Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада аталары белән югалган балаларның мәетләре табылды

Артем Мазов былтыр октябра енда хатыны белән талашкач, ике нәни баласын алып китеп югалган иде.

news_top_970_100
Уфада аталары белән югалган балаларның мәетләре табылды
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты

Башкортстанда 19 июньдә кич белән Уфа елгасында һәм 20 июньдә иртәнге якта Дөм районында Агыйдел елгасында ике малай мәете табыла. Аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре судан ала. Балаларны таныганнар. Алар — 5 яшьлек Вячеслав Мазов һәм 8 яшьлек Илья Мазов. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләгәннәр. Бу турыда proufu.ru сайты хәбәр итте.

Хәзер балаларның үлеме сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. Балалар суда һәлак булганмы, әллә аларны үтереп суга салганнармы — шул сорауларга җаваплар эзлиләр.

«Мәетләрне тану процессында аларның 5 яшьлек Вячеслав Мазов һәм 8 яшьлек Илья Мазов булуы ачыкланды. Алар 2019 елның октябрендә хәбәрсез югалган иде», диелә Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе сайтындагы хәбәрендә.

Хәзерге вакытта 37 яшьлек Артем Мазовны эзләү дәвам итә.

Ике сабый әтиләре Артем Мазов белән 2019 елның октябрендә югалган иде. Ул хатыны белән талашкач, балаларын алып чыгып китте һәм шуннан бирле алар турында белешмә булмады. Куркуга калган әни кеше полициягә хәбәр итте. Өч көннән Мазовның машинасын, аның янында матрас һәм балаларның эзләре табылган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100