Тукай районы умартачысы судта җиңде: агрофирма 1 миллионнан артык акча түләячәк
Тукай районы умартачысы Фирдәвес Мәхмүтов «Рус» ҖЧҖ агрофирмасын судка биргән иде. Узган җәйдә, аграрий рапс кырларын пестицидлар белән эшкәрткәннән соң, умартачының 21 оя кортлары үлеп бетә. Шушы көннәрдә район суды Фирдәвес Мәхмүтов файдасына карар чыгарды. Умартачы өчен бик тә куанычлы булган соңгы суд утырышында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.

«Күмәк көч – тау күчерә»
Тукай районы Таулар авылы умартачысы Фирдәвес абый Мәхмүтов инде яздан бирле суд юлын таптый. Узган ел, аграрий рапс кырларын пестицидлар белән эшкәрткәннән соң, аның бакчасындагы 21 оя умарта кортлары үлеп бетә. 1981 елдан бирле кортлар тотучы Фирдәвес абый тәҗрибәсендә бу – беренче очрак. Бөтен булган ояларының харап булуы – Фирдәвес абый өчен чираттагы бал уңышыннан мәхрүм калу, матди чыгымнар гына түгел. Гаилә әгъзалары кебек кадерле җан ияләренең җирдә тәгәрәшеп ятуларын күрү Фирдәвес абыйга мораль яктан да бик авыр тәэсир итә. Умартачыга үле бал кортларын көрәкләп тутырып түгәргә туры килә.
«Мин – нәселебездәге өченче буын умартачы. Үземне белгәннән бирле кортлар янында. Аңлата торган әйбер түгел бу. Бик авыр кичердем… Яңа умарталар сатып алырга туры килде. Чөнки мин алардан башка яши алмыйм. Керем чыганагы булган өчен генә дә түгел. Умартачылык – ул минем геннарда инде. Җан рәхәтлеге бит ул. Умарталарым булмаганда, бакчага да чыгасым килмәде. Менә шулай барысының үлеп бетүе чын фаҗига булды», – дип сөйләгән иде Фирдәвес абый бу хакта «Интертат»ка алдагы суд утырышларының берсендә.
Авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә умартачылык тармагына зыян салынуы хакында җәй саен диярлек хәбәрләр килә. Умартачылар бу теманы еш күтәрәләр, чаң кагып, фермерлар белән элемтәләрне җайларга, алдан хәбәр итү системасын җайга салырга тырышалар. Әмма, югалтулардан соң судка мөрәҗәгать итеп, үз хокуклары өчен көрәшкәннәре генә бик сирәк. Чөнки бу – озакка сузыла торган катлаулы һәм чыгымлы процесс. Экспертиза ясау өчен 50 мең сум акча чыгарып бирергә дә барысы да әзер түгел.
Соңгы тапкыр аграрий белән судлашып, җиңүгә ирешкән умартачы – Арча районындагы Шекә авылыннан Нурулла Закиров булган иде. Аңа гаделлекне торгызырга «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы ярдәм итте. Алар, 2023 елда «Северный» хуҗалыгын судка биреп, җиңеп чыктылар.
Инде менә Фирдәвес Мәхмүтов та ахырга кадәр көрәшергә уйлаган. Аңа, шулай ук, әлеге зур эшне башкарып чыгарга, кирәкле дәлилләрне җыярга, кәгазь эшләре белән йөрергә «Татарстан умартачылары» оешмасы вәкилләре булышлык күрсәтә. Фирдәвес абый үзе дә шушы оешмада тора. Күмәк көч тау күчерә, дип, юкка әйтмәгәннәр шул. Бергәләп тырышуларының нәтиҗәсе дә сөенерлек.

Фото: © «Татар-информ» архивы
«Көрәшмәсәк, агулауларын дәвам итәчәкләр»
Алар, кортларның нәкъ менә пестицидлар нәтиҗәсендә зыян күрүен исбатлау өчен, Россельхознадзор, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария идарәсе вәкилләре кергән махсус комиссия белән үлгән бал кортлары һәм яшел массаны берьюлы 2 махсус лабораториягә тикшерергә җибәрәләр. Кирәкле дәлилләр озак көттерми: үткәрелгән экспертиза бал кортларында да, кырлардан алынган яшел массада да тыелган матдә – фипронилның югары концентрациясе булуын күрсәтә. Әлеге матдәнең үлгән бал кортларыннан алынган пробаларда да булуы ачыклана. Шулай итеп, умартачы аграрийның кырларны пестицидлар белән эшкәртүе һәм үзенә килгән зыян арасындагы бәйләнешне тулы күләмдә исбатлауга ирешә.
Шуңа да: «Бүгенге суд соңгысы булыр, дип өметләнәбез. Бу сукмакларны күп таптадык, инде әллә ничә утырыш булды. Җиңеп чыгарбыз, дигән ышаныч бар», – дип билгеләп үтте Фирдәвес абый «Интертат»ка утырыш алдыннан.
Фирдәвес Мәхмүтовка теләктәшлек белдереп, судка башка умартачылар да килгән иде. Гомумән, «Татарстан умартачылары» оешмасы вәкилләре бик бердәм, дигән фикер туа. Суд утырышларының берсендә дә алар Фирдәвес абыйның ялгызын гына калдырмадылар. «Бергәләп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп булачак. Көрәшмәсәк, агрофирмалар агулауларын дәвам итәчәкләр», – дигән фикердә Боерган авылы умартачысы Раиф Гыйльфанов. Фирдәвес абыйның умарталары белән беррәттән, пестицидлар аның да кортларын зарарлаган.
«Ел башында 19 баш умартам бар иде. Агуланып, хәлсезләнделәр дә кышны исән чыга алмадылар. Ул җәйдә аграрийлардан тирә-күрше авыллардагы бик күп умартачылар зыян күрде. Чөнки кортлар рапс барлыгын сизсәләр, үзебезнең тирәдәге чәчәкләрне ташлап, туп-туры шул басуларга очалар. Рапстан балны алу җиңел. Корт аннан балны көрәкләп алып кайта.
Без хәзер бу судларга принципиаль рәвештә йөрибез. Йөрмәсәк, көрәшмәсәк, ел саен агулаячаклар. Ничек тә булса туктатырга кирәк бу хәлләрне. Ярамаган пестицидларны куллану нәтиҗәсендә кортлар кына түгел, без үзебез дә агуланабыз бит. Аны басуга сиптерәләр, аларны яңгыр елгаларга юып төшерә. Андагы балыклар агулана. Үләннәргә эләккәне маллар авызына керә. Шул рәвешле безнең организмга да эләгә», – дип билгеләп үтте умартачы.

Фото: © «Татар-информ» архивы
Суд карары
Үзенә һәм гаиләсенә килгән зыянны Фирдәвес абый һәм аны яклаучы адвокатлар 1 млн 700 мең сумга бәяләгән иде. Алар агрофирмадан әлеге сумманы тулысынча каплавын таләп итте.
Суд залына килеп керү белән үк, гаепләнүче як – ҖЧҖ «Рус» агрофирмасы вәкилләре – Фирдәвес Мәхмүтов һәм аны яклаучылардан түләнергә тиешле акчаның күләмен 543 мең сумга кадәр киметүләрен сорадылар (бу факт, бәлки үзе үк, агрофирманың гаебен тануы хакында сөйлидер).
Фирдәвес абыйның адвокаты Валерий Гаража үзләренең әлеге исәпләүләр белән килешмәүләрен белдерде. Аның сүзләренчә, агрокомпания юкка чыгарылган бал һәм перганың бәясен генә санап чыгарган һәм шуны түләп котылмакчы. «Кортлары агулану нәтиҗәсендә, умартачы башка умартачылык продуктларын да юк итәргә мәҗбүр булды. Шуңа күрә без бу акчага гына ризалашмыйбыз», – диде ул.
Суд инициативасы буенча, утырышка Чаллының бер шәхси бәяләү оешмасыннан белгеч чакырылган иде. Ул, рапс кырларын пестицидлар белән агулаганнан соң Фирдәвес Мәхмүтовка килгән икътисади зыянның күләме 1 млн 88 мең сум, дип бәяләде. Оешма, исәпләүләрне башкарганда, «Бал кортларының пестицидлар белән агулануын профилактикалау буенча инструкция»дән файдаланган. Фирдәвес Мәхмүтов та, адвокатлар да белгеч атаган саннар белән килешүләрен әйттеләр.
Нәтиҗәдә, суд, Фирдәвес Мәхмүтовның бал кортлары үлеменә китергән зыянны каплау турындагы дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерергә, дигән карар чыгарды. Аның буенча ҖЧҖ «Рус» агрофирмасы Фирдәвес Мәхмүтовка, алынмый калган табыш, дәүләт пошлинасын түләү, пробалар ясау һәм документлар әзерләү өчен киткән чыгымнарны да кертеп, 1 миллион 141 мең сум күләмендә акча тиеш. Шул исәптән, агрофирма умартачының суд һәм адвокатларга киткән чыгымнарын да өлешчә компенсацияләргә тиеш булачак.
Фирдәвес абый, озакка сузылган һәм катлаулы суд процессларыннан соң, ниһаять, җиңеп чыгуы өчен куанычын яшермәде. Үзенә ярдәм иткән һәммәсенә, шул исәптән, аерым «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасына рәхмәт сүзләре белдерде.
Дустына теләктәшлек белдерү өчен килгән умартачы Владислав Ежков исә башка умартачыларны да шушы оешмага кушылырга өндәде. «Без бу борчулы вакытында Фирдәвес абыйның үзен генә калдырмадык. Татар халкының һәм Татарстанда яшәүче башка халыкларның күркәм гадәте бу – кайгылы вакытында кешене ялгыз калдырырга ярамый, аңа ярдәм итәргә кирәк. Аеруча, кеше дөреслек юлында булганда. Фирдәвес абыйның хаклы булуын бүгенге суд карары раслады. Безнең «Татарстан умартачылары» оешмасы бик шат һәм аның бу җиңүе белән чиксез горурлана. Дуслар, сез дә безнең рәтләргә кушылыгыз. Әйе, рәхәт вакытта без берни турында да уйламыйбыз. Ә менә авырлык килгәндә янәшәбездә терәк булырлык кешеләр кирәк. Бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик», – диде Владислав Ежков.