Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада абыйлы-энеле Мазовларны җирләделәр

Балаларның үлеменең ике версиясе карала.

news_top_970_100

25 июньдә Уфа шәһәрендә 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Илья Мазовны җирләделәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Алар 2019 елның октябрендә әтиләре 38 яшьлек Артем Мазов белән өйдән чыгып китте һәм югалды. Ир хатыны белән талашкач, балаларын алып качты. Башкортстанда 19 июньдә кич белән Уфа елгасында һәм 20 июньдә иртәнге якта Дөм районында Агыйдел елгасында ике малай мәете табылды, дип язган идек.

Биредәге матбугат чаралары балаларның үлеменең төрле версиясе турында яза. Малайларның берсенең мәетенең кул чугы өзелүе турында хәбәр чыкты. Криминалистлар фикеренчә, малайларны ниндидер авыр әйбергә бәйләп, елга төбенә ташлаганнар. Вакыт узгач бау өзелеп чыккан дип фаразлыйлар.

Мәрхүмнәрнең әнисе Эльмира Мазова балаларын киемнәреннән таныган, Илья белән Вячеславның мәете танымаслык булып үзгәргән.

360 телеканалы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Артем Мазов балаларын салкын суга берничә тапкыр батырып алган һәм үләргә калдырган, дигән версия дә бар. Балаларны башта буып үтереп, суга салганнар дигән фараз да карала.

38 яшьлек Артем Мазов әле дә табылмады. бу кеше исән һәм хокук саклаучылардан качып йөрүе дә ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Балаларнын ни гаеплэре бар сон?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100