Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак биюче Илнар турында: «Әтисе биеп өлгермәгән биюләрне улы биеп үсәр...»

Бу көннәрдә Башкортстан халкы махсус операциядә һәлак булган «Сибай» концерт-театраль берләшмәсе биючесе Илнар Хәтмуллин өчен зар елый. Артистның вакытсыз арабыздан китүе социаль челтәрләрдә дә киң яңгыраш алды. «Интертат» биюче турында истәлекләрне барлады.

news_top_970_100
Украинада һәлак биюче Илнар турында: «Әтисе биеп өлгермәгән биюләрне улы биеп үсәр...»

Украинада БТР куып китеп танылган Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов, һәлак булгач, санаулы көннәр эчендә халык героена әверелгән иде. Бар яклап килгән, чибәр, талантлы Илнар Хәтмуллинның үлеме дә социаль челтәрләрдә киң яңгыраш алды. «Баскан җиреннән ут чыгара торган егет, республикадагы иң талантлы биючеләрнең берсе иде. Саклый алмадык», – дип язалар аның турында.

Илнарның туганнары, сәхнәдәш дуслары аның турындагы фикерләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. Бөтенләй чит кешеләр пост янында меңләгән комментарийлар калдыра, батыр биюче истәлегенә бәет-шигырьләр иҗат итә.

«Улы Илнарның дәвамы булып, ул биеп өлгермәгән биюләрне биеп үсәр»

Илнарның әнисе, шулай ук талантлы биюче Лариса Хәтмуллина «ВКонтакте» сәхифәсенә улының төрле еллардагы фотолары белән видеоролик урнаштырган. «Так хочется жить» җыры фонында бер-бер артлы Илнарның бәхетле мизгелләре сурәтләнгән фотолары чыгып бара. Аларны күз яшьләрсез карап булмый. Менә егет очынып-очынып сәхнәдә бии, менә кәләше белән кулга-кул тотынышып, бәхетле киләчәккә таба атлый, бала табу йорты ишек төбендә беренче тапкыр кулларына яңа туган улын ала.

Баласын югалткан ананың йөрәк җәрәхәтен үзе аша үткәргән меңләгән кеше әлеге пост янында җанга тиярлек сүзләр яза.

«Лариса туганым! Сез – бөек АНА! Шундый матур, искиткеч талантлы, үкчәсеннән ут чәчеп, күзләреннән очкын бөркеп торган, тормышны яраткан углан үстергәнсез. Соңгы көннәрдә бар республика халкы тик Илнар өчен әрнеде, елады. Аңлыйм, барыбыз өчен дә зур югалту, ә сезгә аеруча авыр. Оныгыгыз Илнарның дәвамы булып, ул биеп өлгермәгән биюләрне биеп үсәр, герой әтисе белән горурланыр. Башкача булу мөмкин дә түгел, биючеләр династиясеннән бит ул»;

Фото: © социаль челтәрләр

«Әрәм генә иттеләр баланы! Канатларын яңа гына ныгытып, әти-әни оясыннан очып чыгып, үз дөньяcын корып, күкләргә күтәрелерлек токымлы башкорт бөркете лә. Ничәмә көн хәзер Илнарны уйлап йөрәк сыкрый, җан өзгәләнә. Гафу ит, Илнар, бу буын кешеләрен, аяусыз тормыш өчен»;

«Күңелләргә шултиклем үтеп кергән Илнар балакай… Бүген мәйдандагы сәхнәгә карап торып еладым. Очып килеп чыгар сыман. Филармония яныннан узганда да күз яшьләре үзеннән-үзе ага».

«Нигә шундый талантлы егеткә бронь ясамаганнар?»

Комментарийлар арасында шундый талантлы егетләрен саклап кала алмаган Мәдәният министрлыгы һәм ансамбль җитәкчелегенә дә сораулар күп. (Узган ел Сибай концерт-театраль берләшмәсеннән 13 егет мобилизацияләнгән иде).

«Мәгънәсез хуҗаларның комсызлыгы, җавапсызлыгы, шундый шәхесләрен саклап кала алмаган Мәдәният министрлыгының ваемсызлыгы аркасында су сөлегедәй балакаен югалтты әнисе. Нинди дә булса юатырлык сүзләр таба алмыйм. Юк андый сүзләр!»;

«Нигә шундый талантлы егеткә бронь ясамаганнар? Биюләреннән яктылык сибелә иде»;

«Министр үзенең талантларын күрмәгән. Бер төркем артистларны җыр-биюләр белән озатканда, «Без булдырабыз!» дип, барысыннан да ныграк кычкырдылар бит. Шушы мәсьәләне хәл итү өчен бер кыл да кыймылдатмаган»;

«Илнар тормыштан китмәде, аның тормышын тартып алдылар. Язмышының астын-өскә китерделәр. Авыр туфрагың җиңел булсын, Аллаһы Тәгалә барысын да күрә»;

«Филармониянең егетләрен сыпырып алып киткәндә, сүзе үтәрдәй кешеләрнең берсе дә яклап сүз язмады. Аның каравы, биеп, җырлап, куанып китәләр, дип күрсәттеләр. Безнең Башкортстан талантларны сакларга тырышмый»;

Хәсрәткә баткан Лариса ханым үзе постына: «Тыныч йокла, улым», – дип кенә яза алган.

Фото: © социаль челтәрләр

«Балалар арасында ул – иң батыры, сәхнәгә чыгарга курыкмас бала иде»

Илнар әле апрель аенда гына махсус операциядән ялга кайтып, вакытын якыннары, тормыш иптәше, нәни улы белән үткәргән. Ул көннәрнең фотосын Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Акназарова урнаштырган.

«2023 елның апрелендә Илнар әле безнең белән Сибайда иде… Ялга кайтты, улы туды. Барысы да нинди бәхетлеләр… Әнисе, әтисе тормыш иптәше, кечкенә улы… Тыныч йокла, Илнар. Без синең белән һәрвакыт горурландык, алга таба да горурланырбыз», – ди ул.

Фото: ©социаль челтәрләр

Гөлназ Акназарова Илнарны биләүдән бирле белә, үзенең күз алдында үскән талант.

«Илдар белән Лариса Хәтмуллиннар «Сибай» бию ансамбленә биюче булып эшкә төшкәндә, Илнар әнисенең карынында иде… Ансамбльнең иң матур парларының берсе булып эшли башладылар. Бездә һәр артистның баласы, гадәттә, сәхнә артында, репетицияләр арасында үсә. Илнар да шулай үсте, елмаюлы мөлдерәмә тулы карашы әле дә күз алдында. Балалар арасында ул – иң батыры, сәхнәгә чыгарга курыкмас бала иде. Ике яшь ярым вакытында әтисе Илдар белән «Генерал Игзаков» биюен бергәләп башкарып Сибай, Уфа тамашачысын таң калдырды.

Ул сәхнә өчен туган кеше иде. Тормыш нинди аяусыз. Бүген ул арабызда юк. Йөрәк әрни… Әй Ходаем, кирәкми безгә бу каһәрле сугыш.

Балакай, җаның җәннәттә булсын. Илдар, Лариса, сезне юатырга бер сүз дә табып булмый. Түземлек, сабырлык.

Минем хәтеремдә Илнар фотодагы кебек балачак йөзе белән калачак. Армиягә киткәндә, ул егетләр белән җырлап, биеп китте. Полигонында да боекмады, бергәләп яраткан биюләрен кабатладылар. Нык ярата иде Илнар сайлаган һөнәрен. Карап туйгысыз талант китте арадан», – ди ул.

Фото: ©социаль челтәрләр

«Берәүләребез кан елый, икенчеләр дөнья куа, күңел ача»

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Сәфәргулова да Илнарны соңгы юлга озатып кайткач туган уй-фикерләре белән бүлешә.

«Ниләр генә дип әйтсәң дә, йөрәк әрнүе, йөрәк сызлавы басылмый шул мондый кара кайгылы хәбәрдән. Бу яраларның басыла алмавы дөрестер дә, чөнки егетләребез җаны яу аланында кырылган чакта, безгә элеккечә тыныч тормышта яшәү мөмкин түгелдер.

Соңгы вакытта ифрат уйландыра, сызландыра, көендерә, туганнар, коллегалар. Мин үз-үземә бу хакта күп сораулар бирәм – җавабын табам да, тапмыйм да кебек. Безгә – халык белән турыдан-туры эшләүчеләргә: мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә – бу хакта төптән уйлап, намус белән эш итәргә кирәктер, минемчә. Тамашачыларыбызга бүген, күбесенчә, тормыш кыйммәтләре ярылып яткан гади әсәрләр, очрашулар, сөйләшүләр кирәк түгелме соң? Алар, миңа калса, бездән шоулар, уен-көлке түгел, сәхнәләрдә башкачарак концерт программалары, спектакльләр, гади аралашулар көтәләр кебек. Карыйм да уйланам, йөрәк әрни. Берәүләребез кан елый, икенчеләр дөнья куа, күңел ача. Мин көне-төне кайгы-хәсрәткә коелып утыруыгызны теләмим, әмма бетмәс-төкәнмәс бәйрәм үткәрүләрдә чама дигән әйбер булырга тиештер.

Язганнарым ошамаса, гафу итегез. Асылдан-асыл егетебез, соклангыч коллегабызның һәлак булуын ишеткәч, борчыган уй-хисләремне язмый булдыра алмадым. Илнарның гаиләсенең олы кайгыларын уртаклашам».

Фото: ©социаль челтәрләр

«Коелып торган талантлы егетне миллион тапкыр алкышларга әзермен»

Журналист Рита Өметбаева:

«Күңелем елый... Илнарның бөркет кебек басып йөрүләре, биюләре күз алдында тора. Бик күп чыгышларын күрдем, ул үзенең сөйкемлелеге белән яраттырды. Бүген дә аны кабат-кабат карарга риза булыр идем. Сәхнәне дер селкеткән, коелып торган талантлы егетне миллион тапкыр алкышларга әзермен. Юк шул, бүген Башкортстанга «Груз 200» дип аталган рейс белән Илнар Хәтмуллинның үле гәүдәсен алып кайттылар… Башкортстан мәдәнияте өчен олы югалту, халкыбыз өчен зур бәла, әти-әнисе, хатыны, улы өчен – бәгырьләрне өзәрлек кайгы. Башка кичерешләремне яза алмыйм. Ә Сибай филармониясе җитәкчелегенә сорауларым бик күп.

Илнарны балачактан беләм. Безнең проектларда да катнашты ул. Харизмалы, ачык, талантлы… Аны башка дөньяга җибәрү бик авыр. Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә, Илнар! Гафу ит безне…».

Фото: ©социаль челтәрләр

«Атылды да сүнде йолдыз…»

Әлниса Кәримова-Алдырханова Илнарның якты истәлегенә шигырь иҗат иткән.

«Сибай» ансамбле зур югалту кичерде. Сәхнә йолдызы – биюче Илнар Хәтмуллинны югалту барыбызны да зар елатты. Күңел кичерешләрем шигъри юлларга салынды.

Атылды да сүнде йолдыз…

Кояш кебек бала иде,

Йөзеннән нур сибелде.

Яшәүгә дәртләндерде лә,

Әй, оста бии белде.

Бию серен өйрәнгәндә

«Очкын»нан очкын алды.

«Игзаков»ны биюләре

Хәтергә уелып калды.

Ут чәчрәтеп биегәндә,

Чылбырлы күн итеген

Алыштырды яуныкына –

Киде солдат итеген.

Туган җирдән озатканда

Биеде дә биеде.

Туктаусыз биеде, гүя,

Кагылган бию җене.

Атайсал Ирәндегендә

Канат ныгыткан бөркет.

Су сөлеге кебек егет

Калмады һич тә өркеп.

Иле өчен гомерен бирде,

Яуга-алга омтылды.

Челпәрәмә килде язмыш,

Тимер ярчык онытылды.

Өметләнеп көткән идек

Исән-имин кайтырын.

Кинәт югалттык йолдызны,

Югалттык ил батырын.

Атылды да сүнде йолдыз...

Калдырып тик яктысын,

Каһәрле сугыш урлады

Егетнең иң яхшысын.

Йөрәк әрни, күңел сыктый

Сагыш үзәкне өзә.

Күтәрә алмаслык кайгы

Инде ничәнче өйдә.

Зар елый дуслар, туганнар,

Әти-әнисе, кәләше,

Яраларга дәва булмас

Беркемне дә киңәше.

Оҗмах кошына оҗмахның

Капкалары ачылсын.

Кадерле кешеләренең

Кайгылары басылсын.

Бию канатлар куяр,

Рух кошы – әтисе улы.

Нәсел җепләрен ныгытып

Үсәр биюче улы.

Хәтмуллин Илнар исемен

Мәңгеләштерер калам.

Талант, батырлык өлгесе

Һәрчак хәтердә кала.

Фото: ©социаль челтәрләр

Лариса Абдуллина, Әнисә Махиҗановалар да иҗат иткән шигырьләр Илнар рухына дога булып барып ирешер, дигән өметтә.

Ир бала

Олатайдан калган шинель белән

Сәхнәләрдә очып биеде.

Алкышлады заллар:

Егет – бөркет!

Бик килешә хәрби киеме.

Олатайдан калган мирас яши –

Үз Ватанын саклый ир бала.

Ул бит карында ук яугир булып,

Яклаучы булып ярала.

Олатайдан калган язмыш төсле,

Уллар үсәр илдә атасыз.

Сугыш әләмнәре – кан төсендә.

Яу аланы чиксез аяусыз!

Олатайлар корал барлаганда,

Дога кылган чакта оләсәй,

Теше шыгырдады бер атаның,

Кан яшьләрен түкте бер әсәй.

Лариса Абдуллина

Фото: ©социаль челтәрләр

Нуры калды сибелеп

Балкы да сүнде йолдыз,

Нуры калды сибелеп.

Йөрәкләрне кайгы сызды,

Җанны урталай телеп.

Канатланып очар чакта

Канатың каерылды,

Туып-үскән җиреңнән

Язмышың аерылды.

Балкып торган күзләреңә

Сөремен сөрткән сугыш…

Карашларыңа язылган

Аңлата алмаслык сагыш.

Котылырлык юк әмәлләр,

Сугыш сәхнәсе – мәхшәр.

Кайта алмасам, улыкаем

Минем өчен дә яшәр.

Тик күрмәмен үскәнен дә,

Тәпи киткәнен күрмәм.

Сөйгәнемнең күңеленә

Бәхет гөлләре үрмәм.

Сагыныр мине сәхнәм дә,

Күп анда минем эзләр.

Башкалар биегән чакта,

Сынымны эзләр күзләр.

Кайчан да булса улым сәхнәдән

Багышлар миңа бию.

Карагыз, нинди була

Биюгә булган сөю.

Кайталмасам, кичерегез,

Кичерегез, туганнар.

Без түгел идек, без түгел

Сугыш өчен туганнар.

Әнисә Махиҗанова-Галина

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100