Фарсель Зыятдиновның соңгы минутлары: «Рәнҗеп китмә, дидем. Ул кулымны кысты...» | intertat.tatar

Фарсель Зыятдиновның соңгы минутлары: «Рәнҗеп китмә, дидем. Ул кулымны кысты...»

Могҗиза булмады. Фарсель абыебыз китеп барды... Ике айга якын Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә ятканнан соң, язучы, профессор, танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов бүген, ягъни 16 август көнне бакыйлыкка күчте.  

Фарсель абыйны тормыш нык сыный

 2012 елда инсульт кичерсә дә, Фарсель абый әле шушы көнгә кадәр йөгереп йөрде. Нәкъ ике ел элек мин аларның дачаларында булган идем. Бергәләп шашлык кыздырдык, яңа өлгергән җиләктән тәмле десерт ясап ашадык.

Әлеге бакчачылык ширкә­тен 1979 елда үзем оештырдым, — дип кечкенә бер экскурсия ясаган иде Фарсель абый. — Министрлар Советын­нан җиргә рөхсәт алып, кишәр­лекләрне бүлеп, кешеләргә тарат­тым. Барлык мәйдан — 11 гектар. Шул җирләрне тимер челтәр белән әйләндереп алдык, су үткәрдек, 60 тонналы цистерналар алып кайтып, күтәртеп куйдык. Бак­чачылык ширкәтен шулай җан­ландырдык. Идел елгасы буенда булганга, «Идел» дип атадык. Баш­та шактый еллар монда рәислек тә иттем. Хәер, хәзер дә бары­сын энә күзеннән үткәреп торам әле. Монда мине барысы да белә, киңәш-табышка да киләләр…

Кунакчыл, бик ачык, гади кеше иде ул. (Фарсель абый турында үткән заманда язу да әллә ничек…) Шул вакытта Фарсель абый өчен сөенеп, шатланып кайттым. Ни өчен дигәндә, язучы, яраткан бакчачы абыебыз ялгыз түгел иде. Янында тормыш иптәше — Венера апа бар иде. Беренче хатыны — шагыйрә Фирая Зыятдинова вафат булгач, Фарсель абый шактый төшенкелеккә бирелгән була. Инде ирне язмыш болай да нык сыный — башта бердәнбер кызлары вафат була, аннан төпчек уллары Айваз акылга җиңеләя… Шуннан тормыш иптәше Фираясын югалта.

Дөньяның бар яме киткән чорда Фарсель абый Венера апаны очрата. Дөрес, алар күптәнге танышлар булалар. Тәкъдир, язмыштыр, картайган көндә ике ялгыз йөрәк кавыша. Инде билгеле булганча, унөч ел бергә яшәп калдылар.

«Язмыш безне берничә тапкыр очраштырды»

Фарсель абый белән Венера апаның кавышу тарихлары шактый үзенчәлекле. Гомер эчендә алар берничә тапкыр — балачакта, яшь чакта очрашалар. Тик мөнәсәбәтләр исәнләшү, хәл сорашудан узмый. Ә менә 2007 елгы күрешү икесенең дә гомер агышын үзгәртә.

Венера апа якын танышы, язучы Һәдия Хәбибуллина белән Фарсель абыйның өенә кунакка бара. (Хуҗа кеше бик чакыра аларны). Һәдия апа Зыятдиновлар гаиләсе белән якыннан аралаша торган була.

Мин ул чакта Фарсельне бик жәлләдем, — дип сөйләгән иде Венера апа. — Аннан бигрәк Айваз кызганыч тоелды. Чәйләр эчеп, шактый сөйләшеп утырганнан соң, без кайтып киттек. Фарсель белән Айваз бик моңсуланып озатып калдылар.

Мин үземә — Түбән Кама шәһәренә кайтып киттем. Шуннан Фарсель телефоннан еш шалтырата башлады. Сөйләшкән саен Казанга, үзләре янына яшәргә чакырды. Кызым Эльвира, оныгым Ленара, барлык туганнарым белән киңәшләшкәннән соң, килергә булдым. Менә шулай итеп 2008 елда, һич уйламаган яңа тормыш башларга туры килде.

Айваз беренче көннән үк мине үз итте. Авыр сүз әйтмәде, әйткәнне тыңлады. Тәмле ризыклар пешереп ашата идем. Кибеткә барсам, аңа дип туңдырма, конфет кебек татлы ризык алмый кайтмадым. Шуңа сабый бала кебек сөенеп: «О-о, рәхмәт», — дия иде. Ул үлгәннән соң шактый моңсуланып йөрдем. Ашарга әзерләсәм дә, аның өлеше дә салынды. Әллә фәрештәләр шулай кушты. Кунаклар килгәч тә, тәмле ризыкларны беренче булып аңа бирдем. Айвазга ашарга бирмичә беркайчан өстәл артына утырмадык.

Айвазның үлеме фаҗигале була. 2017 елның 18 апрелендә өеннән чыгып китеп, Биектау ягындагы посадкада туңып үлә ул.

«Ике айга якын яшәү өчен көрәште, тик үлем барыбер җиңде…»

Венера апа белән шул дачадагы очрашудан бирле даими аралашып тордык. Аннан соң әле берничә тапкыр күрештек тә. Бүгенгәчә Венера апаның кече күңеллелегенә, сабырлыгына шаккатам.

Фарсель абыйның үлеме турында да Венера апа шалтыратып әйтте. «Китте», — дип кенә әйтә алды ул. Бераз вакыт узгач янә үзем шалтыраттым. Венера апаның Фарсель абый янына — Республика клиник хастаханәсенә көн аралаш барып йөргәнен белә идем.

Соңгы күрешү кайчан булды? — дидем.

Фарсельгә итне блендер аша чыгартып, шулпа ясап бара идем. Реанимациядә ятканда ризыкны бары трубка аша гына җибәрделәр. Итле шулпаны да шулай ашаттык. Бүген дә хастаханәгә әнә шулай аш әзерләп, төшкә өлгерим дип ашыгып бардым. Реанимация бүлмәсе ишеге янына җиткәч, каршыма дәвалаучы табиб очрады:

Апа, керми торыгыз, — диде.

Хәле авырмы әллә? — дидем.

Табиб баш кына какты.

Соң, ничек кермим, — дип тиз генә Фарсель янына атылып кердем. Карасам, күзләре ачык. Китеп барышы… Аяк-куллары кап-кайнар. Елый-елый белгән догаларымны укый башладым. «Фарсель, ашыкма инде, китмә», — дим. Шуннан тәне суына башлады… Күзләрен йомдырдым.

Реанимациядә ятканда бер дә сөйләшмәдеме? — дим.

Юк, бары ишарәләр белән генә аралаштык. Бер баруымда: «Фарсель, алай-болай үпкәләткән булсам, зинһар, рәнҗемә», — дидем. Ул каты итеп кулымны кысты.

Узган җомгада озак итеп утырып кайттым. Телефоннан Коръән сүрәләре куйдым, бер сәгать шуларны тыңлап ятты. «Кабатлап ят», — дидем. Башы кайнар, температурасы күтәрелгән иде. Шуннан санитаркалар җыештырырга керде. Алардан кайчы сорап, мыекларын кистем.

«Син гел чиста-пөхтә йөрдең. Мыегың авызыңа керә башлаган», — дип сөйләнә-сөйләнә кистем. Күзләрен бер дә миннән алмады. Барысын да аңлап, ишетеп ятты. Ике айга якын әнә шулай яшәү өчен көрәште. Тик үлем барыбер җиңде…

Венера апа, Фарсель абыйның улы Айдар да еш хастаханәгә килеп йөрде дип беләм?

Әйе, Айдар бик карады. Нәрсә сорасалар да, тиз генә илтеп бирде. Фарсельнең төп таянычы иде ул. Акыллы бала.

Венера апа елап җибәрде. Аннан тагын дәвам итте:

Фарсель гел кешеләр, фән дип яшәде. Үзен сакламады. Соңгы көнгә кадәр эш өстәле артында булды, бер дә тик тормады. Тыйнак иде ул. Җитәкчеләрдән беркайчан нәрсәдер соранып йөрмәде. Аның каравы, никадәр кешегә ярдәме тиде…

P. S. Якыннарының теләге буенча, аны беренче хатыны Фирая Зыятдинова, башка туганнары янына Биектау зиратына җирләячәкләр. Мәрхүм белән бәхилләшү иртәгә — 17 август көнне Казанның «Мәрҗани» мәчете янында сәгать 10да булачак.