Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аерылмыйм, кайт зинһар»: Уфада ике баласы белән югалган иргә хатыны мөрәҗәгать итте

Эльмира Мазова ире теләгәнчә эштән китәргә дә риза.

news_top_970_100

Уфада яшәүче Артем Мазов ике баласы белән бергә 26 октябрьдә югалган иде. Бу көнне биш яшьлек Вячеслав, аның сигез яшьлек абыйсы Илья әтиләре — 37 яшьлек Артем Мазов белән урамга уйнарга чыгып китәләр. Алар әле дә өйгә әйләнеп кайтмаган. Артемның хатыны, балаларның анасы Эльмира Ufa1.ru порталы аша иренә мөрәҗәгать итте.

Хатын сүзләренчә, ире һәм балалары өйгә әйләнеп кайтса, ул аерылышмаячак. Артем хатынының эштән китүен теләгән булган. Эльмира бу шартны үтәргә дә әзер.

«Бу минем Артемга шәхси мөрәҗәгатем. Кайт зинһар, балалар белән өйгә кайт. Аерылышмабыз, ант итәм. Мин эштән дә китәм, кайтыгыз гына. Моңа кадәр яшәгән кебек яшәрбез. Яңа елны синең әти-әниең белән бер табын артында каршыларбыз. Алар да риза, сөенерләр генә», — ди Эльмира Мазова.

Эльмира Мазова Уфадагы бер оешмада медицина вәкиле булып эшли. Ул ире белән аерылышырга теләгән булган. Шуннан соң ир балалары белән бергә югалган.

Бүген, 16 декабрьдә Эльмираның олы улы Вячеславка алты яшь тула. Бу көнгә багышлап Артемның әниләре дә мөрәҗәгать яздырган. Алар Артемны өйгә кайтырга чакыра. Баланың туган көнен бергә уздырырга телиләр.

Артемның әтисе белән әнисе Аркадий һәм Татьяна сүзләренчә, Эльмира депрессия кичерә. Башка туганнары да Артемны кайтырга чакыра.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Евгений Каневский сүзләренчә, Артем Мазов балалары белән өйгә кайтса, аны җинаять җаваплылыгына тартмаячаклар.

«Әгәр әти кеше хатынының рөхсәтеннән башка балаларын алып чыгып китсә, аны „урлау“ маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартмыйлар. Чөнки ул балаларының законлы вәкиле була», — дип аңлаткан ул.

Хәзер ике баласы һәм әтисен полиция һәм волонтерлар эзли. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство югалган балаларның һәм ир-атның фотосын да сайтта урнаштырды.

Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бу кешеләрнең кайда булуын әйтүче кешегә 500 мең сум күләмендә бүләк вәгъдә итте. Әлегә криминалистлар һәм волонтерлар бу ир-атның машинасын гына тапты. Ул Инорс микрорайонында иде.

Әти кешегә карап торышка 35 яшь, буе 186 см, чандыр гәүдәле, күзләре соры төстә. Кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Ильяның буе 138 см, ябык, чәче ачык сары төстә, күзләре коңгырт, ирен өстендә уң якта миңе бар. Зәңгәр шапка, яшел куртка, соры джинс чалбар, караңгы-зәңгәр кроссовки кигән.

Вячеславның буе 116 см, тулы гәүдәле, чәчләре сары, күзәләре коңгырт. Зәңгәр шапка, караңгы-зәңгәр куртка, кара джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Бу кешеләр турында белешмәсе булган һәркемгә 8 (347) 251-62-51 яки 02 (мобиль телефоннан 102) номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар

Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр

«Ничек телисең, шулай яшә»: Уфада ике баласы белән югалган ир хатынына хат калдырган

Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: «Ул якты дөньяда юк инде», дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100