Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар

37 яшьлек Артем Мазов һәм аның балигъ булмаган ике баласы 26 октябрьдә югалды.

news_top_970_100
Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар
https://pixabay.com/

Уфа шәһәрендә яшәүче Артем Мазов һәм аның ике нәни баласы югалуның өч версиясе бар. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьев «Вести» тапшыруына шул хакта сөйләгән.

26 октябрьдә Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр, дип хәбәр иткән идек.

«Биредә балалар җинаять корбаны булырга мөмкин. Бу - бер версия. Икенче версия буенча, ниндидер бәхетсезлек очрагы булган. Ләкин без мондый хәлнең булуы ихтималы бик аз дип саныйбыз. Тагын бер версия буенча, әти кеше алдан уйлап, балигъ булмаган балаларын каядыр алып киткән, алар кайдадыр качып яши. Бу гаиләдәге мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе булырга мөмкин», — дигән Тикшерү идарәсе башлыгы.

Ул Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгындагы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы хезмәттәшләренә ата белән балаларны эзләшү өчен рәхмәт әйткән.

37 яшьлек Артем Мазов балигъ булмаган ике баласы белән 26 октябрьдә югалды. Шуңа кадәр ул хатыны белән талашкан булган, диелә хәбәрдә.

Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бу кешеләрнең кайда булуын әйтүче кешегә 500 мең сум күләмендә бүләк вәгъдә итте. Әлегә криминалистлар һәм волонтерлар бу ир-атның машинасын гына тапты. Ул Инорс микрорайонында иде.

Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: «Ул якты дөньяда юк инде», дип әйткән иде.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы югалган балаларның һәм ир-атның фотосын ведомство сайтында урнаштырды.

Әти кеше Артем Мазовка карап торышка 35 яшь, буе 186 см, чандыр гәүдәле, күзләре соры төстә. Кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, соры ботинка кигән.

8 яшьлек Ильяның буе 138 см, ябык, чәче ачык сары төстә, күзләре коңгырт, ирен өстендә уң якта миңе бар. Зәңгәр шапка, яшел куртка, соры джинс чалбар, караңгы-зәңгәр кроссовки кигән.

5 яшьлек Вячеславның буе 116 см, тулы гәүдәле, чәчләре сары, күзәләре коңгырт. Зәңгәр шапка, караңгы-зәңгәр куртка, кара джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Бу кешеләр турында белешмәсе булган һәркемгә 8(347) 251-62-51 яки 02 номерларына шалтыратырга сорыйлар. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе шул хакта хәбәр итте. Бу кешеләр «Хәбәрсез югалу сәбәпле эзләнә», диелә хәбәрдә.

Ике баланың анасы, Артемның хатыны Эльвира иренә телевизор аша мөрәҗәгать итте. «Артем, зинһар, кайт. Исән-сау кайт, балаларны да алып кайт, үтенәм синнән. Мин бик борчылам, бик куркам. Ирем белән балаларны күргән, белгән кешеләр булса, зинһар полициягә шалтыратыгыз. Артем, хата ясама, зинһар. Кайт, балаларны кайтар», — ди Эльвира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100