Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тулы булмаган энекәшем» – Данир Сабиров белән Марат Яруллин тагын ачуланышкан?

news_top_970_100
«Тулы булмаган энекәшем» – Данир Сабиров белән Марат Яруллин тагын ачуланышкан?
социаль челтәрләр

Юк, ачуланышмаган! Данир Сабиров үзенең сторисларында Марат Яруллинның юбилей концертларына әнә шундый үзенчәлекле реклама ясаган. Пиар яратучы ике дус уртак җыр яздырырга да өлгергән. 

«Тиздән шушы тулы булмаган энекәшемнең концертларына «Исерек мин» дигән уртак җырыбыз чыгачак. Энем нинди – җыры шундый. Майда балакаемның 30 яшьлек юбилеенда күрешербез – Уфа, Казан, Чаллы», – дип язган Данир.

Күптән түгел генә:

Маратның Данирның иҗатына бәя биреп, аңа җырламаска киңәш итүе;

ике артистның үзара «батлл» игълан итүе,

Маратның, Данирның биремнәрен үтәп, базарда казылык сатуы;

Маратның кушуы буенча, Данирның үзбәк артисты булып киенеп, Бауман урамында халык көлдереп йөрүләре, олы яшьтәге ханымны романтик кичке ашка чакыруы;

Маратның Данирның ишегалдындагы карны чистартуы онытылган! 

Пиар ясау өчен идеяләр кирәк булганда, һич икеләнмичә, Данир белән Маратка мөрәҗәгать итәргә була икән. Запаста әллә нинди биремнәре калгандыр әле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100