news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге солдатлар янына китә

news_top
Фирдүс Тямаев махсус операциядәге солдатлар янына китә
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев махсус операция башланганнан бирле үзе ярдәм күрсәтеп торган солдатлар янына махсус операция зонасына барырга җыена. «Концерт куярга бару түгел, хәлләрен белешеп, күрешәсем килә», – диде ул бу хакта «Интертат»ка.

«Әлегә бер машина ярдәм төяп, бертуган энекәшем Фирзәр китте. Ул әйләнеп кайту белән үзем дә җыенам. Төгәл датасын әйтмәсәм яхшырак булыр. Концерт куярга дип бару түгел бу, дөрес аңласыннар. Андагы спецназ егетләр мине бик көтәләр. «Фирдүс, бик булыштың, сине күрәсебез килә», – диләр. Тагын бер автобус гуманитар ярдәм җыеп, үзем барып кайтмыйча булмый. Әле әнигә әйтмәгән. Ничек кенә әйтәсе булыр, Фирзәр өчен дә бик борчылып тора», – дип сөйләде ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар