
Гаилә тормышы җиңел булмады шул. Фирая белән кызыбызны югалттык. Фирая бертуктаусыз елады. Мине зиратка алып барды: «Юк, ул үлмәгән, күрергә телим», — дип туфракны тырный башлады. Шуның белән сәламәтлегенә зур зыян китерде. Ундүрт ел элек ул да гүр иясе булды.
Бик әйбәт яшәдек, бик рәхмәтлемен аңа. Уртанчы малаемны армиядә кыйнаганнар, башын тимер белән тишкәләгәннәр иде. Шуннан сәламәтләнә алмады, аны да озаттым», — дип сөйләгәндә Фарсель абыйның йөзеннән бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәде. Ул Айваз улына багышлап шигырь дә язган…
Бүгенге көндә алга куйган барлык максатларыма ирештем, алар да янымда булса, бик күңелле яшәр идек.
Хәзер Венера белән яшим. Яшь вакытта очраган иде ул миңа. Актанышка диалектика буенча экспедициягә килгән идек. Үзәктә басып торабыз, су эчәсе килә. Бер кыз судан кайтып килә: «Су эчер әле», — дип сорадым. Өенә алып кереп, су бирде. Шунда танышкан идек. Соңыннан тагын очрашырга туры килде, минем янга күчеп килүен сорадым. Ике малаем исән, өч оныгым бар. Мин тормышымнан канәгать.
«Уңыш быел әйбәт булыр дип уйлыйм»
Ял көннәрендә бакчага барам. Соңгы ялларда помидорларга, җиләкләргә су сиптем, кура җиләгенең артык ботакларын кистем, чистарттым. Бакчачылардан бертуктаусыз сораулар килеп тора, шул күп вакытны ала.
Бакчада эш беткәне юк. Барысын да дөрес кулланганда, аз эшләп, мул уңыш алып була. Технологияне белмичә эшләгәндә, бик күп эшләсәң дә уңыш булмаска мөмкин.
Хәзер бакчада җиләкләр төбенә катнаш ашламалар сибәргә ярый. Кыярны чәчәргә дә соң түгел әле. Ачык һавада үскән помидор, кыярның составы әйбәтрәк була, ул кояш энергиясен дөрес ала, җирдәге туклыклы матдәләрне тиешенчә файдалана. Күп кеше теплица белән куллана белми, артык эссе ясыйлар, кояшны игътибарга алмыйлар. Туфрак кызгач, үсемлекләргә начар йогынты ясый. Бик эссе көннәрдә теплица өстен тукыма белән ябып торырга кирәк.
Кишернең төбен йомшарту вакыты хәзер, йомшартканда катнаш ашлама кертү әйбәт. Тәмләткечләрне хәзер чәчәргә ярый. Үзем кулланам аларны, тик тәмләткечләрне бик кулланмаска киңәш итәм. Тәмләткеч ашыйсы килү теләген генә арттыра, организм өчен әллә ни файдасы юк. Дару үләннәрен үстерү күпкә файдалы булыр.
Күп яшелчәләр әче туфракны яратмый. Туфракның ачылыгын киметү өчен көл, черемә кертергә кирәк. Туфрак бик әче булса, бер квадрат метр җиргә 150-200 грамм исәбеннән известь кертергә кирәк.
Нык әче туфракта наратбаш үсә, бака яфрагы, әрем нейтраль җирдә, тузганак әчерәк туфракта үсә. Сукыр кычыткан әйбәт урынны ярата, ашлама кергән нейтраль җирдә үсә.
Июнь ае җылы һәм яңгырлы булачак. Җәй айлары кышка карап килә. Синоптикларга каршы чыктым, алар июнь ае коры, нык эссе була, дигәннәр иде. Кирәгеннән артык эсселәр көтелми бу җәйдә. Уңыш быел әйбәт булыр дип уйлыйм, күрсәткечләр бик әйбәт. Явым-төшем күп булды, җиргә әйбәт сеңде, хәзер туфракта дым җитәрлек, икмәк булачак.
Быел чия аз булыр, чәчәк аткан вакытта һава торышы дымлы һәм яңгырлы булды, серкәләнә алмады. Йонлач чия иртәрәк, бик әйбәт шартларда чәчәк атты, әйбәт уңыш бирер. Алма, сливалар да ярыйсы гына булыр.
«Үзем — алмагач, Фирая — карлыганым»
Үзем кура җиләген бик яратам. Үзебездә үсми торган яшелчәләрдән кавынны яратам икән, ә үзебездә үсә торганнардан аңа иң якыны кыяр була инде.
Ятрак үсемлекләрдән алтын тамыр, женьшень үстереп карадым. Аларны үстерүчеләрне белмим. «Фарсель» дигән алмагач үстереп караган идем. Үзем кебек озын гомерле булмады, 10-15 ел гына яшәде. Үзем — алмагач, Фирая — карлыганым. Улларым карлыган янында үскән җиләк-җимеш булыр: кечкенәсе — кура җиләге, зурысы — слива. Венера — читтән килгән җимеш, — дип елмаеп куйды Фарсель абый.
Фарсель абыйның Фирая апага багышлап язган шигыре бар. Ул хатынын карлыганга тиңли. «Карлыган гел бал булса да, күзем синнән алмыйм да. Карлыгандай күзләреңне бутамасам ярый ла…»
Саубуллашканда Фарсель абый безне: «Китәсезме инде, аккошлар?» — дип озатып калды. Күңеле бик яшь әле аның, киләчәктә чәчәк атып яшәсен иде.