Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров 60+ ханым белән «свидание»гә барган

news_top_970_100
Данир Сабиров 60+ ханым белән «свидание»гә барган

Бәйрәм алдыннан җырчы Данир Сабиров чит хатын-кыз белән «свидание»гә барган.

Шактый өлкән яшьтәге ханымны Данир Сабиров өеннән барып алган. Аңа чәчәк бәйләме, кәнфит бүләк иткән һәм шәһәрнең затлы ресторанына чакырган. Тәмле кичке аш белән сыйлаган, үзе гармунда уйнап, Фирүзә ханымга багышлап җырлар башкарган. Очрашу вакытында Данир үзен чын джентельменнарча тоткан, Фирүзә ханымга назлы сүзләр әйтергә дә онытмаган. Бу вакытта артистның тормыш иптәше Миләүшә кайда булган соң, ни җаны белән хәләл җефетен читләр белән ресторанга җибәргән?

Баксаң, Данирның болай чит хатыннар янында йөрүенә җырчы Марат Яруллин «гаепле» икән. Әлеге ике артист арасыннан «кара мәче үткән» дип язган идек. Конфликт (ә бәлки, пиар өчен махсус уйлап чыгарылган «конфликт»тыр) Маратның, уйлап бетермичә, Данир Сабировның җырлавын тәнкыйтьләвеннән башланып китте. Марат фикеренчә, Данир кебек талантлы юмор остасына җырлап азапланмыйча, кызык сөйләп йөрү күбрәк килешә.

Данир да үзенә «төбәп атылган укны» җавапсыз калдырмады, әлбәттә. Ул «әле беренче елын гына заллар җыя башлаган «малайга» инде 10 ел сәхнәдә булган «абыйсын» өйрәтмәскә» кушып, видео яздырды. Артистлар бер-берсен үпкәләрлек сүзләр белән дә атадылар. Мәсәлән, Данир, усал итеп, Маратның «чиле-пешле» татарчасын тәнкыйтьләде, Марат Данирның ярымүзбәк булуына кат-кат басым ясады.

Нәтиҗәдә, Марат Яруллин белән Данир Сабиров үзләренә күрә бер баттл игълан иттеләр. Ягъни, Марат – Данирга, ә Данир Маратка төрле биремнәр үтәргә куша. Биремнәрнең төп шарты: көндәшен комфорт зонасыннан чыгарып, бик тә уңайсыз хәлдә калдыру. 60+ яшьтәге ханымны кичке ашка чакыру да Марат уйлап чыгарган супер-биремнәрнең чираттагысы булган.

Видеодан күренгәнчә, Данир бу биремне артык кыенсынмыйча гына башкарып чыккан. Хәтта: «Марат, мин сиңа рәхмәтле, шундый ягымлы, әйбәт хатын-кыз белән танышу мөмкинлеге бирдең миңа», – дип тә язып куйган әле. 

Бу постны караучыларның күбесе өлкән яштәге ханымга бәйрәм бүләк иткәне өчен Данирга рәхмәт сүзләре җиткергән. «Афәрин, дулкынланып карадым. Кешеләрне яратуы йөзендә, җанында Данирның», «Үзем дә сезнең янда утырган кебек булдым. Фирүзә ханым да бик матур, күз тимәсен», «Искитмәле булды бит. Булдырдың, Данир», – дип, комментарийлар калдыралар. Урынлы гына тәнкыйте дә килеп ирешкән, әлбәттә. Данирны бу апага очсызлы кәнфит бүләк итүдә гаепләгәннәр. Артистның үз-үзен тотышын ошатмаучылар да бар. «Уен инде. Нигәдер карарга да уңайсыз. Бу ападан көлгән кебек», «Мин дә Данир өчен оялып утырдым. Әнисеннән дә зур кеше белән болай сөйләшеп утыру бер дә килешми», – дип язганнар. 

Данир Сабиров инде моңа кадәр дә бер бирем үтәгән булган – үзбәк җырчысы булып киенеп, Бауман урамында кешеләргә бәйләнеп йөргән.

Марат та Данир Сабировтан килеп ирешкән биремне бөтен актерлык осталыгын җигеп башкарып чыккан: 90нчы еллар стилендә киенеп, базарда казылык саткан. Казылыкны халыкка үзенең концерт афишаларына төреп биргән.

Кыскасы, әлеге баттлда кем отар да, кайсы оттырыр – пиар-уенның ахырын көтеп калабыз. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100