Умартачы бал кортлары үлеменә сәбәпче булган агрофирманы судта откан: «Бу – зур җиңү»
Арча районындагы «Северный» хуҗалыгы рапс кырларын агулаганнан соң, Шекә авылында яшәүче умартачы Нурулла Закировның бал кортлары үлә. Бу хәл 2 ел рәттән кабатлана! Быел умартачы судка биргән... һәм агрофирманы откан! Умартачы судта откан отуын, шулай да үзе бик шат түгел әле... «Интертат»ка ул ник шат түгеллеген сөйләде.
Бу очрак «бердәмлектә – көч» диюнең зур үрнәге булып тора. Гадәттә, андый очракларда авыл кешесе «зур кешеләргә» каршы барырга батырчылык итми бит инде. Нурулла Закиров 2 ел рәттән бал кортлары үлеме белән ризалаша алмый. Күпме өметләрне акларга тиешле бал уңышы да булмый.
Бу хәлләр нидән башлана? 2021 елда «Северный» агрофирмасы люцерна кырларына агу сибә. Бу басудан 500 метр ераклыкта урнашкан умартачы хуҗалыгы зур зыян күрә. Нурулла Закиров тоткан 35ләп умартада 80-90 процент бал кортлары үлә. Үлгән бал кортлары һәм яшел массаны экспертизага җибәрәләр, тик кирәкле дәлилләр җыелмый. Умартачы бал кортларының нәкъ менә басуларны агулаганыннан үлгән икәнен исбатлый алмый.
2022 елда тагын шул хәл кабатлана. 1 километр ераклыктагы рапс басуын агулыйлар. Анда инде барысы да чагыша. Июль аеннан сузылган эшнең нәтиҗәсе әле 2 көн элек кенә булган. Дөреслек умартачы ягында.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең басуларны агулавы нәтиҗәсендә бал кортлары үлү – ел саен күзәтелә торган күренеш. Әмма умартачының агрофирманы үтүе – гадәттән тыш хәл, шуңа да бу вакыйга турында федераль басмалар да язып чыкты.
Хәзерге законнар буенча, аграрийлар пестицидлар кулланачаклары турында сезон башында һәм җәен бер тапкыр хәбәр итәргә тиеш. Татарстанда умартачылар өчен ватсап төркемнәр булдырылып, пестицидлар куллану турында килешенеп эшләнергә тиеш, дигән үзара килешү булдырылса да, конфликтлы хәлләр ел саен күзәтелә. Март аенда Дәүләт Думасы пестицидлар кулланыр алдыннан кисәтү кагыйдәләрен төгәлләштерү турында закон проекты кабул итте. Анда 10 көн алдан кисәтү турында сүз бара.
«Мин ул акчага өмет итмим»
Нурулла абыйның үзе белән элемтәгә кердем. 20 еллык тәҗрибә туплаган умартачы, хәлләр шатланырлык түгел, ди.
Умарталыкка кереп карасаң, шатланырлык урын юк, сеңлем. 2 ел элек 35ләп умарта бар иде, быел 28 калды. Ана кортлар үлә. Бал сезонына кадәр аналарын алмаштырып булмасмы, дигән өмет бар. Әлегә 10 умартага өметле, алары җайланып килә. Тагын 5сен булса да терелтеп өлгереп булмасмы, дип торам. 15есен алып калып булса да, әйбәт булыр иде. Мактана торган эш юк әле.
2021 елда тагын да күбрәк үлделәр. Оядан чыкмый торган яшь кортлар гына калды. Анда үлгән бал кортларын көрәп алырлык иде. Оядан соскыч белән җыйдым. Узган елда 60-70 проценты юкка чыкты. Өченче елны яз көне җыйган баллары бераз калган иде, узган ел бөтенләй бал булмады инде.
Балны сата идек, бераз чыгымнарын капларга булса да ярый. 2021гә кадәр 3 ел рәттән балсыз ел булды, елы шундый килде. Өч ел кортларны ширбәт ашатып саклап тордык. 2021 елда 10 елга 1 генә килә торган баллы ел иде. Ул елгы уңыш 3 еллык чыгымны каплар, дип өметләнгән идек. Нәтиҗәдә 5 ел рәттән кортлар бернинди файда китерми булып чыкты. Яшәр-яшәмәс яталар инде. Быел да агуласалар, кортлар бетә, – дип авыр сулады умартачы.
Июльдән хәзерге көнгә кадәр суд юлын 6 тапкыр таптаганнар. Суд карары – «Северный» хуҗалыгы умартачыга 348 мең сум акча тиеш. Карарны Арча районы суды чыгарган. 1 ай дәвамында гаепләнүче як апелляциягә бирә ала әле.
Мин ул акчага өмет итмим, – дип дәвам итте умартачы. – Безнең җиңү аларның сүзен юкка чыгару иде. Аларның адвокатлары мине, «Северный»дан акча алу өчен бал кортларын үзе агулап үтергән, дип гаепләп маташты. Менә шул сүзләрне юкка чыгару өчен кирәк иде бу эш. Имеш, 2021 елда агулаган, бер тиен акча ала алмаган, шуңа тагын 2022 елда да бал кортларымны агулаганмын икән. Шундый мәгънәсез сүзләр сөйләделәр судта, – ди Нурулла абый.
Нурулла абый – 2нче группа инвалид. Ул хәзер пенсиядә, электрик, токарь булып эшләгән булган. Хәзер 18 еллык хезмәте менә-менә юкка чыгарга тора.
18 еллык хезмәт бит ул, сеңлем. Бал кортлары «магазинны» тутырып, язгы балны җыярлык дәрәҗәгә җиткерү өчен бик күп хезмәт куярга кирәк. Умартачылар оешмасы бик ярдәм итте, аларга рәхмәт! Юридик яктан да, акча ягыннан да ярдәм иттеләр. Минем 10 меңлек пенсия белән 50шәр меңлек анализлар ясатып булмый. Алар бик ярдәм итте, – дип сөйләде Нурулла абый.
«Фураж биргән булыр идек, дип мыскыл иттеләр»
Бу эштә гаиләсе дә таяныч булган. Нурулла абыйның 3 кызы бар. Кызы Ләлә Шакирова әтисе белән судларга йөргән.
Судның һәр утырышында булдым. Бу – җиңеп булмаслык проблема шикелле иде, оештырып чыга алмабыз кебек иде. Аллага шөкер! Ике юрист белән эшләдек, алар да көчле булды. Алар тырышлыгы белән җиңеп чыга алдык. Әти дә сөенде. Закон белән эш итсәң, җиңүгә ирешеп була. Бу, әлбәттә, бик күп вакыт, акча, нервы таләп итә торган эш. Башка умартачылар һәрвакыт янымда булды. Бәлага тарыгач, «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы белән таныштым. Алар миңа дөрес юлны күрсәтеп, аңлатып торды. Бу – үзебез генә йөргән эш түгел. Бу – уртак җиңү. Аларга рәхмәт, – дип сөйләде умартачы кызы.
Алар 2021 елда уңышсызлыкка очрасалар да, 2022 елда кулларын төшермиләр.
Якыннар гаделсезлек белән очрашкан вакытта ничек дәшми каласың?! Гомер буе үз көче белән хәләл ризык табып яшәгән намуслы кешене шулай рәнҗеткәндә, мин эндәшмичә кала алмадым. «Северный»ныкы кебек агрофирма җитәкчеләре кешене кешегә санамый, Алладан да, мулладан да курыкмыйлар, үзләрен шул җирнең хуҗасы дип, ә башкалар монда беркем түгел, дип уйлыйлар. Алай түгел! – дип ярсыды ул.
2021 елда бал кортлары үлгәч, алар агрофирма белән элемтәгә чыгып караган. Икенче як элемтәгә бармагач, Ләлә бу турыдагы мәгълүматны интернетка тарата, журналистларның игътибарын җәлеп итә.
Мәгълүмат тиешле урыннарга барып җиткәч, «Северный»дан килделәр. Нигә тавыш чыгардыгыз, без сезгә капчык белән фураж биргән булыр идек, диләр. 35 ояның бөтен эшче кортлары үлеп бетеп, табышыңны югалтканнан соң, 2 капчык фураж белән кешене мыскыл итеп булмый инде! Әйдәгез, ояларны торгызырга ярдәм итәбез, дип тәкъдим дә итмәделәр. Фураж бәясе һәм юкка чыккан умарта кортларының бәясе чагышмый, әлбәттә. Бу – авыл кешесен мыскыл итү иде. Беренче искны җибәргәч тә, элемтәгә чыкмадылар, – дип сөйләде ул.
Экспертизаны Мәскәүдә ясатканнар. Үлгән корт белән рапска сибелгән ашлама арасында бәйләнеш табыла. Судның беренче утырышы әле 6 февральдә генә була.
Бал кортында һәм яшел массада фипронин дигән пестицид табылган. Ул матдәне хуҗалык гомумән кулланырга тиеш булмаган. Аның белән эшкәртергә аларның хакы булмаган. Бал корты үлүне табигать индикаторы дип аңларга кирәк бит. Кортлар үлә икән, димәк, экологиягә, кешегә зыян килә. Умартачының корты үлде, бу – аның гына проблемасы, дип кул селтәү – дөрес эш түгел.
Анда безнеке генә түгел, авылдагы башка умартачыларның да, күрше авылларның да бал кортлары үлеп бетте. Татар башын ия дә эндәшмичә утыра. Менә эндәшмәүнең нәтиҗәсе – бер үк хәл кабатлана.
Агрофирмалар законны үтәргә тиеш. Кырларны агулау турындагы мәгълүматны вакытында җибәрсеннәр, кырларны төгәл күрсәтсеннәр иде, – дип теләде ул.
Бал кортлары агуланган очракта кул кушырып утырмаска, бердәм булырга өндәде Ләлә.
Проблема алдында бердәм булсак, ул кечерәеп калыр иде, каршы да чыкмый башларлар иде. Умартачылар оешмасы белән танышкач, шуны аңладым: бердәмлектә көч бар.
Әлбәттә, агрофирмалар белән диалог төзергә тырышырга кирәк. Булып чыкса, алар сезнең фикерне тыңлар, чөнки аларга да эшләргә кирәк. Безнең агрофирма кебек эгоистлар булса, без – җир хуҗалары, дип күкрәк кагучылар белән уртак тел табып булмый, – дип сөйләде ул.
Ләлә «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасына кабат-кабат рәхмәтләрен әйтте.
«Бу – зур җиңү, бөтен умартачы шатлана»
Оешманың җитәкчесе Шәфкать Хәйруллин сүзләренчә, соңгы 10 ел өчен мондый тәҗрибә – беренче.
Бу – бик кирәкле тәҗрибә булды. Судка басым булган кебек иде, гел күчереп бардылар. Безнең адвокатлар бик яхшы иде. Алдан бик яхшылап әзерләндек, дәлилләрне ныгыттык. Дөрес, акча бик күп кирәк, шуңа умартачыларга мөрәҗәгать иттек. Халыктан 100 мең сумга якын акча җыелды. 100 меңнән артык та кирәк булды әле. Бу – бөтен халыкның хезмәте. Бу – бик зур үрнәк, ә аграрийларга кисәтү. Килешеп эшләргә кирәк, аларга да, безгә дә җитә.
Россиядә мондый тәҗрибәләр бар. Татарстанда судка бирүчеләр дә юк. Бирегез, ярдәм итәбез, дип әйттек. Алар барыбер дөрес, аларның «әлләкемнәре», «элемтәләре» бар, дип, куркып яшәргә кирәкми. Без үзебезнең көчкә ышанырга тиеш, алар да – безнең кебек кешеләр. Көчле булуны күргәч, икенче төрле сөйләшәләр. Бу җиңү халык өчен «булдырабыз» дигәннең зур үрнәге булды, – дип сөйләде ул.
Озакламый, тагын басуларны агулый башлыйлар. Ватсап төркемнәрендә кисәтү чаралары һәм башкалары барысы да тиешле дәрәҗәдә үтәлсен иде, дип теләргә кала.