Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Фарсель Зыятдинов авыр хәлдә: «Могҗиза булса гына дип өметләнәбез…»

Фарсель Зыятдинов хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсендә реанимациядә ята.

news_top_970_100
Бакчачы Фарсель Зыятдинов авыр хәлдә: «Могҗиза булса гына дип өметләнәбез…»
Владимир Васильев

Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, экономист, агроном,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов инсульт булып дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсенә эләккән. Аның хәлен бик авыр дип бәялиләр. Фарсель Зыятдиновның хатыны Венера ханым белән гаилә дуслары Ләбиб Лерон телефоннан сөйләшкән.

«Табиблар тиешенчә дәвалый, бөтен кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Әмма бик авыр хәлдә. Бөтен өмет Аллаһ Тәгаләдә. Могҗиза булса гына дип торабыз», — дип әйткән Венера ханым.

Фарсель абый хатыны Фирая апаны, ике баласын соңгы юлга озаткан. Хәзер ул Венера ханым белән тормыш итә иде. Ике улы исән, өч оныгы бар. Ул 1937 елның 1 июнендә туган.

Фарсель Зыятдиновның савыгуын теләп калабыз.

Фарсель Зыятдинов авыр язмышы хакында "Интертат"ка интервью биргән иде. "Фирая белән кызыбызны югалттык. Фирая бертуктаусыз елады. Мине зиратка алып барды: «Юк, ул үлмәгән, күрергә телим», — дип туфракны тырный башлады. Шуның белән сәламәтлегенә зур зыян китерде. Ундүрт ел элек ул да гүр иясе булды", - дип сөйләгән иде ул. Интервьюны сылтама аша кереп укый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100