Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә җыйган нигъмәтне күрсәтте: «Безгә изге догаларыгызны теләгез»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хәрбиләргә җыйган нигъмәтне күрсәтте: «Безгә изге догаларыгызны теләгез»
Фото, видео Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Какланган 10 каз, ысланган 5 үрдәк, 70 казылык, ат ялы 40 данә тирәсе – барысы да егетләргә. Фирдүс Тямаев төркемендәге Альберт Әхмәтов белән махсус хәрби операциядәге егетләргә нәрсәләр алып барырга җыенуын күрсәтте. Алар капчыклап медицина кирәк яраклары, азык-төлек җыя. Бу эштә аларга дуслары да ярдәм итә. Машина тулып килә, дип күрсәтте җырчы. Искәртеп үтик, Фирдүс Тямаев «Интертат» хәбәрчесенә махсус хәрби операция зонасына барырга җыенуын әйткән иде.

«Алла теләсә, насыйп булсын очрашырга… Кадерле халкым, безгә изге догаларыгызны теләгез. Шул сезнең догаларыгыз белән барып кайтырга насыйп булсын, амин», – дигән сүзләр белән видео яздырган җырчы.

«Әлегә бер машина ярдәм төяп, бертуган энекәшем Фирзәр китте. Ул әйләнеп кайту белән үзем дә җыенам. Төгәл датасын әйтмәсәм яхшырак булыр. Концерт куярга дип бару түгел бу, дөрес аңласыннар. Андагы спецназ егетләр мине бик көтәләр. «Фирдүс, бик булыштың, сине күрәсебез килә», – диләр. Тагын бер автобус гуманитар ярдәм җыеп, үзем барып кайтмыйча булмый. Әле әнигә әйтмәгән. Ничек кенә әйтәсе булыр, Фирзәр өчен дә бик борчылып тора», – дип сөйләгән иде ул журналистыбыз Гөлназ Хәбибуллинага.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июль 2023
    Исемсез
    Рәхмәт, энем. Бар кешедән дә булмый. Исән-сау булыгыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100